Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
текстлар.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
13.11.2019
Размер:
143.87 Кб
Скачать

Студентлар

Әле институтта дәресләр башланмады. Лекциягә керергә коридорда студентлар басып торалар. Алар сөйләшәләр. Ә без алар белән танышыйк.

Танышыгыз: озын буйлы, кара кыска чәчле егетнең исеме Искәндәр. Ул авылдан килгән. Искәндәр әти-әнисе янына еш кайта. Ул спорт белән шөгыльләнә, һәр көнне иртә белән тора да физик күнегүләр ясый, ә һәр кич спортзалга бара. Кичке сәгать унберләрдә ул йокларга ята инде. Искәндәр күп сөйләшми, ләкин күп эшли һәм укый. Аны еш кына китапханәдә күреп була.

Искәндәр янында Хәбир басып тора. Ул Искәндәрдән кыскарак, ләкин аңардан тазарак. Хәбир гел күзлек киеп йөри. Ул музыка белән шөгыльләнә, гитарада, пианинода, гармунда уйный белә. Тагын ул чит телләр өйрәнә. Искәндәр кебек үк Хәбир спорт белән шөгыльләнми. Спорт уеннарыннан ул шахмат уйнарга ярата. Хәбир иптәшләре арасында күп белемле кеше дип санала. Ул безгә укырга Чаллыдан килгән.

Искәндәр белән Хәбир янында ике кыз басып тора. Берсенең исеме Рәмзия, икенчесенеке Әлфия. Алар гел бергә. Рәмзия авылдан килгән, шуңа күрә ул Әлфиядән азрак сөйләшә, һәм уку аңа авыррак бирелә. Әлфия шәһәр кызы, шуңа күрә ул Рәмзиядән телгә баерак. Ул матур киемнәр ярата, концертларга һәм башка тамашаларга еш йөри. Рәмзия кебек Әлфия китапханәдә озак утырырга яратмый.

Ә менә дәрескә керергә вакыт житкәч Марат та килде. Марат Искәндәр кебек озын түгел, һәм Хәбир кебек таза түгел. Ул музыка белән дә, спорт белән дә шөгыльләнми. Аны китапханәдә дә еш күреп булмый. Марат күп укырга яратмый, ул телевизор карарга ярата, ә тагын ул ашарга һәм күп йокларга ярата. Марат күп мәзәкләр белә. Аның олы абыйсы бар. Алар бергә бер институтта укыйлар. Айдар инде дүртенче курста укый, ә Марат беренче курста гына.

Дуслык

Дуслык - кешеләр арасында иң матур, иң яхшы мөнәсәбәт. Дөньяда дусларсыз яшәү мөмкин түгел. Алар белән үзеңне батыррак хис итәсең, чөнки бердәм көч куеп, теләсә нинди, хәтта бик авыр эшне башкарып була. Дуслар шатлык булса да, кайгы килсә дә кирәк. Авырыганда иптәшләрегез килсә, бик шатланасыз.

Дуслык ул - фикер, карашлар берлеге дә, узара мөнәсәбәтләрдә тигезлек, гаделлек, сафлык, намуслык та. Дуслар ышанычлы, ярдәмчел булырга тиеш. Иптәшеннән бернәрсә дә кызганмый. Дус һәрвакыт бөтен нәрсәне аңлый. Әгәр дә шундый дустыгыз бар икән, аны сакларга, аңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торырга кирәк. Чын дуслыкның законы - тугрылык.

Минем дә дусларым бар, ләкин иң якыны — Света. Ул Яр Чаллы шәһәрендә 54 нче комплекста яши. Без аның белән ике ел элек таныштык. Хәзер өченче курста укыйбыз. Без Света белән бергә буш вакытны үткәрәбез, бергә дәрес әзерлибез, клубларга, бәйрәмнәргә йөрибез.

Света — бик яхшы дус. Ул ярдәмчел, игътибарлы, гадел, ышанычлы. Ул һәрвакыт миңа ярдәм итә, мин дә аңа ярдәм итәргә тырышам. Света юкка үпкәләми, беркайчан да ялганламый, гел дөресен сөйли. Тагын миңа шунысы ошый: аның һәр нәрсәгә үз фикере бар, ул мине дә шуңа өйрәтә. Дустымның тышкы кыяфәте турында да сөйлисем килә. Ул сары чәчле, зәңгәр күзле, озын буйлы матур кыз.

Ул биергә ярата, шуңа күрә дәресләрдән соң бию түгәрәгенә йөри. Әнисенә дә булышырга вакыт таба, шулай ук башка туганнарына да игътибарлы. Буш вакытларында китап укырга, музыка тыңларга ярата. Ул үзенең киләчәген бию һәм музыка белән бәйләргә тели.

