Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Рстм. Эзлн эше..docx
Скачиваний:
46
Добавлен:
11.05.2015
Размер:
60.56 Кб
Скачать

2.2. Лирик шагыйрь

Әдипнең шигырьләре үтә шәхси, үтә хис-тойгылы… Роберт Миңнуллин беренче чиратта шагыйрь,тагын да төгәлләштеребрәк әйтсәк- лирик шагыйрь. Бу турыда ул үзе дә яза:

Иң нечкә хисләребезгә,

Яратыйк, елыйк, сагыныйк…

Мин гади бер лирик. («Мин гади бер лирик»)

---13---

Аның лирик поэзиясе тышкы яктан, ягъни шигъри форма ягыннан, татар

халкының җыр-шигърият традицияләрендә. Ул лирикада шигырь калыпларын

алмаштыру, алардан башка табигый фигуралар кору белән шөгыльләнми. Роберт Миңнуллин лирикасы сине салмак уйланулар, яшерен моңланулар, үзе татлы, үзе газаплы булган шәхси хис-хәтирәләр дөньясына алып кереп китә.

Шагыйрь лирикасында жанр төрлелеген билгеләп була. Р. Миңнуллин лирикасы жанрлар ягыннан кызыклы, үзенчәлекле, аның поэзиясендә лирик жанрлардан гражданлык(җәмгыять, халык тормышы), күңел(хыяллар,мизгелләр,ана образы,мәхәббәт) , пейзаж(туган як, аның матурлыгы) лирикасы кебек жанрлар урын ала.

2.2.1. Р. Миңнуллин шигъриятенең үзәк мотивлары

«Үзәк мотивлар» дигәндә шагыйрь лирикасының эчтәлегендә әйдәүче урынны биләгән тематика һәм идея сызыкларын күздә тотам. Минем шагыйрь иҗатының үзәгендә торган берничә мотивны мисалга китереп китәсем килә. Минем өчен һәм, мөгаен, бик күпләр өчен дә шагыйрьне төшенергә ярдәм итә торган шигырь(дөресрәге җыр) – ул «Әнкәй» әсәре.

Әнкәй безне Сөннән алып кайткан,

Сөн суында юган иң элек.

Бишек җырын җырлап төннәр буе,

Без үскәнне көткән тилмереп.

Без биш бала үстек — бер йодырык —

Тик үсмәдек иркә кочакта.

Без әнкәйнең биш шатлыгы идек,

Биш кайгысы булдык кайчакта.

Шагыйрь үзәген өзгән темасы – ул әнкәсенә багышланган шигырьләр. Роберт Миңнуллин шигъриятендә Ана-Әнкәй-Әнкәйләр образларына багышланган шигырьләр аерым урын алып тора. Безнең әдәбиятта бу – тирән эшкәртелгән тема.

---14---

“Шигырьләрем, дөньядагы иң кадерле, иң матур, иң әйбәт кешегә багышланган”,-дип язды Р.Миңнуллин. Элбәттә,бу кеше – әдипнең әнкәе. Р.Миңнуллин үзенең җырларында һәм шигырьләрендә татар халкы мең еллар буе иҗат итеп килгән Ана образын камилләштерүдә тиңдәшсез иҗади көч куя. Роберт- әтисез үскән малай. Шуңа аның шигъриятенә иң беренче булып Әнкәй

темасы килеп кергән икән, бу гаҗәп түгел. Шагыйрь гади татар хатын-кызының якты образын тагын да гомумиләштереп, иң югары баскычка –

гомумкешелек иҗтимагый бөеклеккә күтәреп куюга ирешә:

Хатлар укыйм.

Кат-кат укыйм

Мин Әнкәйнең хатларын –

Әнкәйнең, гади Әнкәйнең

Даһи тәгълиматларын,- дип яза шагыйрь «Әнкәй хатлары» дигән шигырендә.

Әнкәй дә картайган инде,

Чәчләре дә агарган:

Нур сибелә, нур чәчелә,

Нур бөркелә алардан.

Бик килешә аклары да,

Сагынам карасын да.

