Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Almashlyk.docx
Скачиваний:
55
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
39.84 Кб
Скачать

Бу, шул алмашлыкларының килеш формалары

Баш килеш

бу

шул

Иялек килеше

моның

шуның

Юнәлеш килеше

моңа

шуңа

Төшем килеше

моны

шуны

Чыгыш килеше

моннан (моңардан)

шуннан (шуңардан)

Урын-вакыт килеше

монда (моңарда)

шунда (шуңарда)

Сорау алмашлыклары

Гомуми мәгълүмат

Сорау алмашлыклары әйберне, затны, билгене, эшнең үтәлү рәвешен, саннарны яки эшне ачыклау өчен кулланыла.

Татар телендә сорау алмашлыкларына кем, нәрсә, ни, кайсы, кемгә, нәрсәгә, кая, нинди, ничек, ни рәвешле, ник, ничә, ничәнче, нишли, нишләде һ. б. алмашлыклар керә.

Нинди, кайсы алмашлыклары – сыйфатларны, ничек, ни рәвешле һ. б. – рәвешләрне, ничә, ничәнче һ. б. – саннарны, нишли, нишләде һ. б. фигыльләрне алыштырып килә һәм шул сүз төркемнәре кебек төрләнә.

Кем, нәрсә, ни алмашлыклары исемне алыштырып килә һәм исем кебек төрләнә.

Татар телендә кем сорау алмашлыгы кешегә карата гына кулланыла. Калган барлык очракларда нәрсә, ни алмашлыклары кулланыла.

Кемнеке сорау алмашлыгы предметның кайсы затныкы булуын ачыклау өчен кулланыла:

Бу күлмәк кемнеке?

Теге аяк киеме кемнеке?

Кайчан сорау алмашлыгы эшнең вакыты турында сораганда кулланыла:

Кайчан киләсез? – Бүген киләбез.

Ничек сорау алмашлыгы эшнең билгесен яки үтәлү рәвешен ачыклау өчен кулланыла:

Хәлләр ничек? – Рәхмәт, яхшы.

Ул ничек эшли? – Уртача.

Нинди сорау алмашлыгы предмет яки затның билгесе турында сораганда кулланыла:

Нинди төс?

Нинди кеше?

Кайсы сорау алмашлыгы күп затлар һәм предметлар арасыннан берсе турында белү өчен кулланыла:

Кайсы көн? – Дүшәмбе.

Кайсы ханым? – Бу ханым.

Ничә сорау алмашлыгы предмет яки кешеләрнең санын белү өчен кулланыла:

Ничә кеше?

Ничә китап?

Ничәнче сорау алмашлыгы предмет яки затның сан буенча тәртибен белү өчен кулланыла:

Ничәнче өстәл? – Беренче өстәл.

Ничәнче үлчәм?

Сез гаиләдә ничәнче бала?

Ни өчен, нигә сорау алмашлыклары эшнең сәбәбе яки максаты турында сораганда кулланыла:

Сабир ни өчен кичәгә килмәде?

Син нигә төнге клубка йөрисең?

Күпме сорау алмашлыгы:

1) предмет яки затларның санын, микъдарын белү өчен кулланыла. Бу очракта аны ничә сорау алмашлыгы белән алыштырырга мөмкин:

Күпме дәфтәр кирәк? Ничә дәфтәр кирәк?

2) әйбернең бәясе турында сораганда кулланыла һәм бу мәгънәсендә ничә сум (евро, доллар һ. б.) соравы белән алыштырыла ала:

Шәл күпме тора? Шәл ничә сум тора?

Никадәр сорау алмашлыгы:

1) предмет яки затларның санын, микъдарын белү өчен кулланыла. Бу очракта аны күпме сорау алмашлыгы белән алыштырырга мөмкин:

Никадәр ашамлык кирәк?

Никадәр кунак килә?

2) тойгылы җөмләләрдә бик күп микъдардагы берәр нәрсәгә соклануны белдерә:

Никадәр сый!

Никадәр кеше!

Билгеләү алмашлыклары

Гомуми мәгълүмат

Билгеләү алмашлыклары зат яки предметның гомумиләштерелгән билгесен белдерәләр, аларның бер өлеше зат яки предметларны бергә җыеп күрсәтә (бар, бары, барлык, бөтен, һәммә һ.б.), икенче өлеше зат яки предметларны төрдәшләре арасыннан аерып куя (һәр, һәрбер, һәркем, үз һ.б.).

Бар, барлык алмашлыклары исем алдыннан килә һәм төрләнми (барлыгы формасы гына кулланыла):

Барлык кеше шатлана.

Бүген бар дөнья миңа каршы.

Бары алмашлыгының тартымлы формалары гына кулланыла, гадәттә, да кисәкчәсе белән килә:

Барыбыз да килә алмыйбыз.

Барыгыз да әзерме?

Барысы да булышсын.

Әлеге алмашлыклар түбәндәге килеш кушымчалары ала:

Баш килеш

барыбыз

барыгыз

барысы

Иялек килеше

барыбызның

барыгызның

барысының

Юнәлеш килеше

барыбызга

барыгызга

барысына

Төшем килеше

барыбызны

барыгызны

барысын

Чыгыш килеше

барыбыздан

барыгыздан

барысыннан

Урын-вакыт килеше

барыбызда

барыгызда

барысында

Барысына да әйтегез.

