Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Kitab_at-Tarbia_kniga_o_vospitanii_-_Kayum_Nasyri_tat_yaz

.pdf
Скачиваний:
11
Добавлен:
17.03.2016
Размер:
409.41 Кб
Скачать

КАЮМ НАСЫЙРИ КАЮМ НАСЫРИ

КИТАБ—ӘТ—ТӘРБИЯ

КНИГА О ВОСПИТАНИИ

КАЗАН ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ

1992

КАЗАНЬ ТАТАРСКОЕ КНИЖНОЕ ИЗДАТЕЛЬСТВО

1992

ББК 74.9 Н31

Каюм Насыйри Н31 Китаб−ҽт-тҽрбия. −Казан: Татар. Кит. Нҽшр., 1992. −144 бит.

ISBN 5−298−01152−7

Татар китабының 270 еллыгына багышлана.

Посвящается 270-летию Татарской книги.

...Тҽрбия кыйлмак вҽ тҽрбия итмҽк дигҽн сүз фҽкать ашатып-эчертеп үстермҽк мҽгънҽсендҽ генҽ түгелдер, бҽлки ашатып-эчертеп үстермҽк, вҽ баланың холкын, фигылен ислах кыйлмак вҽ тҿзҽтмҽк, вҽ, хайванидан чыгарып, инсаният чыгарып, инсаният дҽрҽҗҽсенҽ китермҽк, вҽ тҽгълим бирмҽк, вҽ үгрҽтмҽк, вҽ укытмак, вҽ ҽдҽп нигезе бирмҽк мҽгънҽсендҽдер. Ошбу китабта зикер кыйлыначак хикҽятлҽр, вҽгазьлҽр вҽ нҽсихҽтлҽр һҽммҽсе, вҽ бу рисалҽнең һҽрбер кҽлимҽсе − бер тҽрбиядер, шул җҽһҽттҽн "Тҽрбия китабы" дип ат бирдек.

БЕРЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер хҽким балаларга шуйлҽ нҽсихҽт бирде ки: «Ҽй җаннарым, угланнарым, нҽсихҽтне ишетегез — һҿнҽр үгрҽнегез. Дҿньяның милкенҽ вҽ дҽүлҽтенҽ ышанырга ярамас. Алтынкҿмеш — сҽфҽр кешесенҽ хҽтҽрдер; вҽ йорт-йир кешесенҽ дҽхи хҽтҽре бар: я угры алып китҽр, яки утка янып китҽр. Ҽмма һҿнҽр — бер агым судыр, вҽ ышанычлы дҽүлҽтдер. Һҿнҽр иясе ҽгҽр дҽүлҽттҽн тҿшсҽ дҽ, кайгы юк. Имде, ҽй угыл, бу урында максуд бер хикаять түгелдер. Син дҽ шулай ук һҿнҽр үгрҽн, тҽрбия үгрҽн, гыйлем үгрҽн».

ИКЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Аксакаллардан берсенҽ бер адҽм шикаять кыйлды ки: «Фҽлҽн кеше, минем бозык эшлҽремне сҿйлҽп, фҽлҽн йирдҽ мине яманлаган»,— диде. Ул аксакал ҽйтте ки: «Син аның яхшы эшлҽрен сҿйлҽп, аны оятлы ит»,— диде. Бу дҽхи сиңа бер тҽрбиядер. Ҽй угыл, һҽрбер хикҽяттҽн бер мҽгънҽ фҽһем иткҽйсҽн ки, аңсыздан, берҽү сине бер йирдҽ яманлаган булса, аңар каршы син аны макта. Шаять ки ул үзе дҽ, адҽм булса, инсаф итҽр вҽ оялыр..

ӨЧЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер падишаһның берничҽ углы булып, араларыннан берсе — зҽгыйфь, кыска буйлы, кечкенҽ нҽрсҽ иде. Гайрелҽре озын буйлы, матур йҿзле иделҽр, ҽмма аталары ул углына нҽфрҽт вҽ кимсетү белҽн карар иде. Ул углы бер зиһен иясе вҽ мҽгърифҽтле бала иде. Ҽйтте: «Ҽй ата, гакыллы тҽбҽнҽк надан озыннан яхшырак түгелме? Һҽрнҽрсҽнең кыйммҽте күлҽменҽ карап йҿрмҽйдер. Мунча ташы бик ире, йҿге бер тҽңкҽ, энҗе бик вак, мыскалы ун тҽңкҽ»,— диде. Аталары вҽ дҽүлҽтнең зур кешелҽре барчасы кҿлештелҽр вҽ тҽхсин кыйлыштылар... Бҽс, ҽй угыл, гыйлем вҽ мҽгърифҽт дигҽн нҽрсҽ буйга вҽ кыяфҽткҽ карап булмайдыр.

БИШЕНЧЕ ТӘРБИЯ

1Локман хҽкимнҽн сорадылар: «Син хикмҽтне кемнҽн үгрҽндең?» — диделҽр. Ҽйтте: «Күзсез кешелҽрдҽн үгрҽндем, чҿнки алар аяк басасы урынны күрмҽенчҽ аяк басалар»,— диде...

Ҽй угыл, монда сиңа тҽрбия шулдыр ки, Локман хҽкимнең сүзен яхшы фҽһем итеп кара, ягъни ул: «Күзсезлҽр, аяк басасы урынны күрмҽенчҽ, я абыналар, яки тҿртелҽлҽр, яки екылалар, шулай ук аңы юк кешелҽр вҽ наданнар — сүзнең урынын белмҽй сҿйлҽшҽлҽр, вҽ ахырын уйлап сҿйлҽшмҽйлҽр. Аларның наданлыкларын күрдем дҽ хҽким булдым»,— диде.

АЛТЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Олуглардан бер адҽм үзенең углын бер галим остазга тҽгълим вҽ тҽрбия ҿчен тапшырды. Вҽ ҽйтте ки: «Ҽй остазе камил, ошбу баланы тҽрбия кыйл вҽ укыт ки, галим вҽ гакыйл булсын»,— диде. Берничҽ вакыт бу баланы остаз тҽрбия кыйлды вҽ укытты. Ҽмма һичбер гыйлем ҽсҽр кыйлмады. Ул баланы атасына кайтарып йибҽрде. Ҽйтте: «Бу бала, һичбер белемгҽ сҽлҽтле түгелдер, хҽтта үземне диванҽ кыйлды»,— диде...

ҖИДЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер падишаһ диңгездҽ бер кҿймҽдҽ сҽфҽр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы

1 Нҽшрияттан: 4, 32, 47, 101, 109, 110 нчы тҽрбиялҽр ниндидер сҽбҽплҽр белҽн Каюм Насыйриның беренче (гарҽпчҽ) басмаларына да кертелмҽгҽн булган.

кҿймҽгҽ утырганы юк, имеш. Вҽ кҿймҽнең мҽшҽкатен күргҽне юк, имеш. Куркып еглап утырыр, дер-дер калтырар. Никадҽр җуатып карадылар, еглаудан һҽнүз туктамай. Падишаһ дҽхи хафа булды. Анда бер хҽким бар иде, ҽйтте: «Ҽй ҽфҽнделҽр, ҽгҽр боерсаңыз, мин бер хҽйлҽ кыйлаем: шаять сабыр итҽр»,— диде. Падишаһ ҽйтте: «Белгҽнеңне эшлҽ»,— диде. Бҽс, хҽким ҽмер итте. Бу егетне бҽйлҽп дҽрьяга аттылар, бер-ике мҽртҽбҽ чумдырып, янҽ кҿймҽгҽ алдылар. Бу егет үлемнҽн терелеп кайткан кебек хҽйран булып, бер дҽ дҽшмҽенчҽ утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ моны бик тҽхсин кыйлып, хҽкимгҽ ҽйтте: «Я хҽким, монда ни хикмҽт бардыр?» Хҽким ҽйтте: «Ул егет ҽүвҽл кҿймҽнең мҽшҽкатен вҽ су сҽфҽрен күргҽне юк, янҽ суга батуны белгҽне юк, вҽ кҿймҽдҽ сҽламҽт йҿрүнең кадерен белгҽне юк, имеш»,— диде. Монда сиңа тҽрбия шулдыр, ҽй угыл, шулай ук адҽм Гафиятнең вҽ сҽламҽтлекнең кадерен бер михнҽткҽ дучар булгач белҽдер.

СИГЕЗЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер падишаһ углының атасыннан калган күп хҽзинҽсе бар иде. Киң күңеллелек вҽ җумартлык кулын ачты, вҽ үзенең гаскҽр халкына вҽ үз дҽүлҽте кешелҽренҽ ниһаятьсез хҽзинҽлҽр түкте. Бервакытны бер ахырын уйламаучы киңҽшчесе нҽсихҽт ҽйтте: «Ҽй шаһзадҽ, элкеге падишаһлар бу хҽзинҽне иҗтиһад белҽн хасил иткҽннҽрдер, вҽ бер мҽслихҽт ҿчен хҽзерлҽгҽннҽрдер. Син азрак кысыбрак тот, вакыйгалар алдадыр, хҽзинҽнең хаҗҽт вакыты килер»,— диде. Шаһзадҽ аның мҽслихҽтен мҽгъкуль күрмҽде... «Ни була, ашармын, эчҽрмен, бирермен, мин ул хҽзинҽгҽ каравылчы булганым юк»,— диде. Ҽй угыл, урынсыз саранлык кыйлырга да ярамый.

ТУГЫЗЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Ике туган бар иде. Бере падишаһ хезмҽтендҽ булып гомер кичерер иде. Бере — үзенең кул кҿче белҽн табыш итеп тереклек кыйлыр иде. Бервакытны ул падишаһ хезмҽтендҽге бай туганы ҽйтте: «Ҽй туганым, ник падишаһ хезмҽтенҽ кермҽйсҽн? Таки каты хезмҽтлҽрдҽн котылыр идең»,— диде. Ул туганы ҽйтте: «Син ник кул кҿчең белҽн тереклек кыйлмайсҽн? Таки хезмҽт хурлыкыннан вҽ кимсетелүдҽн котылыр идең. Хҽкимнҽр ҽйткҽннҽрдер ки, үз икмҽгеңне ашап ҿйеңдҽ утыруың, кеше хезмҽтендҽ алтын кҽмҽр баглавыңнан артыкракдыр...» Үз кҿчең белҽн тапкан бер тиенең кеше кҿче белҽн хасил булган мең тиеннҽн бҽрҽкҽтлерҽкдер.

УНЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Нуширван падишаһ сараенда бер груһ хҽкимнҽр бер мҽслихҽт хосусында сҿйлҽшеп утырырлар иде. Ул мҽҗлестҽ Бҿзҽрҗҿмһҿр һҽм бар иде. Ҽмма ул һич сүз дҽшмҽенчҽ сҿкүт кыйлып утырыр иде. Ҽйттелҽр: «Я, Бҿзҽрҗҿмһҿр, син бу хосуста безнең сүземезгҽ бер дҽ катышмайсҽн»,— диделҽр. Бҿзҽрҗҿмһҿр ҽйтте: «Вҽзирлҽр — табиблардыр: авыру түгел кешегҽ дару бирмҽйлҽр. Мин күрҽмен ки, сезнең фикерегез растдыр, бу тҽкъдирдҽ минем катышуымның хикмҽте бер дҽ юкдыр»,— диде. Ҽй угыл, Бҿзҽрҗҿмһҿрдҽн сиңа тҽрбия шулдыр ки, хҽкимнҽр булып хҽкимнҽр урынсыз йирдҽ кеше сүзенҽ катышмадылар. Кешенең сҿйлҽшҽ торган сүзен кисеп сүз ҽйтмҽк — начар холыкдыр. Ҽгҽр кеше сүзенҽ катышмакчы булсаң, мҽҗлесдҽшлҽрең сүздҽн туктаган арада сүзгҽ катышкайсҽн.

УНБЕРЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Искҽндҽр Румидан сорадылар: «Мҽшрикъ вҽ мҽгъриб иллҽрен ничек итеп алдың. Элкеге падишаһлар никадҽр гаскҽр вҽ акча, вҽ хҽзинҽ түгеп тҽ алалмаганнар иде»,— диделҽр. Искҽндҽр ҽйтте: «Һҽр мҽмлҽкҽтне алдым, халкын рҽнҗетмҽдем. Вҽ элгҽре падишаһларны изгелектҽн гайре нҽрсҽ белҽн зекер кыйлмадым»,— диде. Ҽй угыл, имде күрдең, ниндҽен тҽрбияле кешелҽр бар, имеш. Хилем вҽ йомшаклык белҽн бҿтен мҽмлҽкҽтне яулап алалар; хилем вҽ йомшак сүзле булырга тиеш: гҽрчҽ дошманың булса да, изгелектҽн гайре зекер кыйлмагайсҽн.

УНИКЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Олуглардан берҽү бер падишаһтан сорады: «Фҽлҽн дҽрвиш хакында ни ҽйтҽсҽн? Бҽгъзелҽр аны хурлыйлар»,— диде. Ул падишаһ ҽйтте: «Мин тышкы яктан караганда гаеп күрмҽймен, ҽмма эче, күңеле — билгесездер. Шуңа хҿкем итҽ алмаймҽн»,— диде. Ҽй угыл, фҽкать үзеңнең шигең белҽн генҽ: «Бу кеше фҽлҽндер»,— дип, кеше ҿстенҽ гаеп исбат итмҽк хатадыр. Моны явызлык диерлҽр, хҽрам эшдер, моннан саклан.

УНӨЧЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Шҽех Сҽгъди ҽйткҽн икҽн: «Хаҗда Габделкадыйр Гилянины күрдем. Кҽгъбҽгҽ башын куеп яткан: «Ҽй ходаем, гафу кыл! Ҽгҽр гафу итмҽсҽң, кыямҽттҽ күзсез итеп каберемнҽн кубар: изге кешелҽр арасында оятка калганымны күрмҽсҽм иде!» — дип такмаклый икҽн. Ҽй угыл, дҿньяда бер кечкенҽ генҽ гаебеңне дҽ кешелҽр күзенҽ күрсҽтергҽ ояласың. Кыямҽттҽ, пҽйгамбҽрлҽр, изгелҽр һҽм бҿтен дҿнья халкы күз алдында гаеплҽреңне һҽм гҿнаһларыңны йҿзеңҽ бҽрсҽлҽр, анда бит качарга урын булмаячак. Инде сиңа тҽрбия булыр: ахирҽттҽ йҿзеңҽ чыгарлык гаепне эшлҽмҽ. Габделкадыйр Гиляни кебек изге кешелҽр шул кадҽр курыкса, сиңа, миңа — ни кала?! Иманлы булу фарыздыр.

УНДҮРТЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Изгелҽрдҽн бер адҽм бер падишаһны тҿшендҽ күрде — оҗмахта утырыр. Вҽ дҽхи бер фҽкыйрь суфыйны күрде — җҽһҽннҽмдҽ газапта, имеш. Сорады: «Бу падишаһ бу дҽрҽҗҽне ни белҽн тапты да, бу фҽкыйрь суфый бу түбҽнлеккҽ ни сҽбҽпле тҿште? Без моның хилафын уйлайдыр идек»,— диде. Ҽйттелҽр: «Падишаһ — фҽкыйрьлҽрне вҽ дҽрвишлҽрне сҽүгҽн ҿчен оҗмахлык булды. Ҽмма бу фҽкыйрь — падишаһларга якынлыгы сҽбҽпле җҽһҽннҽмлек булды»,— диделҽр.

УНБИШЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Юнан вилаятендҿ бер кҽрванны талап, хисапсыз малларны алып киттелҽр. Сҽүдҽгҽрлҽр бик еглаштылар, аллаһе тҽгалҽдҽн ярдҽм телҽделҽр. Ни файда. Ул кҽрван эчендҽ Локман хҽким бар иде. Берҽү ҽйтте: «Я хҽким, ул угрыларга берничҽ хикмҽт кҽлимҽлҽре ҽйтче, таки малларымызны кайтарып бирсеннҽр»,— диделҽр. Локман ҽйтте: «Аларга хикмҽтнең тҽэсире тимҽс»,—диде. Ягъни кара күңелгҽ хикмҽт вҽ вҽгазь ҽсҽр итеб, ташка кадак кагып булмайдыр, диде...

УНАЛТЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Локман хҽкимнҽн сорадылар: «Син ҽдҽпне кемнҽн үгрҽндең?»— диделҽр. Локман ҽйтте: «Ҽдҽпсезлҽрнең ҽдҽпсезлеген күреп, үземҽ килешмҽгҽн кебек булды да, һаман андаен фигыльлҽрдҽн саклана килдем, ҽдҽпле булдым»,— диде. Ҽй угыл, гакыллы балага атлам саен гыйбрҽтлҽр бар, вҽгазьлҽр бар, мҽгърифҽт хасил итҽ күр.

УНҖИДЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Хикаять кыйлынмышдыр ки, бер дҽрвиш кичендҽ бик күп тҽгам ашап, сҽхҽргҽ кадҽр бертуктаусыз намаз укый, имеш, диделҽр. Моны бер гакыл иясе ишетеп ҽйтте: «Ҽгҽр, бичара, ярты кадак икмҽк ашап ятып йокласа, күп артык булыр иде». Ҽй угыл, корсакны күп тутырмак файдага түгелдер.

УНСИГЕЗЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Шҽех Сҽгъди сҿйлҽгҽн икҽн: бер сҽфҽремез вакытында, ялда, тҿн урталарында уянып китсҽм, ни күзем белҽн күрим: бер юлдашыбыз, бер читтҽрҽк, җырлап-елап, шигырьлҽр ҽйтеп, күзен дҽ йоммастан тҿнне уздырды. «Бу ни хҽл тагы?!» — дип сорадым. Ҽйтте: «Былбылларны

күрдем: куактан куакка очып, аһ-зар кылалар. Киеклҽр — таулардан ҽрнүле авазлар салалар. Бакалар — суда иңрилҽр. Тҿрле җанварларның шау-шуыннан урманнар гҿрлҽп тора. Шундый фикергҽ килдем: барлык җан иялҽре, киеклҽр, кошлар, йокламастан зикер-тҽсбих ҽйткҽн бер вакытта, минем изрҽп йоклап ятуым аңкаулык булмасмы?» — диде.

УНТУГЫЗЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Бик озак заманнар бер урманда үлҽн вҽ яфрак белҽн тҽрбиялҽнеп тереклек кыйлгучы бер дҽрвиш бар иде. Бер падишаһ ул дҽрвишкҽ хҽлен белергҽ барды. Ҽйтте: «Я шҽех, ҽгҽр мҽслихҽт күрсҽң, шҽһҽрдҽ тор, сҽнең ҿчен урын хҽзерлҽем, тыныч вҽ рҽхҽт гыйбадҽт кыйлып ятыр идең»,— диде. Дҽхи дҽ синең бҽрҽкҽтле нҽфесең белҽн файдаланыр идек. Вҽ һҽм сҽнең изге гамҽллҽреңҽ безлҽр дҽ иярер идек диде. Дҽрвиш кабул итмҽде. Дҽүлҽтнең зур кешелҽре падишаһка ҽйттелҽр: «Мҽслихҽт шулдыр ки, берничҽ кҿннҽргҽ ул дҽрвишне шҽһҽргҽ китереп, бераз кунак итеп караек, кҽефенҽ хуш килеп бҽлки торырга да разый булыр»,— диделҽр. Бҽс, теге дҽрвишне шҽһҽргҽ чакырып китерделҽр, бер сарайда үзенҽ хас бер урын хҽзерлҽделҽр. Анда шундый гүзҽл вҽ хозур ки, ҽгҽр мҽет керсҽ дҽ хҽят табар. Падишаһ ул дҽрвишнең хезмҽтенҽ бер чибҽр йҿзле кҽнизҽк йибҽрде, янҽ гүзҽл сыйфат бер егет йибҽрде. Аннан соң ул дҽрвиш лҽззҽтле ризыкларны татып карый башлады. Лҽтыйф вҽ йомшак киемнҽрне кия башлады. Вҽ татлы эчемлеклҽр белҽн, вҽ хуш исле җимешлҽр белҽн тҽрбиялҽнҽ башлады. Вҽ кҽнизҽкнең гүзҽллегенҽ тамаша кыйлып күз сала башлады. Бервакытны падишаһ ул дҽрвишне күрмҽгҽ карар кыйлды. Килеп күрде ки, дҽрвишемез элгҽреге дҽрвишлек сыйфатыннан чыкмыш; куллары агармыш, йҿзлҽре кызармыш, үзе вҽ нҽфесе симермеш — җефҽк мендҽрлҽргҽ таянмыш, ай йҿзле бер кҽнизҽк хезмҽтенҽ тормыш, тависдай бер егет баш очында җилпҽзҽ тотмыш. Падишаһ хҽйран булды. Ҽйтте: «Бу ике таифҽне, ягъни голяманы вҽ дҽрвишлҽрне мин дуст тотадыр идем»,— диде. Бер вҽзир ҽйтте: «Ҽй падишаһым, голямага алтын бир, таки гайрелҽр һҽм галим булырга җҿрьҽт итсеннҽр. Дҽрвишлҽргҽ щундаен нҽрсҽ бир ки, урыннарында дҽрвиш булып калсыннар»,— диде, ягъни лҽззати дҿньядан алар юнҽлеш алмасыннар димҽкдер.

ЕГЕРМЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Мисыр шҽһҽрендҽ ике ҽмирзадҽ бар иде. Берсе гыйлем үгрҽнде, берсе мал җыйды, бай булды. Ул берсе голяма булды, бу берсе — финанс министры булды. Бҽс, бу бай булганы галим булганына кимсетү күзе белҽн карар иде вҽ ҽйтер иде: «Мин солтанлыкка ирештем, син һаман бер ноктада торасҽн»,— диде. Галим ҽйтте: «И туганым, аллаһе тҽгалҽгҽ шҿкер итмҽк минем тарафымдадыр, чҿнки мин пҽйгамбҽр мирасын таптым, ҽмма син фиргавен мирасын алдың»,— диде. Ҽй угыл, бу кыйссадан сиңа тҽрбия шулдыр ки, канҽгать кирҽк. Гыйлем, ҽлбҽттҽ, пҽйгамбҽр мирасыдыр.

ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Гаҗҽм падишаһларыннан бер падишаһ бер оста табибны пҽйгамбҽр галҽйһессҽлам хезмҽтенҽ йибҽрде. Ул табиб ничҽ еллар гарҽб иллҽрендҽ торды. Һичбер кеше моңар: «Миңа дҽва кыйл»,— дип, янына килмҽде. Бер кҿн ул табиб пҽйгамбҽр галҽйһессҽлам янына килеп шикаять кыйлды. «Фҽлҽн кадҽр кҿннҽр монда торамын, һичкем миңа илтифат кыйлган кеше юк»,— диде. Пҽйгамбҽр галҽйһессҽлам ҽйтте: «Бу халыкның гадҽтлҽре шулдыр ки: ашыйсылары килми торып — һич тҽгам ашамаслар, вҽ тамаклары туймас борын тҽгамнан кул тартырлар, ягъни тҽгам туйганча ашамаслар»,— диде. Табиб ҽйтте: «Сыйхҽтне булдырмак нҽрсҽ шул лабаса»,— дип, йир үпте дҽ китте. Имде, ҽй угыл, бу хикҽят тҽрбияңне йиткердеме? Имде корсагың тулганча ашама, сыйхҽттҽ булырсҽн, аз белҽн канҽгать кыйл.

