Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2 класс тат.теле Хайдарова Соня-2013.doc
Скачиваний:
13
Добавлен:
23.03.2016
Размер:
254.98 Кб
Скачать

III. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр Грамматик минимум

  1. Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? ничек? кайчан? сорауларына җавап бирә белү.

  2. Исемнәрнең сораулары.

  3. Исемнәрнең 1, 2, 3 нче затта берлектә тартым белән төрләнеше.

  4. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  5. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.

  6. Үткән заман хикәя фигыль.

  7. Сүзнең тамыры, кушымчасы.

  8. Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

  9. Сингармонизм законы.

  10. 11 дән 20 гә кадәрге саннар.

  11. Сабын белән юына төзелмәсе.

  12. Берлек һәм күплек сандагы исемәрне төшем килешендә куллану.

  13. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

  14. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

  15. Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.

  16. Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

  17. Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

Орфографик һәм орфоэпик минимум.

  1. Татар алфавиты һәм аны өйрәнү, яттан белү.

  2. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы.

  3. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

  4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү күнекмәләрен үстерү.

  5. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку, матур язу күнекмәләре булдыру.

  6. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

  7. Исемнәрнең берлек, күплек сан формаларын аеру.

  8. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

  9. Орфографик һәм орфоэпик күнекмәләрне камилләштерү.

Тыңлап аңлау

1.Нормаль темп белән әйтелгәннне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер йөртү, аралашуда куллана белү;

2. Сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аера белү;

3. Җөмләләрне тыңлап, сүз санын билгеләү.

Диалогик сөйләм

1.Дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатҗле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү (реплика саны дүрттән ким булмаска тиеш);

2.Аралашу өчен бирелгән темалар буенча әңгәмә кору.

Уку

1.Аңлап, дөрес итеп уку;

2.Тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү;

3.Өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

4.Кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү.

Язу

1.Аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез дөрес итеп күчереп язу;

2.Матур язу күнегүләре;

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Тикшерүнең төп максаты- укучыларның белем һәм күнекмәләрен даими күзәтеп бару, дөрес һәм гадел бәя бирү.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Тыңлап аңлау (минутларда): 0,5 -1

Диалогик сөйләм (репликалар саны): 4

Монологик сөйләм (фразалар саны): 5

Тыңлап аңлауны бәяләү

Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, “5”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен дөрес аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда, “4”ле куела.

Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.

Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “3”ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.