Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ответы на 3 вопрос .doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
86.53 Кб
Скачать

18 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1.Тракторчылар яшен тизлеге белән урыннарына сикереп менәләр, һәм менә берничә трактор алга ыргыла. (Трактористы со скоростью молнии с места запрыгнули, и вот несколько тракторов вперед вырвались) (Ә.Е.) 2. Аннан бирле, беләсеңме, күпме ел үтте, ләкин ул көннәр йөрәкне һаман җилкетте.(С тех пор, знаешь, сколько времени прошло, но эти дни сердце все еще тревожат (С.Х.) 3. Бер чәчәктән елан агу ала, ә бал корты бал җыя. (С одногои того же цветка змея яд берет, а пчела мед собирает) (М.) 4. Камыт агачы шыгырдый, мичкәдә су чайпала, әмма Сафый абзый бәхетле.(М.М.) (Дерево скрипит, в бочке вода плещется, а Сафый абзый счастлив) 5. Я ул нәрсә бөтенләй монда килмәгәннәр, яисә шундый оста итеп яшергәннәр. ( Или оно совсем сюда не пришло , или же так умело спряталось) (Ш.К.)

19 Нчы билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Без барыбыз да трамвайны бик яхшы беләбез. Ә ни өчен “трамвай”? Кайдан килә бу исем? Дөньяда беренче трамвай юлы Германиянең Берлин каласында ачыла. Аны салу эшләре белән Англиядән килгән инженер О.Трэн җитәкчелек итә, шуңа күрә бу юлны трамвай дип атыйлар (Его прокладкой руководит инж.из Англ.О.Трэн, поэтому эту дорогу называют трамвай) . Аннары бу исем шул юлдан йөргән вагоннарга күчә.

Россиядә беренче трамвай юлын Киевта төзиләр. Аннары трамвайлар Казанда, Орелда һәм башка шәһәрләрдә йөри башлый, ә Мәскәүдә трамвай юллары соңрак салына. Трамвай вагоннары Германия һәм Англиядән кертелә. Беренче вагоннар хәзергеләрдән шактый аерыла. Алар барысы агачтан эшләнә. Рамнары гына тимердән ясала. Шулай да бу вагоннар нык була. Алар пассажирларны да күп сыйдыра. Ә хәзер инде иркен һәм йомшак утыргычлы вагоннар йөри. Трамвайлар уңайлы һәм гади транспорт булганга күрә, алар кешеләргә озак еллар хезмәт итә (Тат как трамв.удобный и простый вид транспорта, они людям долгие годы служат). Аларның арзанга төшүе дә бик мөһим. (“Кызыклар дөньясында” китабыннан)

  1. билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Бервакыт басудан кайтып барышлый боларга үз бригадасының кызлары белән җиңгәсе (ее сноха, невестка) Йөзлебикә килеп кушылды. (Однажды с поля по путик ним со своей бригады с девушками Йөзлебикә присоединилась) (Г.Б.) 2. Чәче (Своими волосами) белән җир себерсә себерде Мөршидә апа, сыерларын (своих коров) тәки аякка бастырды (на ноги поставила). (Н.Г.) 3. – Китапларымны (Мои книги) тотып тор әле (подержи-ка),-ди малай һәм, кызга сумкасын (ее сумку) бирә дә, әбигә ярдәмгә ашыга (к бабушке на помощь торопится). (Әкият) 4. Безнең әбинең (у нашей бабушки) ак тавыгы(ее курица) бар (белая курица есть). (А.А) 5. Кибеттән чыкканда әнисенең (ее мамы) сумкасы әйбер белән тулы була (Выйходя из магазина сумка ее мамы была заполнена вещами). (Г.Б.) 6. Балалары (Ее дети) әниләренең (мамины) сүзен тыңлаганнар һәм ишекне берәүгә дә ачмаганнар. (Ее дети мамины слова послушали и дверь никому не открывали (Әкият) 7. Агач ботакларына (на его ветки) мамыктай йомшак бәс куна. (На ветки деревьев как вата мягкий иней ложится) (Н.Г.)