Минем тагын бер якын дустым бар. Аның исеме Айрат. Без аның белән кечкенәдән бергә үстек. Бер йортта яшибез. Без Айрат белән балалар бакчасына бергә йөрдек. Аннары бер мәктәптә укыдык. Хәзер дә институтта бергә укыйбыз. Айратка 19 яшь. Ул озын буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле. Айрат таза егет, ул спорт белән шөгыльләнә. Дустым туган телен бик яхшы белә, инглиз телен өйрәнә. Айрат күп олимпиадаларда, ярышларда катнашты һәм бүләкләр алды. Аның Мактау грамоталары, призлары бик күп. Айрат — тәрбияле егет. Ул чиста киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, өйдә әти-әнисенә дә булыша. Айрат тырыш, акыллы егет. Мин аңа ышанам һәм хөрмәт итәм, чөнки ул гадел һәм намуслы. Без аның белән ял көннәрен бергә үткәрәбез. Миңа аның бер сыйфаты ошый: ул — ярдәмчел.. Мин дустым белән үземне яхшы хис итәм.

Минемчә, дусларсыз яшәп булмый. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын, — дигән мәкаль бар. Мин бу сүзләр белән килешәм, һәм барлык кешеләрнең дә дуслары булсын иде дип телим

Сүзлек:

мөнәсәбәт – отношение намуслык – честность

дөнья – мир, вселенная киләчәк – будущее

хис итәсең – чувствуешь яшерми – не скрывает

шатлык – радость кызганмый – не жалеет

кайгы – горе тугрылык – преданность

фикер – мысли, мнение үпкәләми – не обижается

карашлар – взгляды ялганламый – не врет

тигезлек – равенство хөрмәт итә – уважает

гаделлек – справедливость ышана – верит, доверяет

сафлык – чистота бәйләргә – связать

1. Текстны тәрҗемә итегез һәм сөйләгез.

2. Сорауларга җавап бирегез:

1) Нәрсә ул дуслык? 4) Чын дуслыкның законы нәрсә?

2) Дуслар кайчан кирәк? 5) Дуслар белән үзеңне ничек хис итәсең?

3) Дуслар нинди булырга тиеш? 6) Синең дустың нинди?

Уку, белем

Диалог (укыгыз һәм тәрҗемә итегез)

— Казанда ничә югары уку йорты бар?

  • Егермедән артык.

  • Ниндиләр?

  • Бездә хәзер 4 академия бар, 5 университет һәм бик күп институтлар бар.

  • Ә нинди академияләр бар?

  • Ветеринария академиясе, Авыл хуҗалыгы академиясе, Архитектура һәм төзелеш академиясе, Сәнгать һәм мәдәният академиясе.

  • Иң борынгы уку йорты кайсы?

  • Иң борынгы югары уку йорты — Казан дәүләт университеты. Ул —Казанның фән үзәге.

  • Анда нинди факультетлар бар?

  • Университетта унбиш факультет эшли: татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты, рус филологиясе факультеты, механика-математика, хисаплау математикасы һәм кибернетика факультетлары, физика, химия, биология, экология, география, геология факультетлары, журналистика, социология һәм психология факультеты, юридик факультет, тарих, икътисад , халыкара мөнәсәбәтләр факультетлары.

  • Бу факультетларда ничә студент укый?

  • 12 меңнән артык.

  • Укытучылар күпме?

  • Анда 240 тан артык профессор эшли.

  • Студентлар кайлардан киләләр?

  • Татарстанның төрле шәһәрләреннән, районнарыннан, авылларыннан, башка республикалардан һәм өлкәләрдән. Шулай ук ерак республикалардан һәм чит илләрдән килгән студентларны да очрата аласың. Литва, Казакъстан, Германия, Бельгия, Кытай, Испания, Финляндия яшьләре укый. Университетта белем алу белән беррәттән, алар Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен, сәнгатен өйрәнәләр, башкалабызның тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышалар.

  • Алар русча сөйләшәләрме?

  • Әйе. Алар рус телен өйрәнәләр, рус телендә аралашалар. Кайберләре татар телен дә өйрәнә. Алар өчен махсус дәресләр үткәрелә. Чит ил студентлары 3-4 тел белә

  • Ә рус студентлары татар телен өйрәнәме?

  • Әлбәттә. Һәр факультетта татар теле дәресләре бар. Кайбер факультетларда, татар телен 3-4 ел өйрәнеп, хәтта имтихан да бирәләр.

