Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Рстм. Эзлн эше..docx
Скачиваний:
46
Добавлен:
11.05.2015
Размер:
60.56 Кб
Скачать

2Нче бүлек. Әдип шагыйрь буларак:

2.1. Р.Миңнуллин – халык шагыйре.

Шагыйрь яки язучының иҗаты чын мәгънәсендә халыкчан дип аталсын өчен, билгеле булганча, аның әсәрләре төп өч шартка җавап бирергә тиеш дип күрсәтелә әдәбият белемендә. Ул шартлар түбәндәгеләр: 1) шагыйрь яки язучы үзенең әсәрендә үз халкы өчен иң мөhим мәсьәләләрне, проблемаларны күтәреп чыкса; 2) ул мөhим мәсьәләләрне халык күзлегеннән чыгып хәл итсә яки хәл итәргә омтылса; 3) әсәрен халыкка аңлаешлы телдә язса, фикерен ачык итеп әйтеп бирә белсә.

Роберт Миңнуллинның «Уфа – Казан юллары» җыентыгындагы әсәрләре белән танышып чыкканнан соң, «аның иҗаты күрсәтелгән әлеге өч шартка тулысынча җавап бирә» дигән нәтиҗәгә киләсен.

Минем Р. Миңнуллин шигырьләренең бары өченче шартка гына ничек җавап бирүе, ягъни аның әсәрләренең тел үзенчәлекләре, сәнгатьчә эшләнешенә тукталып китәсем килә.

2.1.1. Р. Миңнуллин әсәрләренең тел үзенчәлекләре, сәнгатьчә эшләнеше

Р. Миңнуллин үзе халыкчанлык дигән төшенчәне түбәндәгечә аңлый:

Халык шагыйрьләре үзләре дә

Халык Арасыннан калыккан.

Әллә шуңа, читтән караганда,

Аерып та булмый халыктан.

...Кайгы килсә, алар үз халкының.

Күз яшҗләре белән язгандыр.

Кан белән дә, яшь белән дә язу

Алар язмышына язгандыр. («Халык шагыйрьләре»)

«Уфа – Казан юллары» җыентыгына кергән әсәрләренең сәнгатьчә эләнешендә, минемчә, түбәндәге үзенчәлекләрне күрсәтергә мөмкин:

1.Рифмалар камиллеге.

---6---

Р. Миңнуллин әсәрләрен укый башлау белән үк аның шигырьләренең нәкъ шушы сыйфаты күзгә бәрелә. Укыган саен шул камиллекә соклана барасың. Мисал өчен шигырьләрдән берничә өзек китерәм.

Каеннарым, киткән саен,

Миңа кул изәп кала.

Авылымның тирә – ягын

Каеннар бизәп кала.

...Каеннарым, киткән саен,

Китмә, дип, урап ала.

Кайгыларны, хәсрәтләрне

Каеннар урлап кала. («Каеннар елап кала»)

Сөн буенда кояш байый,

Байый күзгә күренеп.

Нурларына рәхәтләнеп

Куеп була кер элеп.

...Сөн буенда кояш байый...

Сүрәнләнә, сүрелә.

Ничек кенә төшенергә

Бу кояшның серенә. («Сөн буенда кояш байый»)

Шагыйрь еш кына омоним рифмалар да кулана. Мәсәлән:

Тырышмагыз җанны

Яраларга, -

Мин өйрәнгән инде

Яраларга! («Бәгъзе берәүләргә»)

Үзенең чын батырларын

Халык зурлар, Ил олылар...

Менә ничек көрәшергә

Кирәк безгә,

И олылар! («Яшь батырлар»)

Кайчакта шагыйрь рифма өчен бик сирәк кулланыла торган сүзләрне

---7---

файдалана, яки үзе үк яңа, әмма халыкчан сүзләр барлыкка китерә. Мәсәлән:

Туган җиргә кайтсам – китсәм,

Юлым Актаныш аша.

Шуңа микән, кайткан саен

Җаным актанышлана. («Актаныш аэропорты»)

Р. Миңнуллин шигырьләрендәге искиткеч матур, төгәл, камил рифмаларга мисалларны бик күп китерергә мөмкин. Дөресрәге, аның барлык шигырьләрендә дә әнә шундый төгәл рифмалар кулланыла.

2. Халыкчан гади тел белән тирән фәлсәфи фикерләр әйтү белү осталыгы.

