Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ответы на 3 вопрос .doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
86.53 Кб
Скачать

4 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, тамыр (т. – корень), ясалма (суффикс), кушма сүзләрне ( 2 корня слитно) тап һәм тәрҗемә ит.

Казан (т.) – зур(т) һәм матур(т) шәһәр(т). Ул – Татарстанның башкаласы (к.). Анда бер миллионнан артык кеше яши. Татарстан (к) халкы дус-тату(к) гомер итә.

Казанның үзәгендә тарихи (ясалма) һәйкәл – Кремль урнашкан. Аның каршындагы

мәйданда герой-шагыйрь(к.) Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә(яс.) һәйкәл

куелган. Казандагы иң матур биналарның берсендә Татарстан (к.) Милли

китапханәсе (к.) урнашкан. Аның каршында – 1804 елда ачылган Казан

университеты. Биредә атаклы галимнәр эшләгән (яс.), бөек ачышлар (открытие - яс.) ясалган. Университет – республикабыз горурлыгы. Башкалабызда (к.) тарихи биналар шактый күп. Алар арасында Сынлы сәнгать музее, шәһәр хакимияте бинасы һәм башкалар.

Казан – фән үзәге. Биредә күпсанлы (многочисленный – к.) фәнни-тикшеренү (научно-исслед. – к.) институтлары урнашкан. Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка һәм сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен яхшы белгечләр (яс. – специальности, специалистов) әзерли. Казан – танылган мәдәни үзәк. Биредә җиде театр эшли, халыкара (международный – куш.) фестивальләр үткәрелә. Казанлылар (Казанцы – яс.) һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына (яс.) соклана.

5 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.

1.Аштан соң егетләр кырынырга, чистарынырга (побриться) тотындылар. (А.Ш.) 2. Имтиханнар җитте. Габдулла сынауларны җиңел үтте.(Ә.Ф.) 3. Мин әнине бар кешедән дә артык яратам.Мине бик-бик яраткан өчен, иркәләгән, сөйгән өчен генә дә түгел.(А.А.)

4. Сау бул инде, хуш, бәхил бул,

И минем торган җирем.(Г.Т.)

6 Нчы билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Мин сагынып көткән салкын кыш та килеп җитте. Ул үзе белән энҗе (жемчужные) карлар, суык (холодный) бураннар алып килде. Агачлар мамыктай йомшак (мягкий) кар белән капландылар. Ап-ак (белый) иркен кырларда тар (узкий) чаңгы эзләре сузылган. Балалар, көлешә-көлешә, тау шуалар. Көннәр кыскарды, төннәр озайды.

Күбәләктәй карлар явып торган кыш көнендә үзеңне тылсымлы (волшебный) әкияттәгедәй хис итәсең.

7 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1.Тирә-ягыбызда алтын куллы кешеләр күп. (Вокруг людей с золотыми руками много) 2. Дустым миңа һәрвакыт ярдәм кулы суза. (Друг мне руку помощи протягивает) 3. Кибеттә авыз ачып йөрергә ярамый. (В магазине нельзя ходить с открытым ртом) 4. Бәйрәм көне булганга, аның аягы җиргә тимәде. (Т.к.был праздничный день , его ноги не касались земли) 5. Минем кайбер эшләремә ул күзен йомды. (На мои некоторые дела он закрывал злаза) 6. Мин бу шигырьне су кебек эчәм. (Я этот стих как воду пью)

8 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Менә ул сагынып көткән җәйге каникуллар да якыная. Тиздән аның имтихан тапшырасы көннәре дә килеп җитәр. Ул бик тырышып әзерләнә, күп укый һәм яза.

Җәйге ялда ул авылга дәү әнисе һәм дәү әтисе янына кунакка кайтыр. Алар аны бик сагынганнардыр инде. Ул аларга төрле эшләрдә булышыр, су коеныр, дуслары белән җиләккә йөрер, дәү әнисе аны тәмле ризыклар белән сыйлар.

Җәйге ялы күңелле үтәр, ә хәзергә аның тырышып укыйсы бар әле.