Галимнәр белем һәм китап турында

1. Акыллы буласың килсә, дөрес итеп сора, игътибар белән тыңла, тыныч итеп җавап бир һәм әйтер сүзең булмаса, сөйләшми тор. (И. Лафатер).

2. Хезмәтсез галим – җимешсез агач.(Сәгъди).

3. Фән үсеше галимнәрнең хезмәтләре һәм ачышларының кыйммәте белән билгеләнә.(Л.Пастер).

4. Галимнәр белә: фән гаепле түгел. Фән казанышларын дөрес кулланмаган кешеләр генә гаепле.(Ф. Жолио-Кюри).

5. Кешеләр китап укымый башласалар, фикерли алмый башлыйлар.(Д.Дидро).

6. Белем мәхәббәт уята: фән белән күбрәк танышкан саен, аны күбрәк яратасың.(Н.Г.Чернышевский).

7. Бик аз кешеләр, аеруча иң яхшылары, гади һәм ачык итеп “белмим” дип әйтергә сәләтле. (Д.И.Писарев).

Акыл ияләре үз-үзеңне тоту турында

1. Кешенең бөтен нәрсәсе: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, фикере дә матур булырга тиеш. А.П.Чехов

2. Кешенең үз-үзен ничек тотуы – аның чын йөзен күрсәтә торган көзге ул. И. Гете

3. Үз-үзен аямыйча зур эшләр башкарган кеше генә яхшы була. Плутарх

4. Саф күңелле булу өчен без һәрвакыт үз-үзебез белән көрәшергә тиеш. Ж.Ж. Руссо

5. Башкаларның начар эшләрен дәлил итеп, акланырга тырышу – пычрак су белән юыну ул. Ж.Пети-Сан

6. Кеше үз көченә ышанганда гына уңышка ирешә ала. Л. Фейербах

7. Иң кыены – үз-үзеңне танып белү, иң җиңеле – башкаларга киңәш бирү. Фалес

8. Үзен мактап, башкаларны хурлап сөйләгән кешеләрне беркайчан да тыңламагыз. Л.Н. Толстой

ИНЭКА

Кама политехника институты 1980 елның 1 апрелендә КамАЗны һәм Кама регионын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү максатыннан ачылган. 2005 елда институт академия статусы алды. Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе – Кама төбәгенең алдынгы югары уку йорты.

Уку йорты 4 бинага урнашкан. Академиянең 4 студентлар тулай торагы, яңа спорт манежы, китапханәсе, уку залы, «Дубравушка» ял итү базасы, профилакторий бар. Хәзерге вакытта ИНЭКАда 400 дән артык укытучы белем бирә, алар арасында 48 фән докторы, 250 дән артык кандидат. Монда 12 меңгә якын студент белем ала. Академиядә автоматлаштыру һәм алдынгы технологияләр, автомеханика, төзелеш, икътисад, читтән торып уку факультетлары; хәзерлекне күтәрү, дистанцион укыту үзәге һәм халыкара эшмәкәрлек институты бар. Югары уку йортында 32 кафедра бар һәм ул 50 белгечлек буенча белгечләр әзерли.

Академиянең аудиторияләре һәм лабораторияләре заманча җиһазлар, компьютерлар белән тәэмин ителгән, Internet челтәре эшли. ИНЭКАда спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Спорт секцияләрендә студентлар волейбол, баскетбол, теннис, туризм белән шөгыльләнәләр. ИНЭКА студентларының мәдәни тормышын студентлар клубы оештыра. Фәнни-тикшеренү лабораторияләрендә студентлар уйлап чыгару һәм фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр.

Институтта көндезге һәм читтән торып уку бүлекләре бар. Көндезге бүлек студентлары 5 ел, читтән торып уку студентлары 6 ел укыйлар. Соңгы курста студентлар диплом яклыйлар. Алар югары белемле белгечләр булып чыгалар.

ИНЭКАда уку елы сентябрьдә башланып июнь аенда бетә. Ул ике семестрга бүленә, һәм студентлар елына 2 тапкыр имтихан тапшыралар. Ел әйләнәсендә студентлар лекцияләргә, семинарларга, практик дәресләргә йөрергә; лаборатор, практик һәм курс эшләрен эшләргә тиеш. Икенче курстан алар фән эше белән шөгыльләнә башлыйлар. Моның өчен академиядә кирәкле шартлар тудырылган.

1980 елдан алып хәзерге көнгә кадәр уку йорты белән 4 ректор идарә иткән: В.А. Саламашкин (1980-1985), И.Х. Садыков (1985-1996), А.Х. Хайруллин (1996-2007) һәм В.Г. Шибаков (2007 елдан хәзерге көнгә кадәр).

