Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
текстлар.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
13.11.2019
Размер:
143.87 Кб
Скачать

Сәламәтлек — зур байлык

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен – хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру мөһим.

Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез тәмәке тартмагыз, аракы (башка исерткеч эчемлекләр) эчмәгез, начар кешеләр белән аралашмагыз, наркотиклар кулланмагыз, стрессларга бирешмәгез.

Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул – матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Сәламәтлек — зур байлык ул. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр.

тукланырга — питаться җилләтергә — проветривать

таләп — требование чыныктыру — закаливание

даими — постоянно әһәмиятле, мөһим — важно

кайгыртырга — заботиться ныгытырга — укреплять

нигез — основа ихтыяр көче — сила воли

Нәрсә ул сәламәтлек?

Табигать кешегә гаҗәеп сәләт — яраклашу сәләте биргән. Нәкъ шушы сәләт кешелеккә яшәү өчен көрәштә каршы торырга, исән калырга ярдәм иткән.

Шәһәрләр үзләренең биек йортлары, автомобильләре белән сәламәтлеккә куркыныч тудыра. Һаваны зарарлы газлардан чистартуда, тузаннарны бетерүдә, бактерияләрне фильтрлауда үсемлекләрнең роле бик зур.

Балаларны яшьтән үк чаңгыда йөререгә, тимераякта шуарга, йөзәргә, волейбол уйнарга, иртән зарядка ясарга күнектерергә кирәк. Боларны эшләү ихтыяр көче таләп итә. Йөгерү, салкын су белән коену, вакытлыча ач тору — сәламәт яшәү ул. Шулай ук болар иммун системасын чыныктыра, салкынны һәм ризык булмауны кичерү сәләтен үстерә. Һава белән төрле микроблар кабул ителә, организм инфекциягә каршы торырга өйрәнә. Йорт хайваннары белән аралашу йогышлы авыруларга иммунитетны барлыкка китерә.

Россия сәламәтлек системасының халыкара рейтингы дөньяда иң түбәннәрдән санала. Уртача гомер озынлыгы буенча безнең ил 91 урында, Тунис белән Гандурас арасында тора. Бу күрсәткеч: 61 яшь. Дөньяда беренчелек японнарда: 75 яшь. Иң соңгы 191 урында Сырра-Монеда яшәүчеләр, алар уртача 26 ел яшиләр. Россиядә ирләр хатын-кызларга караганда уртача 10 елга азрак яшиләр. Сәбәбе: эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания.

Яраклашу сәләте — способность Исән калырга — остаться в живых

приспосабливатьтся Күнектерергә — приучить

Куркыныч тудырырга — создавать Ихтыяр көче — сила воли

опасность Исерткеч эчемлекләр—спиртные напитки

Тәмәке тартырга — курить Эчкечелек — пьянство, алкоголизм

Йогышлы авыру — заразная болезнь