Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Safiullina_Tatarsky_na_kazhdy_den

.pdf
Скачиваний:
55
Добавлен:
20.03.2015
Размер:
1.65 Mб
Скачать

Зинданнарны ярып чыктың, Ялкынланып чыктың кире, Хəтта фашист тегермəне Тарта алмады анда сине, əй син, батыр татар теле!

Кабатланмас Үткəннəрең — Гасырларның яман чире. Кабатлар сине гасырлар, Татар теле, дуслык теле.

Многое в этом стихотворении вам понятно. Дадим несколько комментариев.

В словах Җырдай, ир-егетлəреңдəй, аксакалларыңдай есть общий аффикс -дай (-дəй), который образует наречия и выража-

ет значение как, словно: как песня, как твои мужчины, как твои аксакалы.

Переводы отдельных слов:

моңлы певучий, грустный, мелодичный

Өзелеп тора изгибается

биле талия (ее, их)

шат чырайлы приветливое лицо ачык йӨзле с открытым лицом (радушием) дəртле страстный

гайрəтле мощный

фəннəн от науки

гасырларның веков

афəт нашествие олпат величавый

ассалар да хотя и вешали киссəлəр дə хотя и рубили

Үлмəдең не умер

чукынмадың не крестился

яндың горел туңдың мерз

нишлəтмəде чего только не делала язмыш судьба

372

мӨкатдəс священный, родной тӨрмə тюрьма килмешəк чужой, со стороны

зиндан неволя

ярып разорвав

ялкынланып пламенея тегермəн мельница

тарта алмады — не сумела перемолоть кабатланмас не повторится Үткəннəрең твое прошлое

кабатлар повторит гасырлар века дуслык дружба.

В этом стихотворени вы заметили и обратный порядок слов, диктуемый рифмой и ритмом стиха. Каждая строфа завершается обращением к татарскому языку.

* * *

Кадерле дуслар! Татар теле дəреслəре тəмамланды. Сезгə зур уңышлар, шатлыклы кӨннəр, исəнлек-саулык, ак бəхетлəр телəп калам. Кем дəреслəр белəн танышып барды, аларга зур ихтирамымны белдерəм. Рəхмəт сезгə!

Укытучыгыз — азан дəүлəт университетыны‍татар теленə өйрəтү каôедрасыны‍мөдире профессор Флера ханым Сафиуллина.

373

КУШЫМТА

زекстлар

Гомəр Бəширов

(Татарстанның халык язучысы, Тукай бҮлəге лауреаты, ДəҮлəт премиялəре лауреаты).

Менə тамаша

Укытучы дəрестə балаларга яңа тема аңлаткан.

Барыгыз да аңладыгызмы? — дигəн.

Юк, аңламадык! — дигəннəр укучылар.

Икенче мəртəбə аңлатып чыккан да, тагын сораган:

Инде аңладыгызмы? Балалар тагын хор белəн:

Юк, аңламадык, — дип Җавап биргəннəр. Укытучы Өченче мəртəбə аңлаткан да:

Инде аңлагансыздыр бит? — дигəн.

Юк, бу юлы да аңламадык əле! — дигəннəр. Укытучы моңа бик аптырап, башын кашырга тотынган.

Мин инде хəтта Үзем дə аңладым. ə сезгə Һаман да барып Җитми икəн əле, — дигəн.

Фамилияне корбан итеп...

Мəгариф бҮлегенең инспекторы белəн мəктəп директоры урамнан баралар икəн. Койма буена утырткан канəфер чəчəген ботарлап маташучы бер малайга кҮзлəре тӨшкəн.

Менə тəрбия нəтиҖəсе! — дигəн инспектор. Директор, кызарынып, малайга:

Халитов, нишлəвең бу?! — дип кычкырган.

əти, безнең фамилия Хамитов бит, оныттыңмыни? — дигəн малай.

Булышкан

374

Атасы эштəн кайткач, малаеннан хəл-əхвəл сораша башлаган:

Я, бҮген ни эшлəр бетердең? Уйнарга чыктыңмы? —

дигəн.

Юк, беркая да бармадым.

Ни генə эшлəдең соң?

Мин əнигə минем Өйгə бирелгəн мəсьəлəлəрне чишəргə булыштым.

Телевизор шаукымы

Балалар, — ди укытучы. — БҮген кич ай тотылачак. Бу

табигатьтə бик сирəк була торган бик кызык кҮренеш. Ай нəкъ 21 сəгать 45 минутта тотыла. Карарга онытмагыз.