Үзенең шигырьләрендә Р. Миңнуллин гади генә тел белән үзенең фикер - хисләрен сөйләп бара – бара да шигырьнең ахырында гына аеруча тирән мәгънәле, фәлсәфи фикер әйтеп, әсәрен тәмамлый. Шунысы мөhим: әлеге тирән мәгънәле фикерне дә ул гади генә итеп, үзара сөйләшкәндәгечә генә итеп әйтеп куя. Укучы, кинәт кенә әйтелгән бу фикер тирәнлегенә «абынып», хәйран кала. Мондый шигырьне, билгеле булганча, бары тик аеруча зирәк шагыйрьләр генә яза ала. Инде әсрләреннән берничә мисал китерәм:

Син, чыннан да, җырдагыча

Гүзәл икән, Юрүзән.

Син тагын да гүзәлләндең,

Мин сокланып йөрүдән. («Юрүзән»)

Матурлык, хуш ис дисеңме?

Тәм дисеңме андагы?

Әле дә ашаганым юк

Андый тәмле алманы.

Әй үзгәрә дә заманнар!

Торам менә баш ватып –

Улыма да, кызыма да

Булмый алма ашатып! («Балачак алмалары»)

3. Телнең сурәтлүә – бизәкләү чараларын куллану осталыгы.

Телнең сурәтлүә – бизәкләү чаралары күптөрле: алар эченә телнең лексик

---8---

чаралары да, әдәби троплар да, поэтик синтаксис чаралары да керә. Бу чараларның барысын да күзәтеп чыгу мөмкин түгелдер. Шунлыктан мин Р. Миңнуллинның үз әсәрләрендә кайбер синтаксик чараларны куллануына гына тукталып китәсем килә. Синтаксик сурәтләү чараларыннан Р. Миңнуллинның шигырьләрендә иң күп кулланылганы – кабатлаулар. Шагыйрь үз әсәрләрендә кабатлауларның күп кенә төрләрен куллана.

Мәсәлән, анафора, ягъни шигырь юлларынң башында бер үк сүзләрне кабатлап килү.

Йодлызлар – төрле бизәкле,

Йодлызлар – төрле төстә.

Зәңгәрлеккә әверелеп,

Йодлызлар эри өстә.

...Йолдыз булып шытар алар,

Йолдыз явар тагын да.

Йолдыз шәраблары тагын

Ташып торыр табында. («Иртәнге пейзаж»)

Монда кара ташлар гына

Ята әнә таралып,

Ята алар йокымсырап,

Ята алар каралып. («Кара ташлар арасында»)

Шагыйрь аеруча композицион анафораны яратып куллана, ягъни шигырьнең беренче юлын бөтен шигырь дәвамында, hәр строфаның беренче юлында кабатлап бара. Мондый алым авторга бөтен бер әсәрне бер фикер яки хис тирәсенә тупларга мөмкинлек бирә, әсәргә композицион матурлык, төзеклек бирә. Бер мисалга тукталам:

Шагыйрьләрне яраталар!..

Шуңа яла ягалар,

Шуңа ярлвклар тагалар,

Авызларын ябалар.

Шагыйрьләрне яраталар!..

---9---

Шуңа күрә өрәләр,

Шуңа башларын кисәләр,

Я сөргенгә сөрәләр.

«Шагыйрьләрне яраталар» шигыре ахырга кадәр шушы рухта бара.

Күп кенә әсәрләрендә шагыйрь композицион анафораның икенче төрле формасын да яратып куллана: ул шигырьнең буеннан буена hәр строфаның ахырында беренче строфаның соңгы юлын кабатлап бару. Мәсәлән:

Башкортстан – язмышлары,

Башкортстан – Ватаннары!

Монда туды, монда үсте

Башкортстан татарлары.

Шушы илдә, шушы җирдә

Шатлыклары, аh-зарлары.

Ни күрсә дә монда күрде

Башкортстан татарлары («Башкортстан татарлары»)

Р. Миңнуллин әсәрләрендә ялгау алымы(бер үк сүзләрнең бер строфаның ахырында, икенчесенең башында кабатланып килүе) да еш кулланыла. Эдэбият телендә андый төр ялгауны эпанафора дип йөртәләр. Мәсәлән:

...Мактау җырлыйм алтын кояшыма,

Туган җирнең алтын кырларына.

Алтын кырларымда алтын икмәк

Үстерүче алтын кешеләргә...