Мин агарткан чәч тә бардыр

Ул чәчләр арасында.

Әнисе рәсемен ясый, сорау куя, уйлана шагыйрь. Гомумиләштерә, нәтиҗәгә килә: “Әнкәйләрнең бөеклеген соңрак...соңрак аңлыйбыз”,- ди ул “Әнкәйнең ак чәчләре” әсәрендә.

Күрәбез, Р.Миңнуллин өчен Ана образы ул – мәңгелек фикер һәм илһам чыганагы!

X X гасыр дәвамында Ана темасын бөтенләй үзенчә һәм лирик нечкәлек белән Илдар Юзеев яңгыратты. Ләкин һич икеләнмичә эйтергә була: Р.Миңнуллиншигъриятендәге «Әнкәй» бу темада өр-яңа ачыш булып тора. - ---15---

Аның лирик «әнкә»се – үзе бер дөнья. Бу төркем әсәрләрдә шагыйрь бай һәм нечкә хисле шәхес булып күз алдына килә.

Туган илен, җирен, авылын яратмаган кеше юктыр бу дөньяда. Чөнки кешенең бу дөньяга килүе, беренче сулышы һәм сүзе, сине тапкан ана - боларның барысы да һәм барыннан да элек туган җир, туган авыл, туган йорт белән бәйләнгән. Әйтелгән сүзләрнең һәммәсе дә көндәлек тормыш лексикасыннан. Роберт Миңнуллинча әйтсәк, алар түбәндәгечә яңгырый:

Туган ягым моңы?Әллә

Ул мәңгелек моң микән?!

Күңелгә сыя туган җир-

Туган җиргә үзем сыярмын микән? (« Туган як моңы»)

Туган илгә, туган йортка тугрылык дигән бер хис булса, шагыйрьнең лирикасы – һичшиксез, әнә шул хистер. Ләкин шагыйрьне, бер үк вакытта,тема тарлыкта да гаепләп булмый. Шул гына: Роберт Миңнуллин нәрсә турында гына язса да, һәрчак шушы хискә килеп кагыла, кеше күңелендә оебрак яткан хатирәләр күленә дулкын-боҗралар җибәрә…

Шагыйрь туган авыл, туган йорт төшенчәләрен татлы бер хис белән искә ала.

Иң якты көннәрдер анда,

Иң караңгы төннәрдер…

Иң данлыклы бер авыл ул,

Дөньясында -бердәнбер!» ( « Безнең авыл»)

Һәркемнең , туган иле-җире-авылы кебек, туган өе-йорты-нигезе дә бердәнбер була. Бу хакта да Роберт Миңнуллинның махсус шигыре бар:

Сабый чаклар гөрләвектәй

Еракларга акты микән?

Туган өйдә күргән төшләр

Әле булса татлы микән? ( « Туган өем»)

Әдипнең шигырьләрендә өзлексез яңгырый торган берничә олы хис, шуларны сугарган үтәли мотив бар: ул – анага мәхәббәт, туган якка тугрылык. Бу

---16---

үзенчәлекне аның иҗатын күздән кичергән каләмдәшләре дә билгеләп үтә.

Р.Миңнуллин шигырьдән - шигырьгә туган ягының нечкә серләрен ача бара. Шигъриятендәге өчке бөтенлек авторның бу төркем шигырьләрендә күзгә бәрелеп тора:

Хәтта Сөн үзе дә тора

Чишмә суыннан гына

Үкенмим шуңа – тугач та

Сөндә юылганыма.

Танылган әдип Гыйлемдар Рамазанов 1986 нчы елда Роберт Миңнуллин иҗаты турында түбәндәгечә язган:«Туган җир һәм Газиз ана. Бу ике төшенчә-шигъриятнең терәк нокталары, төп темалары ул. Әнкәй белән туган җир, туфрак бер-берсенә аерылгысыз булып бәйләнгән төшенчәләр. Туган як һәм иң кадерле кеше–ана турында шигырь язмаган шагыйрьне табу мөмкин түгелдер.Шулай да Роберт - бу темаларга иң күп һәм иң җимешле язучы шагыйрьләребезнең берсе. Авторның йөрәгеннән чыккан ихлас сүзе, әлбәттә, укучы йөрәгенә дә барып җитә, җылы тойгылар уята.»