Безнең студентлар арасында ачыш ясаучылар, конструкторлар да бар. Хәзерге көнгә академия 20 меңнән артык яшь белгеч укытып чыгарган.

Һөнәрләр

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк: укытучы, табиб, сатучы, рәссам, шәфкать туташы, тәрбияче һәм башкалар. Һөнәр сайлау бик җаваплы эш, шуңа күрә мин моның турында күп уйладым. Чөнки бу характерыңны һәм тормышка әзерлегеңне сынау дигән сүз.

Кешеләрне дәвалау өчен табиб кирәк, балаларга белем бирү өчен укытучы кирәк. Төзүчеләр булмаса, йортларны кем төзер иде? Тегүчеләр теккән матур киемнәрне барыбыз да киябез. Ә пешекчеләр безне тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

Минем әти-әниләрнең, туганнарның да һөнәрләре начар түгел. Әтием төзелештә инженер-төзүче булып эшли. Ул Кама политехника институтын бетергән. Әтием бик тырыш һәм эшчән. Аны эшендә ихтирам итәләр, аның белән киңәшеп эшлиләр. Әтиемне гадел, намуслы, тәртипле, зыялы булган өчен яраталар. Әтинең сеңеле, Алсу апа, балалар бакчасында тәрбияче. Ул анда унбиш елдан артык эшли инде. Тәрбияче булыр өчен балаларны яратырга кирәк, аларны аңлый белергә кирәк. Әтинең тагын бер сеңеле бар. Ул шифаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Аның эше бик җаваплы.

Минем әнием пешекче. Ул мәктәп ашханәсендә эшли. Әниебез өйдә дә тәмле ашлар, бәлешләр, өчпочмаклар пешерә. Әнинең энесе, Ринат абый, кәсепкәр. Аның үз кибете бар. Минем апам, Гөлназ, мәктәптә математика укыта. Ул балаларны һәм үзенең эшен бик ярата. Абыемның исеме Руслан. Ул шифаханәдә табиб булып эшли. Руслан Казанда медицина университетын тәмамлады. Ул белгечлеге буенча — хирург. Бу — бик кирәкле һәм игелекле һөнәр.

Табиб

Табиб булырга җыенган кешегә нинди сыйфатлар кирәк? Әлбәттә, ул кешеләрне яратырга һәм ягымлы булырга тиеш. Чөнки табибның вазифасы – авыруларның газапларын җиңеләйтү һәм үлемнән коткарып калу. Табиб булу өчен кеше тормышта да, эштә дә шәфкатьле, җаваплы, акыллы, гадел булырга тиеш. Эгоист кеше табиб була алмыйдыр дип уйлыйм. Табиб кыю булырга тиеш. Аңа эпидемия булган урынга беренче булып барып керергә туры килә бит. Табиб игътибарлы да булырга тиеш. Игътибар белән карамаган табибка авыру ышанмаячак, ә табибның уйламыйча әйткән сүзе, авыруны куркытып, терелүгә ышанычын бетерергә мөмкин. Табибка күзәтүчән һәм сабыр булырга кирәк. Ул авыру серен саклый белергә тиеш. Аңа әле тәвәккәл булырга да кирәк. Табиб — бик дәрәҗәле, кирәкле кеше.

Хезмәт

Без кулланган һәм алардан башка бер көн дә яши алмаган барлык нәрсәләр дә диярлек – кеше кулының эше, хезмәт нәтиҗәсе. Кеше үзенең хезмәте, куллары, акылы һәм энергиясе тудырган әйберләр белән данлыклы.

Хезмәт кешенең үзен дә барлыкка китергән, шуның нәтиҗәсендә кеше камилләшә бара. Хезмәттә кешенең сәләте һәм таланты ачыла, белеме киңәя. Кеше физик яктан ныгый, аның ихтыяры һәм характеры чыныга. Чөнки хезмәт ул – көч кую да, түземлелек тә, тырышлык та, тегәллек тә, пөхтәлек тә, башкаручанлык та, тапшырылган эшкә җаваплылык та.

Безнең ил – үзеңнең көчеңне һәм сәләтеңне кулланырга мөмкин булган гаять зур эшчәнлек мәйданы ул. Берәүләр төрле-төрле машиналар төзи, икмәк үстерә, файдалы казылмалар чыгара. Икенчеләре китаплар, картиналар, музыка яза, спектакльләр куя, кинофильмнар төшерә. Өченчеләре энергиянең яңа төрләрен эзли, табигать серләрен ача, галәмне өйрәнә.

1. Кешене нәрсә барлыкка китергән?

2. Хезмәттә кеше ничек үсә?

3. Нәрсә ул хезмәт?

4. Кешеләр нинди эшләр башкаралар?