Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хбри жанрлар буенча экзамен.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
23.09.2019
Размер:
65.54 Кб
Скачать

3. Хәбәри төркемгә керүче жанрлар. Аларның уртак сыйфатлары.

Вакыйга, факт турындагы хәбәрне оператив рәвештә укучыга ирештерү функциясен башкаручы хәбәри жанрлар вакытлы матбугатта киң кулланыла торган иң әһәмиятле жанрлардан исәпләнә. Хәбәри жанрлар (хәбәр, хисап, репортаж, интервью) – иҗтимагый әһәмияткә ия булган яңалыкны укучыга оператив хәбәр итү. Уртак сыйфатлар: 1. Информативлык (язманың укучы өчен кирәкле, кызыклы яңалакка ия булуы). Халыкка, кагыйдә буларак, социаль әһәмияткә ия булган яңалыкны хәбәр итә. 2. Оперативлык – җыйнак күләмле информатив язманың тиз арада басылып чыгуы. 3. Документальлек һәм төгәллек – сүз конкрет урын һәм вакыт, конкрет вакыйгалар турында бара. Иҗат итүче аеруча төгәл һәм объектив булырга тиеш.

4. Нәрсә ул “һөнәр алыштыру” алымы?

Репортажда сурәтләнә торган хәлләргә мөмкин кадәр объектив бәя бирү, аларны газета укучы күзалларлык итеп тасвирлый белү өчен, вакыйгада үзең катнашу зарури булган кебек, тема буенча гаять белдекле булу да сорала. Ягъни, үзең тасвирлый торган объектның бөтен үзенчәлекләрен, нечкәлекләрен белгәндә генә, аның кирәкле һәм кызыклы якларына игътибар итә аласың, бәяң дә объектив була. Менә шуңа күрә журналистлар репортаж язуның нәтиҗәле бер алымы булган “һөнәр алыштыруга” мөрәҗәгать иткәлиләр. “Һөнәр алыштыру” – теманы киңрәк ачып бирү максатында тормышның теге яки бу өлкәсендә хезмәт күнекмәләре алу, яңа һөнәр үзләштерү. Бу алымга М. Кольцов, М. Гудимов кебек атаклы репортерлар нигез салган. Бөек Ватан сугышы елларында күп кеә татар журналистлары да “һөнәрләрен алыштырдылар”, окоплардан торып, халкыбызның фронттагы батырлыклар турында сөйләүче үлемсез репортажлар иҗат иттеләр.

7. Хәбәр. Аның төрләре, төзелеш үзенчәлекләре.

Хәбәр – газетадагы иң традицион һәм иң таралган жанр. Ул мөһим бер факт, вакыйганы тиз генә укучыга хәбәр итү максатында кулланыла һәм гадәттә “нәрсә?”, “кайда?”, “кайчан?” дигә сорауларга җавап бирә. Жанрның күләм ягы чикле: язмалар күп очракта бер яки берничә абзацтан артмый. Аның төрләре берничә: 1. Хроника-хәбәр – күләме ягыннан иң кечкенә хәбәр төре. Анда хәбәр ителергә тиешле факттан тыш берни дә әйтелми. Анда вакыт мөнәсәбәтләре гадилеге белән аерылып тора. Күпчелек вакытта вакыйганың датасын төгәл күрсәтү сорала. Текст башламына вакыйганың түбәндәге параметрлары чыгарыла: а. Вакыйганың урыны; б. Мәгълүмат чыганагы; в. Мәгълүмат алу ысулы; г. Төп тема. Хроника-хәбәрнең мәгълүмати тыгызлыкка омтылышы нәтиҗәсендә аның “кодлаштырылган хәбәр” дигән төре дә формалашкан. 2. Аңлатмалы хәбәр – бер генә вакыйга яки факт хәбәр ителү белән бергә аның аңлатмасы да бар. Укучы дөрес аңласын, аңа тиешле бәя бирә алсын өчен журналистка аның сәбәпләрен ачып бирергә, аның әһәмиятен раслаучы өстәмә дәлилләр китерергә, хәбәр ителә торган вакыйга яки фактның аерым детальләренә киңрәк тукталыргатуры килә. Аңлатмалы хәбәрне күп очракта хроник-хәбәрнең киңәйтелгән варианты буларак карарга мөмкин. 3. Дайджест хәбәр – урыны яки вакыты белән бергә туры килә торган вакыйгаларны туплап хәбәр итә. Гадәттә, текстта фактлар бер-берсенә бәйләп җирелми, аерым абзацлар рәвешендә, кайвакыт интерваллар аша урнаштырыла. Күләме шактый зур да булырга мөмкин. Автор яңалыкларга карат үзенең мөнәсәбәтен дә белдереп бара ала.