Бөтен татар халкы – шагыйрьнең укучылары. Аның үзәген өзгән төп мотивтатар язмышы. Бу мотивны ул төрле яклап кичерә, аны төрле контекстта яктырта. Халкына кагылышлы яман сүз дә, хуплау сүзе дә аның сизгер колагыннан читтә калмый. «Кага халкым тузаннарын» дигән шигырендә ул болай яза:

Бар дөньяны ничә гасыр

Татар белән өркеткәннәр,

Бармак төртеп күрсәткәннәр,

Кушаматлар беркеткәннәр.

Безнең хакта хөрмәт белән

Кемнәр әйтер әле тагын?!

Безнекеләр әйтә белмәс –

Ә син әйттең, Тэтчер ханым!

---17---

Син әлбәттә, артыграк та

Безне күтәргәнсең бугай.

Синең алтын сүзләреңне

Ишеткәндер әле Ходай!

Әлеге юлларда шагыйрь татар халкының дөньядагы тоткан урынын, аңа карата мөнәсәбәтен, тирән борчылу белдерә, башка халыкларга карата мәрхәмәтле

булуын күрсәтә.

Үз милләте белән горурлану хисләрен автор «Без татар балалары» исемле

шигырендә ачык чагылдыра:

Кирәк безгә егетләрнең

Арыслан кебекләре.

Без нәкъ шундый арысланнар,

Без – татар егетләре!

Татар милләте вәкилләрен шагыйрь арысланнар белән чагыштырып күрсәтә, үз милләте вәкилләрен горур һәм милләтнең киләчәге якты булуына инанып шундый юллар иҗат итә.

Милләт темасы шагыйрьдә төрле яклап ачыла. Ул – халкындагы яшәү -алгарыш көчен, аның нигезен, чишмәләрен барлый. Сабантуй батырларында Р.Миңнуллин халык яшәүчәнлегенең ныклы терәген күрә:

Батыр татар малайлары! –

Иң зур шатлык минем өчен.

Алар барда җаным тыныч

Халкым өчен,

Илем өчен.

Батырлык һәм батырлар темасын Р.Миңнуллин кайта-кайта эшкәртә:

Ә халыкка кирәк батырлары! –

Була алмый батырларсыз халык.

Туган илем нишләр, халкым нишләр,

---18---

Яу кырында батырларсыз калып?!

Мәхәббәт темасы Р.Миңнуллинның шигырь китапларында зур урын били. Яшьлек хисләре, беренче мәхәббәт, кызлар һәм егет горурлыгы, әрнәүле хатирәләр, эзлекле тугрылык...Бу зур төркем шигырьләрдә шагыйрьнең үз дөньясы, үз күңел тирәнлеге һәм кешелек дәрәҗәсе гәүдәләнә. Р.Миңнуллин шигырьләренең лейтмотивы – ул тик берәүгә тугрылык, бер мәхәббәт, бердәнбер хис.

Соңгы поезд...соңгы сөю...

Ул көтеп тормаячак.

Сизәм, сизәм – өлгермәсәм,

Башкасы булмаячак! («Оныт»)

Мәхәбәттә кануннар юк.

Тик менә хәзергесе…

Шулай да буласы килә

Кемнеңдер кадерлесе. («Мәхәббәттә кануннар юк»)

Әлеге шигырь юллары кешенең иң изге хисләренең берсе булган темага багышланга. Роберт Миңнуллинның мәхәббәт шигырьләре - саф та,ягымлы да. Алар кайсы ягы беләндер назлы җилне хәтерләтә. Укыганда да алар кемдер язган шигырь булып түгел, ә табигый рәвештә үзеңдә туып, үзеңдә яшәгән уйлар- кичерешләр агышы булып тоела.

Син минем җанымны

Газаптан арындыр!

Син минем беренче

Һәм соңгы ярымдыр. («Беренче ярым»)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]