Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хбри жанрлар буенча экзамен.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
23.09.2019
Размер:
65.54 Кб
Скачать

1. Журналистикада “жанр” төшенчәсе. Жанр төркемнәре.

“Жанр” – төркем мәгънәсендә. Ул тарихи төшенчә. Жанрлар вакытла матбугат үсешенең төрле этапларныда барлыкка килгән һәм камилләшкән. Башлангыч этаплар өчен хәбәри жанрлар гына хас булса, соңрак аналитик һәм әдәби-публицистик характердагы яңа жанрлар барыкка килән. Жанрларның формалашкан вакыты булып 20нче йөз башы, беренче рус революциясе еллары исәпләнә. Журналистика алдына куела торган бурычлар бер генә төрле түгел. Бер очракта нинди дә булса вакыйга-факт турында хәбәр генә итәргә, икенче очракта аның әһәмиятен аңлатырга, бәя бирергә кирәк, ә өченче очракта берәр төрле күренеш яисә аңа мөнәсәбәте булганкеше турында җанлы-тәэсирле формада сөйләп бирү мөһим.. бурыч һәм функцияләреннән чыгып, жанрлар 3 төркемгә бүленә: 1. Хәбәри жанрлар (хәбәр, хисап, репортаж, интервью) – иҗтимагый әһәмияткә ия булган яңалыкны укучыга оператив хәбәр итү. 2. Аналитик жанрлар (мөхбирнамә, мәкалә, хат, рецензия, күзәтү) – ниндә дә булса проблеманы чишү юлларын эзләү, вакыйгаларга. Күренешләргә анализ бирү. 3. Әдәби-публицистик жанрлар (тасвирнамә, очерк, парча, фельетан, памфлет) – зур гомумиләштерү көченә ия һәм алар тормышыбыздагы аерым күренешләр турында эмоциональ фикер йөртү, кешенең характерын ачып бирү, кимчелекләрдән ачы көлү максатында эшкә җигелә.

2. Хисап жанрының үзенчәлекләре.

Хисап теләсә нинди вакыйга турында түгел, ә сөйләшүгә корылган вакыйга (сьезд, конференция, корылтай, җыелыш, киҗәшмә, утырыш, митинг, пресс-конференция) турында сөйли. Хисап текстының хәбәр кебек җыйнаклары да, шактый күләмлеләре дә очрый. Аерым бер вакыйга җәмгыятебез тормышында никадәр зуррак әһәмияткә ия булса, матбугат битләрендә ул шулкадәр киңрәк яктыртыла. Бу очракта инде газета укучыны кыска хисап кына канәгатьләндерә алмый, киңәйтелгән хисапка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Хисапның киңәйтелгән төрендә сүз вакыйга һәм аның асылы турында гына бармый, бу вакыйганың кайбер мизгелләре киңрәк яктыртыла, бигрәк тә мөһим чыгышлар яки алардан өзекләр китерелә. Хисап жанрының бер төре – стенографик хисап бар. Анда вакыйга һәм аның агышы тулысы белән яктыртыла, барлык чыгышлар башыннан азагына кадәр сүзе сүзгә күчереп бастырыла. Сессия, конференция, җыелыш һ.б. шуңа охшаш вакыйга турында язарга җыенган журналист кайвакыт бу вакыйганың бер генә ягына игътибар итә, төп игътибарны вакыйганың барышына яки барлык чыгышларның эчтәлегенә түгел, ә конкрет темага юнәлтә. Бу – тематик хисап. Проблемалы хисапта да вакыйга җулысы белән чагылыш тапмый, нинди дә булса мөһим проблеманы яктырту өчен бер сәбәп кенә булып тора. Автор чыгышларда әйтелгән аерым фикерләргә анализ ясый, аларга бәя бирә, үзе дә мөһим мәсьәләләрне хәл итү юлларны эзли, уйлана. Хисап жанрында иҗат итү – шактый үзенчәлекле эш. Хисап – вакыйгада катнашып, аның эчтәлеген сөйләп чыгу гына түгел. Иң башта журналист теманы дөрес сайларга тиеш. Ул актуаль дә, журналистның “теше үтәрлек”тә булсын. Бу жанрның тел үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, аның рәсми стильгә якын торуына игътибар итәләр.