Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Almashlyk.docx
Скачиваний:
53
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
39.84 Кб
Скачать

Алмашлык

Алмашлык мөстәкыйль сүз төркемнәрен алыштырып килә һәм предмет, зат, билге, сан яки эш-хәрәкәт мәгънәләрен гомумиләштереп күрсәтә.

Татар телендә алмашлыклар 7 төркемгә бүленә: зат алмашлыклары, күрсәтү алмашлыклары, сорау алмашлыклары, билгеләү алмашлыклары, билгесезлек алмашлыклары, юклык алмашлыклары һәм тартым алмашлыклары.

Зат алмашлыклары

Гомуми мәгълүмат

Зат алмашлыкларына мин, син, ул, без, сез, алар алмашлыклары керә. Зат алмашлыклары берлектә һәм күплектә киләләр, килеш белән төрләнәләр.

Берлек сан зат алмашлыклары: мин, син, ул.

Күплек сан зат алмашлыклары: без, сез, алар.

Мин алмашлыгы – сөйләүчене, син – тыңлаучыны, ул – сөйләмдә катнашмаган яки сөйләм ситуациясе вакытында булмаган затны, шулай ук аның турында сүз барган предметны белдерә.

Без алмашлыгы сөйләүчене һәм аның тарафыннан бер төркемгә берләштерелгән затларны белдерә. Сез алмашлыгы сөйләүче мөрәҗәгать иткән затны, сөйләмдә катнашмаган яки, гомумән, уртак билгеләре буенча сөйләүче тарафыннан бер төркемгә берләштерелгән затларны белдерә. Алар алмашлыгы сөйләмдә катнашмаган затларны һәм алар турында сүз барган предметларны белдерә.

Игътибар итегез: якын кешеләргә, туганнарга мөрәҗәгать иткәндә, һәрвакыт син дип әйтелә, билгеле бер затка карата ихтирам йөзеннән Cез алмашлыгы кулланыла.

Зат алмашлыкларының килеш формалары

Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше, тулаем алганда, исемнәрнеке кебек үк диярлек. Үзенчәлек шунда: берлек сандагы зат алмашлыкларының кайбер килеш кушымчаларында фо­нетик үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, иялек килешендә мин, син алмашлыклары минем, синең формаларында кулланыла, юнәлеш килешендә – миңа, сиңа, төшем килешендә – мине, сине. 3 нче зат берлек сан зат алмашлыгының килеш формалары башка нигездән ясала: ул аның, аңа, аны, аннан, анда.

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

мин

минем

миңа

мине

миннән

миндә

син

синең

сиңа

сине

синнән

синдә

ул

аның

аңа

аны

аннан (аңардан)

анда (аңарда)

Күплек сандагы без, сез, алар алмашлыкларының килеш белән төрләнеше исемнәрнеке кебек.

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

Урын-вакыт килеше

без

безнең

безгә

безне

бездән

бездә

сез

сезнең

сезгә

сезне

сездән

сездә

алар

аларның

аларга

аларны

алардан

аларда

Миңа егерме биш яшь.

Синдә мондый китап бармы?

Аның апасы чит илдә яши.

Безне чакырырга онытмагыз.

Сездән килгән хатларны мин түземсезлек белән көтәм.

Аларга сәлам әйтегез.

Күрсәтү алмашлыклары

Гомуми мәгълүмат

Күрсәтү алмашлыклары зат яки әйберне күрсәтү, билге яки рәвешләргә ишарә итү өчен кулланыла: бу, шул, ул, теге, андый, мондый, шундый, тегенди, алай, болай, тегеләй, шулай.

Күрсәтү алмашлыклары исем алдында килгәндә үзгәрмиләр: бу студент, бу студентның, бу студентка, бу студентларны.

Исемнән башка кулланылганда, алар исем кебек төрләнәләр: бу – моның, моңа, моны, моннан, монда; болар, боларына һ. б.

Искәрмә:

Алай, болай, тегеләй, шулай алмашлыклары фигыльгә ияреп киләләр һәм төрләнмиләр.

Менә, әнә алмашлыклары

Менә алмашлыгы якында урнашкан зат яки предметны күрсәтү өчен кулланыла: менә бу кеше, менә бу кибет, менә монда, менә килделәр дә.

Әнә алмашлыгы еракта урнашкан зат яки предметны күрсәтү өчен кулланыла: әнә теге кеше, әнә шул бина, әнә теге урам, әнә автобус килә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]