Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хбри жанрлар буенча экзамен.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
23.09.2019
Размер:
65.54 Кб
Скачать

33. Хәбәри текстларда башлам төрләре.

Хәбәрнең баш исемен сайлау зур осталык таләп итә. Журналист әсәренең баш исемнәрен өйрәнүгә багышланган махсус фәнни хезмәтләрдә аның атау, хәбәр итү, бәя бирү, коммуникатив, мөрәҗәгать итү, кызыксындыру, экспрессив, бүлү, реклама функцияләрен аерып чыгаралар. Татар газеталарындагы хәбәрләрдә атау функциясе башкаручы исемнәр аеруча еш эшкә җигелә. Бу очракта баш исеменә бөтен текстның кыскача эчтәлеге чыга. (“Сентябрь аенда 26 градус эсселек көтелә”). Баш исеме, теманы белдермичә, вакыйганың урынын гына атарга мөмкин. (“Каенкай”да кунаклар”). Кайчак баш исеме гомуми (интегратив) теманы белдереп килә (“Вена татар артистларын сәламли”). Атау функциясе үтәүче баш исемнәренең нинди төре кулланылуга карамстан, калыплашкан төзелешле текстларда тема тулаем беренче җөмләдә хәбәр ителә һәм аннан соңгыларында төгаенләнә. Шул ук вакытта хәбәрдә баш исеменең экспрессив функция үти торганнары да кулланыла ала. Баш исеменең мондый төренә автор укучыны кызыксындыру, аның игътибарын җәлеп итү максатында мөрәҗәгать итә.

36. Н Мар интервьюлары.

Мар “Жизнь, жизнь, жизнь” интервьюсында художник М. С. Сарьян белән әңгәмә кора. Ул беренче чиратта художникның кәефе турында сораша, кыска сораулар белән әңгәмәнең үзәгенә кереп китә. Үзенең сораулары белән автор Сарьянга сәнгать белән тормыш турында уйланырга мөмкинлек бирә. Шуның аша интервью бирүче журналист алдында тиз арада күңелен ача, үзенә ирекле фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Аның сүзләреннән соң, Мар Сарьян рәсемнәренең бөеклеге нәрсәдән торганын ачыклый. Ягъни, кеше тормышы белән сәнгать аерылгысыз.

38. В. Песков – репортер.

“Драма и подвиг Ташкента” репортажында җир тетрәү вакытында Ташкент шәһәренең куркыныч алдында калуы турында сүз бара. Песков Мәскәүдән килеп төшә. Ул үзе монда шаһит буларак катнаша. Шәһәрдә яшәүче кешеләрне сораштыра. Авыр вакытта кешеләрнең берләшеп, кайгыны җиңеп чыга алуларын дәлилләр өчен мәкал дә китерә: “Человек человеку – друг, товарищ и брат”. Шушы авыр минутта халык туганлаша, югалтуларны уртаклаша. Репортер монда шулай ук үзенең сокланганлыгын да күрсәтергә онытмый. Чит ил шәһәрләре дә, хәтта, Ташкент шәһәренә ярдәм кулын сузарга тырышалар.