Соңгы партада утырган бер малай:

Апа, кайсы программада тотыла ул? — дип сорый.

Тереклек иясе

Укытучы:

Җирдə дə, суда да яшəҮче Җан иялəрен ничек дип атый-

лар? Укучы:

Матрос, дип...

Менə сиңа...

ГҮзəл, нигə бҮген мəктəпкə бармадың? — дип сорый кҮрше апа беренче класста укучы кыздан.

Минем температурам бик зур...

КҮпме?

Кырык.

Кырык?! — дип гаҖəплəнде кҮрше апа.

əйе, əнием утыз Җиде дə Өч, диде. Кушкач, кырык була

ич...

Физика дəресендə...

375

Укучы сӨйли:

Архимед судан чыга да «Эврика!» дип кычкыра.

Бу нəрсəне аңлата инде? — ди укытучы.

«Эврика» «таптым» дигəнне аңлата.

Архимед нəрсə тапкан була инде?

Нəрсə, дип... Сабындыр инде.

Яңа шəҺəр

Йолдыз, син нинди шəҺəрлəр белəсең?

МəскəҮ, Казан, Петербург, Командировка...

Командировка дигəн шəҺəр дə бармыни?

əйе, минем əти гел шунда бара.

И замана, замана...

География дəресендə бер укучы Кавказ тауларын Һиндикуш белəн бутаган, картада Африка чҮллəрен Боз диңгезеннəн эзли икəн.

Ярый алайса, Үз якларыбызга кайтык. Волга белəн Жигули кайда?

«Волга» кҮрше абый гаражында, ə «Жигули» безнекендə...

Башында... Җиллəр

Математика дəресендə укытучы:

Гəрəй, унбергə унберне кушкач, ничə була? — дип сорый.

Ике футбол командасы килеп чыга, — ди малай.

Үзенчə

Укучылар, тəҮлектə ничə сəгать вакыт бар? — дип сорый укытучы.

Егерме ике, — дип Җавап бирə укучы.

Ничек алай?

КҮптəн тҮгел генə Үзегез кӨннəр ике сəгатькə кыскара,

дип əйттегез ич...

376

Йота бит!

Мəликə анасы белəн «Диңгез тӨбендə» дигəн мультфильм карыйлар икəн. Кинəт кызый анасына кычкырган:

əни! СҮндер тизрəк телевизорны!

Ни булды, кызым? — дигəн анасы.

КҮрмисеңмени? əнə акула алтын балыкны куып килə, йота бит инде, йота!

Телефонда

Алло! Арпаязмы бу?

əйе, Арпаяз. ə син кем?

Мин интернаттан.

əҺə! Аңлашыла. Арпаязда сиңа кем кирəк?

əнинең хəлен белəсем килгəн иде...

ə, алаймы? əниең исəн-сау, матур гына яшəп ята. Бая бəрəңге ала иде...

əнине телефонга чакырмассыңмы икəн, абый, ə?

Була ул! Синең анаң ни исемле əле?...

Уннан биш...

КӨтҮче Үзенең улына кӨтҮдəге атларны санап килергə кушкан. Улы санап килгəн дə əйткəн:

Егерме бӨтен, уннан биш! — дигəн

«Уннан биш» дигəнең нəрсə?

Тай!.. — дигəн улы.

Менə гаҖəп!

əни, син кайда тугансың?

Мин Казанда туганмын, улым!

əти кайда туган?

Ул МəскəҮдə туган.

ə мин кайда тудым?

Син авылда тудың.

377

— Менə бит ничек! Өчебез Өч Җирдə туганбыз, шулай да бер-беребезне тапканбыз.

Эшлекле сорау

Бабай, син кайчан бабай булдың?

Син тугач, улым.

Алайса, моның Өчен син миңа нəрсə бирəсең?

ШҮрəле кайда яши?

Бабай! Синең ШҮрəлене кҮргəнең бармы?

Бар.

Кайда?

Тукай китабында.

ə ул кайда кҮргəн?

Ул əкияттə кҮргəн...

Курчак əнисе

Кызым, курчагыңны кҮрмим. Кая куйдың?

Мин аны йокы бҮлмəсенə кертеп яткырдым. Хəзер телевизордан балаларга ярамый торган фильм кҮрсəтəчəклəр.

ə сиңа ярыймыни?

