Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Almashlyk.docx
Скачиваний:
55
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
39.84 Кб
Скачать

Билгесезлек алмашлыклары

Гомуми мәгълүмат

Билгесезлек алмашлыклары зат яки предмет, билге, сан, үтәлү рәвеше һәм кайбер эш-хәлләрнең билгесезлегенә ишарә итә. Алар ике төрле юл белән ясала:

  1. сорау алмашлыкларына -дыр/-дер (-тыр/-тер) кисәкчәсе ялгана: кемдер, нәрсәдер, кайдадыр, ниндидер, ничектер, ничәдер, нигәдер һ. б.;

  2. сорау алмашлыклары алдына әллә кисәкчәсе куела: әллә кем, әллә нәрсә, әллә кайда, әллә нинди, әллә ничек, әллә ничә, әллә нигә һ. б.

Минем Сезне кайдадыр күргәнем бар.

Әллә ничек узды бу ял көннәре.

Бер саны һәм аның төрле формалары да билгесезлек алмашлыгы функциясендә кулланылырга мөмкин: бер, берәр, берәү, бер-бер, берәр кем, берәр нәрсә, кайбер, кайсыбер, берничә һ. б.

Бер-бер нәрсә булмагандыр бит?

Берәр җылы сүз әйт инде!

Билгесезлек алмашлыкларының бер өлеше исемне алыштырып килә, ягъни алар затка яки төрле предметларга күрсәтәләр һәм исем кебек төрләнәләр: әллә кем, әллә кемнәр, әллә кемгә, әллә кемең, әллә нәрсәнең һ. б. -дыр/-дер кисәкчәсе белән ясалган билгесезлек алмашлыкларында килеш, тартым, сан кушымчалары кисәкчәгә кадәр куела: кемгәдер, кемеңдер, кемнекедер, кемнекеннәндер, нәрсәнеңдер һ. б.

Билгесезлек алмашлыкларының килеш формалары

Баш килеш

кемдер, әллә кем

нәрсәдер, әллә нәрсә

Иялек килеше

кемнеңдер, әллә кемнең

нәрсәнеңдер, әллә нәрсәнең

Юнәлеш килеше

кемгәдер, әллә кемгә

нәрсәгәдер, әллә нәрсәгә

Төшем килеше

кемнедер, әллә кемне

нәрсәнедер, әллә нәрсәне

Чыгыш килеше

кемнәндер, әллә кемнән

нәрсәдәндер, әллә нәрсәдән

Урын-вакыт килеше

кемдәдер, әллә кемдә

нәрсәдәдер, әллә нәрсәдә

Өстәлдә кемнеңдер чәчәк бәйләме ята иде.

Айназ кемгәдер бүләк ителгән чәчәкләргә сокланып карады.

Бу йортны әллә нәрсәдән ясаганнар.

Юклык алмашлыклары

Гомуми мәгълүмат

Юклык алмашлыклары зат яки предмет, билге, үтәлү рәвеше һәм кайбер эш-хәлләрнең инкяр ителүен, кире кагылуын белдерәләр. Алар сорау алмашлыклары алдына һич алмашлыгын яки бер санын кую юлы белән ясалалар: беркем, һичкем, бернәрсә, берни, һичнәрсә, һични, бернинди, һичнинди, берничек, һичничек, беркайчан, һичкайчан, беркая, һичкая, беркайда, һичкайда һ.б.

Беркем берни әйтә алмый.

Һичкем риза түгел.

Беркайчан чит илгә бармады.

Һичкайчан дөрес сүз сөйләми.

Беркем, беркайчан һ.б. алмашлыклар еш кына да/дә кисәкчәсе белән кулланыла:

Беркем дә җавап бирә алмый.

Беркайчан да җыелышка соңга калмый.

Беркем, һичкем алмашлыкларының килеш формалары

Баш килеш

беркем, һичкем

Иялек килеше

беркемнең, һичкемнең

Юнәлеш килеше

беркемгә, һичкемгә

Төшем килеше

беркемне, һичкемне

Чыгыш килеше

беркемнән, һичкемнән

Урын-вакыт килеше

беркемдә, һичкемдә

Беркемгә берни әйтмә.

Синнән башка һичкемне ярата алмыйм.

Беркемдә дә кирәкле сүзлек юк.

Һичкемнән ярдәм көтә алмыйм.

Тартым алмашлыклары

Гомуми мәгълүмат

Тартым алмашлыклары кемнеке соравына җавап бирә һәм предметның кайсы затныкы булуын белдерә. Алар исемне алыштырып килә торган алмашлыклардан -ныкы/-неке кушымчасы ялганып ясала: безнеке, моныкы, тегенеке, кемнеке, кайсыныкы, кемнекедер, әллә кемнеке, беркемнеке, һичкемнеке, үземнеке, барыбызныкы, һәммәгезнеке һ.б. Тартым алмашлыклары үзләре ачыклаган сүздән соң килә:

Бу китап минеке.

Теге дәфтәр беркемнеке дә түгел, ахры.

Зат алмашлыкларыннан ясалган тартым алмашлыклары

Тартым алмашлыклары зат алмашлыкларыннан түбәндәгечә ясала:

Мин минеке

Син  синеке

Ул  аныкы

Без  безнеке

Сез  сезнеке

Алар  аларныкы

Бу күлмәк кемнеке?

Бу күлмәк минеке.

Бу итәк синеке.

Бу бүрек аныкы.

Теге тун безнеке.

Бу чалбар сезнеке.

Бу эшләпә аларныкы.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]