Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ответы на 3 вопрос .doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
86.53 Кб
Скачать

Билет 9 .3.

Без тыныч, яхшы күңелле кешеләр белән аралашырга яратабыз. Психологлар начар кәефне (т.к.) кешеләргә (ю.к.) сиздермәскә киңәш бирә. Ачулану кешеләргә начар тәэсир итә. Без шуны беләбез: елмаюга (ю.к.) – елмаю (б.к.) белән, яхшы мөнәсәбәткә (ю.к.) яхшы мөнәсәбәт белән җавап бирәләр. Елмаю – дөнья матур дигән сүз. Елмаю – сезгә бу кешене (т.к.) күрү шатлык (б.к.) дигән сүз. Елмайган кешене яраталар. Аның эше(б.к.) дә яхшы бара.

Психологлар хәрәкәтләр (б.к.) кәефкә (ю.к.) бәйле, диләр. Көзге (б.к.) каршына басыгыз. Кашыгызны (т.к.) җыерыгыз һәм моңсу итеп карагыз. Ике-өч минуттан (ч.к.) башыгызга (ю.к) күңелсез уйлар (б.к.) килер. Ә менә елмаеп куегыз әле. Кеше (б.к.) өчен түгел, үзегез өчен генә. Үзегездә көч (б.к.) сизәрсез, кәефегез (б.к.) күтәрелер.

10 Нчы билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1.Карчыга үз урындыгында кисәк селкенеп куйды (пошатнулся).(Ч.Айтматов) 2. Без бер бүлмәгә кереп киттек (зашли).(А.Шамов) 3. Бәйрәм кояшлы, җылы көнгә туры килде (пришелся).(З. Фәтхетдинов) 4. Ишегалды, капка төпләрен көрәп яткан апалар, бабайлар, безне күреп, кул сузып күрешергә киләләр(идут). (Х.Сарьян)

11 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.

1.Басуны әйләндек (әйләнмәдек), арбаны тутырып яшел печән төядек (төямәдек) тә иң еракка – борчак җирләренә килеп чыктык (чыкмалык). (Г.И.) 2. Алар, икәүләшеп, бураны рәтләп куйдылар (куймадылар), кулларын кызартып, туңдырып, чишмә юлын тазарттылар (тазартмадылар).(М.М.) 3. Тикшерүче Баһау карт сөйләгәннәрне язып утырды (утырмады).(Х.С.) 4. Ул авыз ачарга куркып торган Гаҗби әбине күреп алды (алмады) һәм дәште 9дәшмәде).(Ә.Ф.) 5. Кешеләр мәсьәләне аңлап җитмәделәр (җиттеләр). (Ш.К.)

12 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.

Кыш көне иде. Көннәр салкынаеп китте. Суык бабай стеналарга китереп суга, шарт-шарт итә. Урамга чыксаң, борынны чеметә.

Кошларның хәле бик авырайды (җиңеләйде). Аларга ашарга табу кыенлашты. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә бер песнәк килеп кунды. Тәрәзә пыяласын чукырга тотынды.

- Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый? – дип сорады Әнисә.

- Күрәсең бит урамда нинди салкын (җылы). Аның ашыйсы килгән,- диде әнисе.

- Алайса, мин аны ашатыйм, - диде Әнисә. Ул форточканы ачты (япты) да бер кисәк май куйды. Песнәк бик шатланды (күңелсезләнде). Канат кагып, Әнисәгә рәхмәт әйтте. Күз ачып йомганчы майны ашап бетерде. Шул көннән бирле песнәк бер вакытта тәрәзәгә килеп куна торган булды. Аннары ул ачык тәрәзәдән өйгә дә керә керә(чыга) башлады.

13 Нче билет

Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

Габделәхәт бабай авыл читендә яши, бал кортлары белән мәш килә. Бабайның оныгы Әхәт, ике көннең берендә, бабасы янына килә. Бал ашарга. Ипигә ягып, ипигә якмыйча (не намазав), чәйгә салып (полоҗив), чәйгә салмыйча (не кладя)... Бабай, Әхәтне күргәч (увидев), кулларын сузып(протягивая) күрешә.

  • Кара, кара, кем килгән. Әхәт килгән. Мактап кына йөрисең икән, әле генә җып-җылы бал суырттым... Утыр, утыр, чит кешедә түгелсең бит – бабаеңда кунакта. Шулай булгач (раз так произошло), куркак булма, кунак бул.

Шулай дия-дия (сказав), Габделәхәт бабай Әхәтне өстәл янына чакыра.

Әхәт, бал сүзен ишетүгә (услышав), иреннәрен ялый башлый.

  • Мин теге...юл өсте генә...

  • Юл өсте шул, - ди бабай. – Юл өсте булмаса, кермәгән булыр идең. Утыр әйдә, утыр. (В.М.)