Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хбри жанрлар буенча экзамен.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
23.09.2019
Размер:
65.54 Кб
Скачать

10. Жанрларның тарихилыгы.

“Жанр” – төркем мәгънәсендә. Ул тарихи төшенчә. Жанрлар вакытла матбугат үсешенең төрле этапларныда барлыкка килгән һәм камилләшкән. Башлангыч этаплар өчен хәбәри жанрлар гына хас булса, соңрак аналитик һәм әдәби-публицистик характердагы яңа жанрлар барыкка килән. Жанрларның формалашкан вакыты булып 20нче йөз башы, беренче рус революциясе еллары исәпләнә. Бу елларда хисап, мәкалә, рецензия, күзәтү кебек жанрлар киң кулланыла, сатирик жанрлар аеруча көчле үсеш ала. Вакытлы матбугатыбыздагы күпчелек жанрларны үстерүгә К. Насыйри, И. Гаспралы, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ф. Бурнаш һ.б. язучы һәм журналистлар зур өлеш керткән.

11. Хәбәри жанрдагы язмаларның уртак тел-стиль үзенчәлекләре.

Хәбәр гади һәм аңлаешлы тел белән язылырга тиеш. Моны жанрның оперативлыгы таләп итә. Яңалагың кызыклы һәм көн таләбенә туры килә торган булганда, укучының игътибарын җәлеп итү өчен оригиналь тел-стиль чаралары эзләп азаплануның кайчак кирәге дә юк. Ә инде факт турында сөйләгәндә кызыклы микрообразлар (чагыштыру...), композицион чалымнар табасың икән, язмаң өстәмә тәэсир көченә ия була дигән сүз.

12. Рус журналистикасында репортаж осталары.

Бүгенге матбугат органнарында аеруча “Комсомольская правда” газетасы журналистларының һөнәр алыштыру алымын даими уңышлы тормышка ашыруын билгеләп үтәргә мөмкин. Шуларның берсе газетаның махсус хәбәрчесе Ярослава Танькова.

13. Хәбәри язмалар остасы буларак Габдулла Тукай.

Соңгы бер-ике дистә елда вакытлы матбкгатта тематик үзгәрешләр белән бергә “бәя” категориясе дә үзгәреш кичерде. Хәбәр жанрында бу категориягә бәйле ике капма-каршы тенденция барлыкка килде. Беренчесе – тектның тулы нейтральлегенә , бәясезлегенә ирешергә тырышу, икенчесе – текстта бәя булган очракта, аның субъективлыгына, шәхсиләштерелүенә омтылыш. Г. Тукай иҗатында аларның икесе дә очрый аның “Фикер” газетында чыккан хәбәрләрендә бу сыйфат чагыла. Кайбер текстларда авторның вакыйгага мөнәсәбәте бөтенләй сизелми диярлек. Чөнки алар башлыча конкрет-номинатив лексикадан гына тора. Ә кайбеләүләрендә Тукайның шәхси бәясе ярылып ята. Хәбәрләрендә бәя бирү функциясен мәкаль, фигыльнең модаль формасы, бәя семантикасына ия булган лексик чаралар үти. Габдулла Тукай, шулай ук, журналистика тарихына киңәйтелгән хисаплар язучы буларак та кереп калды.

16. Хәбәри текстларда баш исеме һәм башлам төрләре.

Хәбәрнең баш исемен сайлау зур осталык таләп итә. Журналист әсәренең баш исемнәрен өйрәнүгә багышланган махсус фәнни хезмәтләрдә аның атау, хәбәр итү, бәя бирү, коммуникатив, мөрәҗәгать итү, кызыксындыру, экспрессив, бүлү, реклама функцияләрен аерып чыгаралар. Баш исем сыйфатында тойгылы, өндәү һзм сорау җөмләлә, ким һәм кире җөмләләр, фразеологизмнар, әйтемнәр, микрообразлар, төрле модаль формалар куллану да аның хисси тәэсирен көчәйтә.

17. Репортажның тел-стиль үзенчәлекләре.

Тасвирлаулар, лирик чигенеш рәвешендәге фикер йөртүләр, кечкенә диалоглар – репортаж текстының үзнчәлеген билгеләүче мөһим композицион элементлар. Репортаж жанрының үзенчәлеген билгеләүче тел чараларыннан берсе – фигыльнең хәзерге заман формасы еш кулланылуы. Аны эшкә җигү нәтиңәсендә вакыйгада катнашу тәэсире туа: газета укучы да журналист белән бергә вакыйганы күреп торган кебек була. Шулай ук җөмләләрне бүлеп бирү очрагы еш кулланыла. Бу сыйфат сөйләмнең динамикасын арттыру белән бергә аңа сөйләшү төсмере дә өсти.