Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
текстлар.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
13.11.2019
Размер:
143.87 Кб
Скачать

Үзем турында

Минем исемем Денис, фамилиям Иванов. Мин Яр Чаллы шәһәрендә яшим. 1991 нче елның 16 нче августында Татарстан республикасы Яр Чаллы шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туганмын. 1998 нче елда 35 нче мәктәпкә укырга бардым. Урта мәктәпне тәмамлагач Кама дәүләт инженер-икътисад академиясенә укырга кердем. Хәзерге вакытта автомеханика факультетында өченче курста укыйм. Бу академиядә төрле фәннәр һәм телләр өйрәнәм. Минем туган телем – рус теле. Мин инглиз һәм татар телләрен әзрәк беләм. Миңа ИНЭКАда уку бик ошый. Буш вакытларымда спорт белән шөгыльләнәм, интернетта дусларым белән аралашам, китаплар укырга яратам, инглиз һәм татар телләрен өйрәнәм.

Безнең гаиләбез

Без гаиләбездә бишәү. Әтиемнең исеме Радик. Ул менә егерме өч ел инде заводта инженер-механик булып эшли. Әтиемә кырык биш яшь. Мине, бердәнбер улын да, киләчәктә техника өлкәсендә күрергә тели. Кирәк чакта кырыс та, йомшак та булып, әти безне бары яхшылыкка, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Әниемнең исеме Зөлфия. Ул – дөньяда иң яхшы, иң назлы, иң кайгыртучан әни. Әниемә кырык өч яшь. Әнием кечкенәдән сәнгатьне яраткан, ләкин шуңа да карамастан, унике ел кибеттә сатучы булып эшләгән. Тик барыбер күңеле иҗатны сайлады. Хәзерге вакытта ул мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Әниебез безгә файдалы киңәшләр һәм яхшы тәрбия бирә. Әтием дә, әнием дә эшләрен яратып, намус белән башкаралар. Әти-әниебез үрнәгендә апам да, сеңелем дә бик тырыш, уңганнар. Рәмзия апам – гаиләдә олы бала. Аңа егерме бер яшь. Шаян, аралашучан кыз булганга, ул журналист булырга уйлый. Хәзерге вакытта Казан дәүләт университетының журналистика факультетында бишенче курста укый. Без аның хыялы тормышка ашсын, дип телибез. Сеңелемнең исеме Алсу. Аңа унбиш яшь. Ул тугызынчы сыйныф укучысы, бик тырыш, уку алдынгысы. Сеңелем киләчәктә табиб булырга тели. Алсуның яраткан фәннәре – биология һәм химия. Олимпиадаларда гел призлы урыннар гына ала.

Безнең гаиләбез дус һәм бәхетле. Без бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.

Минем әбиләрем һәм бабайларым аерым яшиләр. Бер әбием, әниемнең әнисе озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән. Аның исеме Сания. Аңа алтмыш алты яшь. Ә икенче әбием, әтиемнең әнисе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Аның исеме Фәридә. Әбиемә алтмыш сигез яшь. Бабаемның исеме Мөхәммәт. Ул – әниемнең әтисе. Аңа җитмеш яшь. Бабаем заводта эшләгән. Икенче бабаем, әтиемнең әтисе төзелештә эшләгән. Аның исеме Рәшит. Минем бу бабаема җитмеш дүрт яшь. Хәзер әбиләрем дә, бабайларым да эшләмиләр, алар пенсиядә.

Татар теленә тәрҗемә итегез

Наша семья небольшая: папа, мама, брат, сестренка и я. Моего папу зовут Олег (досл., имя моего папы). Он работает инженером на заводе «КамАЗ». Моему папе 42 года. Мою маму зовут Лариса. Она работает продавцом в магазине «Одежда». Маме (моей) 40 лет. Брата зовут Вадим. Ему 21 год. Он учится в медицинском институте. Сейчас Вадим живет в Казани. Меня зовут Денис. Я учусь в ИНЭКА на 3 курсе. Наша семья очень дружная. Мы любим проводить свободное время вместе.