Шагыйрь әсәрләрендә боҗралы ялгау, ягъни эпанафораның киресе булган анэпифора алымы да кулланыла. Р. Миңнуллин бөтен бер әсәрне анэпифора алымына нигезләп иҗат итәргә ярата, ягъни әсәрнең башында әйтелгән фикерне яки тулы бер шигырь юлын әсәрнең соңгы строфасында яңадан кабатлап килә.

Мәсәлән, «Җитми» дигән шигырен әдип

Миңа Сибгат Хаким җитми!

Ах, бик кирәк иде...

Безнең шигъриятебезгә

---10---

Ул бит терәк иде, -

дип башлап җибәрә дә шушы рухта тагын дүрт строфа яза hәм соңгы бишенче строфасын түбәндәгечә язып, әсәрне тәмамлый:

Миңа Сибгат Хаким җитми!

Гомер буе җитмәс...

Күзен кысып көлүләре

Күз алдымнан китмәс.

Шагыйрьнең әсәрләре арасында кабатлауның икенче бер төрен – эпифораны(шигырь юлларының ахырында бер үк сүзләрнең кабатланып баруы) куллануга да матур мисаллар очрый. Менә, мәсәлән, «Без дә яшәгән булабыз» шигыре:

Без дә яшәгән булабыз,

Гомер иткән булабыз:

Алай иткән булаыз,

Болай иткән булабыз,

Игкен иккән булабыз,

И интеккән булабыз,

Тир дә түккән булабыз,

Җәфа чиккән булабыз,

Ат та җиккән булабыз...

Р. Миңуллин шигырьләрендә әдәби троплар да еш кулланыла. Мәсәлән, ул метафораның сынландыру (тере булмаган әйберләрне җанлы әйберләргә хас сыйфатлар белән сурәтләү) дигән төрен яратып файдалана. Мәсәлән, «Апельсин» дигән шигырендә Миңнуллин “апельсин”да кеше сыйфатларын чагылдыра:

...Апельсин мине белә –

Апельсин шуңа көлә!

Шулай ук «Бау» шигырен мисал итеп китерәм:

...Йөрәк куйды җилкенеп –

Бавым куйды селкенеп.

---11---

Күтәрде дә ул башын...

Кинәт тешләп куймасын!

Риторик сораулар шагыйрьнең шигырьләрендә бик тә еш очрый. Бу исә аның әсәрләренә хис-тойгы, камиллек өсти. Менә берничә үрнәк:

Әнием алган итек.

Кияргә ничек итеп?.. («Яңа итек»)

...Ләкин ничек табарга?

Кирәк әзләп карарга...(«Югалган көн»)

...Йөзәләр микән алар?

Әллә инде бер-берсен

Сөзәләр микән алар? («Болытлар»)

Риторик сораулар белән бер рәттән әдипнең әсәрләрендә риторик өндәүләрнең шактый күп булуын күзәтеп була. Мәсәлән, «Күчтек яңа фатирга» шигыренең беренче строфасыннан үрнәк:

Фатир алдык!

Өр-яңа!

Иң яңа ул

Дөньяда!

Яисә менә «Чүлмәк вату» шигыреннән үрнәк:

Абыйлар hәм апалар

Кызып чүлмәк ваталар!

Сызганыла беләкләр!

Челпәрәмә килергә

Чират тора чүлмәкләр.

Ә колгада –

Бүләкләр!

Р.Миңнуллин шигырьләрендә аллитерация ысулын бик тә яратып куллана. Шуның белән ул үз әсәрләренә тәэсирлек, яңгырашлык, төгәллек өсти. Бер шигырь строфасын мисал рәвешендә китерәм:

Алар бер эш кырмыйлар:

---12---

Көн дә шулай ырлыйлар,

Көн дә шулай мырлыйлар,

Кеше бар дип тормыйлар,

Әллә инде җырлыйлар,

Әллә инде

Бер-берсен хурлыйлар. («Рррр белән Мррр»)

Биредә м,р,л авазлары кабатланып киләләр.

Яисә менә «Шар» шигырен генә алыйк:

Шарик каян

Шар тапкан?

Шаян Шарик

Шар тапкан.

Шарик шарны

Шартлаткан.

Шарик шарга

Шаккаткан –

Ардай күзен

Шартлаткан!

Бу шигырьдә ш авазы күп мәртәбә кулланыла.

Әлбәттә, Р. Миңнуллинның үз иҗатында куллана торган сәнгатьчә чаралар болар белән генә чикләнми. Минемчә, болары шагыйрь иҗатына аеруча хас булган сурәтләү чаралары.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]