Мин курчакның əнисе бит. əнилəр белəн əтилəргə карарга ярый аны...

Ул да укый

Бер егет кӨн саен китапханəдəн бер китап ала да икенче кӨнне Үк тапшыра икəн. Китап бирҮче кыз беркӨнне аңа алгебра дəреслеген биреп Җибəргəн. Егет икенче кӨнне Үк аны тапшырырга килгəн. Кыз сорашкан:

Кызык китапмы? Нəрсə турында? Егет бик белгəндəй сӨйлəп киткəн:

əй, əллə нəрсəсе юк ла. Алгебра исемле бер кыз булган, шуның маҖаралары турында икəн.

378

Тапкыр Җавап

Бер студенттан:

Ник син Һəрвакыт театрда галеркада утырасың? — дип сорыйлар икəн.

Кинода беренче рəттə утырып туйдым, — дип Җавап биргəн студент.

Җамалый кодаларда

Бер кеше Үзенең танышын кунакка чакырган.

Сез кайда торасыз соң? — дип сораган теге кеше.

Без Җамалый кодалар янында торабыз, — дигəн чакыру-

чы.

ə Җамалый кайда тора?

Ул безнең янда тора, — дигəн теге кеше.

Җор кеше

Үлəр вакыты Җиткəч, бер Җор кеше иң якын дустын чакырып китергəн дə, аңа сəгатен бҮлəк иткəн.

— Минем тӨсем итеп тотарсың. Мин мəңгелек йортка китəм, анда вакытны белҮ Һич зарур тҮгел, — дип шаярткан.

Авыл саен йорт сал

əти кеше, малаена васыять итеп, авыл саен йорт салырга кушкан.

Ул кадəр байлыкны кайдан алыйм, əти? — дигəн малае.

Аның Өчен байлык кирəкми, Һəр авылда танышларың, дусларың булсын, — дигəн атасы.

Суны каян ала?

Су тегермəнле авылда яшəҮче ике агай, ерак сəфəргə чыккач, Җил тегермəне яныннан Үтəлəр икəн.

— əй дим, бу тегермəн ничек эшли икəн? — дип сораган бер-

се.

379

Ник, Җил тегермəне бит ул.

Җил тегермəне икəнен Үзем дə белəм, суны кая ала икəн?

Саранның Җавабы

Саран кеше кунакка баргач, чəй салучы əби моннан сорый икəн:

Чəйне куе эчəсеңме, сыекмы? — дип. Саран дӨресен əйткəн:

Үзебездə сыек эчкəгəндер, кешедə куесын эчəсе килə, —

дигəн.

(Мəзəклəр тҮбəндəге китаптан алынды: Туган тел мəзəклəре. Җыючы Һəм əдəби эшкəртҮче Г.Бəширов. — Казан: Тат.кит.нəшр., 1995.)

* * *

Ш.Галиев.

Хикмəтле сҮзлəр

∙Акыллы кеше картайгач та матур кала.

∙Үткəн кӨннəрнең тӨннəре дə якты.

∙Карт йӨрəккə шатлык та авыр.

∙Яшьлəргə — романтизм, Картларга — ревматизм.

∙Яшьлекнең грамматик ялгышлары картлыкта драматик яз-

мышка əйлəнə...

∙Авыру башта йога,

380

Аннары — ега.

* * * * * *

∙Мактауны халык алдында əйтсеннəр, Тəнкыйтьне — колагыма...

∙Ашауны урынбасарга тапшырмыйлар.

∙ТҮрəнең тӨшкəнен генə сҮгəлəр.

∙Яратабыз да инде Үзебезне яратканнарны!

* * * * * *

∙Эчкəн кеше башы белəн йӨри, аяклары белəн уйлый.

∙Җиде кат Үлчə, бер кат та ... эчмə!

∙Буш вакыттан буш шешəлəр генə калган...

∙Башта ава шешəлəр, аннан ава кешелəр.

* * * * * *

∙Гайбəтне бушлай бирəлəр, əмма кыйммəткə тӨшə...

∙Бердəнбер яхшы ягы шул: начарлыгын яшерми.

* * * * * *

∙Язның беренче карлыгачлары — кара каргалар килде.

∙Язын бар йӨрəклəр дə бер яшьтə.

* * * * * *

∙Сəгать əкрен йӨри, вакыт тиз уза.

∙Мəңгелек утны да мизгел кабыза.

∙Сəгатең алга китсə, Үзең артка калырсың.

381

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]