Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Рстм. Эзлн эше..docx
Скачиваний:
46
Добавлен:
11.05.2015
Размер:
60.56 Кб
Скачать

2.2.2. Р. Миңнуллин шигырьләренең композициясе.

Нинди генә шигырьләре юк Роберт аганың!.. Һәрбер шигыре аның шундый төрле – төрле, үзенчәлекле, әйтерсең, hәркайсы да аерым яши бирә... - ---19---

Менә «Ләгән» шигырен генә алыйк:

Безнең өйдә – бөтенесе

Бер ләгән.

Ә кибеттә андый ләгән

Меңләгән! Шундый кыска гына шигырь, әмма шуңа да кармастан бу дүртьюлык үзенә бер мотив, мәгънә, юмор белән сугарылган.

Бик тә үзенчәлекле шигырь - «Әнием» шигыре:

Күзләре –

Гел

Җәүhәр!

Йөзләре –

Гөл,

Җәүhәр!

Һәр сүзе –

Мең

Гәүhәр!

Ә үзе –

Гөлҗүhәр!

Ничек төзелгән бит!..багана сыман. Мондый шигырьләр аның иҗатында шактый өстенлек итә.

---20---

Шагыйребезнең «Шигъри әлифба»сына гына күз салыйк. Биредә ул алфавитның hәр хәрефенә туры килгән күренеш, предмет сайлап, шуңа багышлап берничә юллыклар язган. Ул болай башлана:

Ай

Елмая күктә ай.

Ай-яй биек бу ай!

Айга абыйның да

Буе җитми бугай.

Әтәч

Күр әле,

Әтәч әнә

Сугыша,

Әтәчләнә.

Гел сугышып

Йөрмәкче,

Малайлардан

Күрмәкче!

Шулай бу юллыклар рәте я хәрефе белән тәмамлана. Мондый үзенчәлекне минем әле бернинди шагыйрьдә дә күргәнем юк иде әле.

Р. Миңнуллинның аеруча зур күләмле шигырьләре юк дип әйтсәк була.

Бу композицион үзенчәлекләрне бик тәнкыйтьләп карар өчен аерым фәнни эш төзү кирәк, шуның өчен берничәсе беләг генә чикләнергә булдым.

---21---

2.3. Балалар шагыйре.

Р. Миңнуллин күпкырлы шагыйрь. Шулай да балалар өчен язганда ул аеруча саими, эчкерсез, бер сүз белән әйткәндә – талантлы. Миңнуллин - барыннан да элек балалар шагыйре. Шул вакытта олылыр шигъриятенә дә зур өлеш кертте ул. Әйтергә кирәк, Р.Миңнуллин иҗаты бербөтен. Ул олылырга язганда балаларны да күздә тота, нәниләр өчен иҗат иткәндә, зурларны уйландырырлык, елмайтырлык сүзләр таба ала. Шагыйрь балалар өчен дә җитди итеп яза белә, әмма шул җитдилекнең төбендә дөньяны беркатлы, сабыйларча кабул итү ята. Р. Миңнуллинның балалар шагыйре буларак осталыгы вакыйгаларны бер дә көтелмәгән якка борып тәмамлавында, аннан көлкеле хәл барлыкка китерүдә. Шул рәвешле, ул шигырьнең финалын аеруча нечкәләп эшли. Әсәрдәге барлык сүз сөреше кинәт яңа ягы белән ачылып китә. Мәсәлән, бабасы оныгына болай сөйли: “Мин hәркөнне кояш чыкканын күрәм, шуңа күрә бәхетле булганмын”, ди. Баланын да бәхетле буласы килә.

Мин дә бабайга охшаган,

Соң торганым юк минем –

Кояш чыкканын карыйм да

Аннан...тагын йоклыймын. («Бабай кебек»)

Шагыйрьнең тагын бер отышлы ягы – баланы табигатьнең бер өлеше итеп карау. Кош-кортлар, терлек, кыргый җәнлекләр белән мөнәсәбәтләрдә баланың матур сыйфатларын ача, укучыларда кешелеклелек хисләре тәрбияли. Бу рәттән аеруча уңышлы шигырьләр: «Акбай шулай ди... », «Көчек өрергә тиеш», «Кыр кәҗәсе», «Елмаючы бүреләр» h.б.

Баланың изге күңеллеген ачу ягыннан «Әни, мин көчек күрдем» шигыре бик отышлы. Малай көчекнең авыр хәлен йөрәге белән тоя, аны кызгана. Сөйләгән саен ул көчекнең авыр хәлен күрсәтергә басымны арттыра бара.

---22---

Әни, ул елый иде,

Ул шулай елый иде,

Ул чынлап елый иде,

Ул ныклап елый иде.

Малай ятим көчекнең язмышы өчен көрәшә, аңа рәхимсезлек күрсәтүчеләрне шелтәләргә дә өлгерә.

Аны, әни, яңгырда

Кемдер ташлап калдырган,

Алдаштырып калдырган,

Адаштырып калдырган.

Биредә без шагыйрьнең җитди, хисчән булуын күрәбез. Кечкенәләрне кайгыртучанлыкка, игелек кылырга өйрәту – бу төр әдәбиятның иң изге бурычларның берсе.

Баланың күңеле камил булсын өчен, гаиләдә кимендә ике бала булуы шарт. «Энекәш кирәк миңа» шигыре әнә шушы хакыйкать белән сугарылган. Бала үзенең туганын булуын тели.

Бергәләшеп уйнарга,

Бер иптәш кирәк миңа.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа!

---23---

Бу шигырь, мөгаен, Р. Миңнуллинның укучылар тарафыннан иң яратып кабул

ителгән әсәрләреннән берседер.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]