Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2 класс тат.теле Хайдарова Соня-2013.doc
Скачиваний:
13
Добавлен:
23.03.2016
Размер:
254.98 Кб
Скачать

Татар теленнән

2014-2015 Нче уку елына укыту-тематик планы

План Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының «Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы, 1-4 нче сыйныфлар» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

I. Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья– мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә татар теленнән гомуми белем бирү стандарты, 2008

4. Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы.- Казан: Мәгариф, 2009.

5.С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар/ Казан, 2010;

6. Дәреслек: Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен. Р.З Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: “Татармультфильм”, 2013.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты: укучыларны татарча аралашырга өйрәтү,татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү,телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  1. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  1. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  2. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  3. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкә­сендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныш­тыруны дәвам итү;

  4. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Дәреслек авторы: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: “Татармультфильм”, 2013 ел

Программа елга 102 сәгатькә исәпләнә, сәгатьләр күләме атнага 3 сәгать.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәг. саны

Сүзлек диктанты

Күчереп язу

Язма эш

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

2

102 с.

3 с.

4

2

4

Дәреслек: Татар теле ,

2 нче сыйныф.

Р.З.Хәйдәрова, , Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: “Татармультфильм”, 2013 ел