Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хбри жанрлар буенча экзамен.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
23.09.2019
Размер:
65.54 Кб
Скачать

19. Г Сагал – интервью остасы.

“Держу перо тремя пальцами» язмасында сүз журналист һәм язучы Борис Полевой турында бара. Сагал бу кешене төрле яктан күрсәтеп, аның эчке дөньясын да ача алган. Монда Б. Полевойның чыккан китаплары, аның эшләгән гәзитләре редакторлары, журналистны белгән кешеләр сүзләре китерелгән. Иң мөһиме шунда ки, Сагал Полевойны журналист буларак ачык күрсәткән. Полевой кулланган методларны мисал итеп китергән. Язмада Сагалның Полевойны кеше, язучы, журналист буларак та хөрмәт иткәне күрсәтелгән. Бу язманы укыгач ук, Полевойны белмәгән кешеләр дә аның эчке дөньясына үтеп керә алган кебек. Сагал язучының замана белән бергә атлап баруын ачып бирә, чын журналистка кирәк булган таләпләрне күрсәтә.

21. М. Кольцов репортажлары.

“Три дня в такси” язмасында авторның һөнәр алышлыруы күзәтелә. Журналист 3 көн таксист һөнерендә эшләп карый. Иң төп үзенчәлек, һаман да кешене күрсәтә белүдә. Авторның үзенең һәрбер пассажиры турында мәгълүмат китерә. Шулай ук үз фикерен дә яшереп калмый. Юлда туган авырлыкларны да ачып бирә, мәсәлән, бозлы асфальт, кайберәүләрнең үз һөнәренә тиешенчә игътибар бирмәүләрен (миллиционер акчаны ваклатыр өчен һөреп, 14 минут таксистны көтәргә мәҗбүр итә). Кольцовның таксист һөнәрен җентекләп өйрәнгәнлеге турында төгәл әйтеп була.

27. Хәбәри текстларда бәя.

Бәя – журналист иҗатындагы мөһим категорияләрнең берсе. Ул “журналистның фактка яки фактлар суммасына уңай яки тискәре мөнәсәбәтен характерлый”. Бер караганда, хәбәри жанрларгы караучы текстларда бәя бөтенләй булмаска тиеш кебек, чөнки объективлыкка һәм битараф иншалауга омтылыш – аларның мөһим асыл сыйфаты. Ләкин, беренчедән, теге яки бу фактны журналист тексты өчен нигез итеп алу үзе үк бу фактка битараф булмауны күрсәтә. Икенчедән, теләсә кайсы “коры” хәбәрдә дә яңалыкка уңай яисә тискәре мөнәсәбәтне белдерү. Соңгы бер-ике дистә елда вакытлы матбкгатта тематик үзгәрешләр белән бергә “бәя” категориясе дә үзгәреш кичерде. Хәбәр жанрында бу категориягә бәйле ике капма-каршы тенденция барлыкка килде. Беренчесе – тектның тулы нейтральлегенә , бәясезлегенә ирешергә тырышу, икенчесе – текстта бәя булган очракта, аның субъективлыгына, шәхсиләштерелүенә омтылыш.

30. В. Гиляровский репортажлары.

Аның “Полчаса в катакомбах” язмасын тикшердем. Автор Мәскәүдә аккан Неглинка елгасының “тормышы” турында язманы башлап җибәрә. Елганы тере итеп күрсәтә алуы зур үзенчәлек булып тора. Күптән түгел генә чиста сулы чишмәгә кеше чүп-чар ташлый башлый. Аннан аннан котылыр өчен катакомбалар урнаштырыла. Тик моннан соң елга барлык аккан сулар сеңдерә алмый башлый. Шәһәр әкрен су баса. Бу вакытта Гиляровский ярты сәгатькә генә җир асты юлына төшеп менәргә тели. Автор үзенең куркуларын, фикерләрен, уйлануларын кәгазьгә төшерә. Барлык кешегә таныш булган кичерешләрне аңларлык дәрәҗәдә язып чыга. Аның бу язмасыннан, беренче чиратта, елганың төзелештән соң һәм аңа кадәр булган халәтен, икенче чиратта, авторның бөтен күңелеп биреп елганы җанлы предмет итеп күрсәтүен белеп була.

32. М. Гудимов репортажлары.

“Тайна чужой профессии” китабыннан алынган “День первый” язмасын анализладым. Гудимов та Кольцов сыман таксист буларак һөнәрен алыштырып карый. Беренче чиратта тирә-як табигатькә игътибар бирә. Үзенең пассажирлары белән аралаша, кирәкле нәтиҗәләр ясый. Хәтта Кольцовның “Три дня в такси” язмасыннан алынган сүзләрне репортажында цитата итеп куллана.