Барыгызның да багаж тапшырасы бармы?

Барыбызның да сәяхәт итәсе килә.

Бөтен, һәммә алмашлыклары исем алдыннан килгәндә төрләнмиләр, ә үзләре генә килгәндә (исемләшкәндә) яки зат алмашлыклары һәм исемнәрдән соң кулланылганда, тартым һәм килеш кушымчалары алалар:

Баш килеш

бөтенебез, һәммәбез

бөтенегез, һәммәгез

бөтенесе, һәммәсе

Иялек килеше

бөтенебезнең, һәммәбезнең

бөтенегезнең, һәммәгезнең

бөтенесенең, һәммәсенең

Юнәлеш килеше

бөтенебезгә, һәммәбезгә

бөтенегезгә, һәммәгезгә

бөтенесенә, һәммәсенә

Төшем килеше

бөтенебезне, һәммәбезне

бөтенегезне, һәммәгезне

бөтенесен, һәммәсен

Чыгыш килеше

бөтенебездән, һәммәбездән

бөтенегездән, һәммәгездән

бөтенесеннән, һәммәсеннән

Урын-вакыт килеше

бөтенебездә, һәммәбездә

бөтенегездә, һәммәгездә

бөтенесендә, һәммәсендә

Бөтен дуслар да килде. = Дусларның бөтенесе дә килде. = Алар бөтенесе дә килде.

Һәммә кеше сәламәт булсын! = Кешеләрнең һәммәсе (дә) сәламәт булсын!

Һәр алмашлыгы зат яки предметларны төрдәшләре арасыннан аерып күрсәтә, исем алдыннан килә һәм төрләнми:

Һәр кеше яхшы яшәргә тели.

Һәрбер алмашлыгы затка да, предметка да күрсәтә ала, исем алдында килгәндә төрләнми; исемләшкәндә, тартым һәм килеш кушымчалары ала: һәрберебез, һәрберегез, һәрбер(с)е; һәрберебезгә, һәрберегезгә, һәрбер(с)енә һ. б.

Һәрбер алмашлыгының тартым кушымчалы кайбер формалары гына килеш белән төрләнә:

Баш килеш

һәрбер(с)е

һәрберебез

һәрберегез

Иялек килеше

һәрбер(с)енең

һәрберебезнең

һәрберегезнең

Юнәлеш килеше

һәрбер(с)енә

һәрберебезгә

һәрберегезгә

Төшем килеше

һәрбер(с)ен

һәрберебезне

һәрберегезне

Чыгыш килеше

һәрбер(с)еннән

һәрберебездән

һәрберегездән

Урын-вакыт килеше

һәрбер(с)ендә

һәрберебездә

һәрберегездә

Һәрбер студент берничә чит тел өйрәнә. = Студентларның һәрберсе берничә чит тел өйрәнә.

Һәрбер милләт кешесенең үзенчәлекле сыйфатлары бар.

Кирәкле әйберләрнең һәрберсе үз урынында тора.

Һәркем алмашлыгы бары затка гына ишарә итә. Тартым һәм күплек кушымчалары алмый, килеш белән исә түбәндәгечә төрләнә:

Баш килеш

һәркем

Иялек килеше

һәркемнең

Юнәлеш килеше

һәркемгә

Төшем килеше

һәркемне

Чыгыш килеше

һәркемнән

Урын-вакыт килеше

һәркемдә

Һәркемнең яхшы һәм начар гадәтләре була.

Һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә.

Үз алмашлыгы затның гомуми билгесенә ишарә итә, үзе генә яки зат алмашлыклары һәм исемнәрдән соң кулланыла. Әлеге алмашлык исем алдыннан килгәндә төрләнми, ә үзе генә килгәндә яки зат алмашлыклары һәм исемнәрдән соң кулланылганда, тартым һәм килеш кушымчалары ала: үзем, үзең, үзе, үзебез, үзегез, үзләре; үзебезнең, үзебезгә, үзебезне, үзебездән, үзебездә һ. б.

Тартымлы үз алмашлыгы килешләр белән түбәндәгечә төрләнә:

Баш килеш

үзем

үзең

үзе

үзебез

үзегез

үзләре

Иялек килеше

үземнең

үзеңнең

үзенең

үзебезнең

үзегезнең

үзләренең

Юнәлеш килеше

үземә

үзеңә

үзенә

үзебезгә

үзегезгә

үзләренә

Төшем килеше

үземне

үзеңне

үзен

үзебезне

үзегезне

үзләрен

Чыгыш килеше

үземнән

үзеңнән

үзеннән

үзебездән

үзегездән

үзләреннән

Урын-вакыт килеше

үземдә

үзеңдә

үзендә

үзебездә

үзегездә

үзләрендә

Мин үзем дә белмим.

Һәркемнең үз бәхете үзенә (Әйтем).

Сезнең үзегездә нинди яңалыклар бар?

Үзе кечкенә булса да, ул бик җитез.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]