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер адҽм гомерендҽ ничҽ мҽртҽбҽ тҽүбҽ кыйлды, һаман тҽүбҽсен сындырды. Аксакаллардан берҽүгҽ моны шикаять кыйлды: «Тҽүбҽмне тота алмаймын, гаҗизмҽн»,— диде.

Ул аксакал ҽйтте: «Мин шуйлҽ гҿман кыйламын ки: син күп ашарга гадҽтлҽнгҽнсҽн, нҽфесне җиңмҽк бик читен эшдер. Син нҽфесне тҽрбия кыйлсаң, ул сине шуйлҽ зынҗырлар ки, бервакыт сине йыргар»,— диде. Бҽс, ҽй угыл, нҽфсең симергҽн саен, ул сине һҽлакҽткҽ тартыр. Дҿньяда баһадир шул кешедер ки, — нҽфесен җиңҽр.

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Ишеттем ки, бер фҽкыйрь дҽрвиш ачлык утына кҿйгҽн, бер-берсе ҿстенҽ җамаган кием кигҽн... Дустларыннан берсе ҽйтте: «Ник утырасҽн? Ошбу шҽһҽрдҽ фҽлҽн кеше бар, мохтаҗларның хаҗҽтен үтидер. Ҽгҽр синең дҽ халеңне белсҽ, халеңҽ шҽфкать кыйлыр иде»,— диде. Ул фҽкыйрь ҽйтте: «Тик тор. Фҽкыйрьлектҽ үлмҽк, кешегҽ хаҗҽт белҽн бармактан хҽерлерҽкдер»,— диде.

ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Хорасан вилаятендҽ ике дҽрвиш бар иде, бер-беренҽ юлдаш булып сҽфҽргҽ чыктылар. Бере бик зҽгыйфь иде, руза тотып ике кҿнгҽ бер мҽртҽбҽ авыз ачар иде. Бере куҽтле иде, кҿн дҽ ҿч мҽртҽбҽ тҽгам ашар иде. Бер шҽһҽргҽ керделҽр. Ул шҽһҽрдҽ боларны, сез шымчыларсыздыр дип, тотып хакимнҽренҽ илттелҽр, бер ханҽгҽ яптылар. Ике җомга тикшергҽннҽн соң белделҽр ки, гҿнаһсыз адҽмнҽр, имеш. Чыкарып йибҽрергҽ ҽмер булды. Зинданханҽнең ишеген ачып керделҽр, күрделҽр ки, куҽтле дигҽне җан тҽслим кыйлмыш. Зҽгыйфьне карадылар, зҽгыйфь дигҽне — җанын сҽламҽт асрамыш. Моңар бик гаҗҽпкҽ калдылар. Бер хҽким ҽйтте: «Ҽгҽр моның хилафы вакыйг булган булса, гаҗҽп булыр иде. Чҿнки ул берсе — күп ашаучы икҽн, озак ачлыкка тҽкать тота алмаган, үлгҽн. Ҽмма икенчесе — бер сакланучан адҽм, имеш, үзен саклаган вҽ сабыр кыйлган, сҽламҽт калган,— диде. Ҽй угыл, нҽфесен бик тҽрбия кыйлган кеше катылыкка чыдамыйдыр.

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Хҽкимнҽрдҽн бер адҽм үзенең углын күп ашаудан тыйды. Ҽйтте: «Ҽй угыл, күп ашау кешене сырхау итҽдер, күп ашама»,— диде. Углы ҽйтте: «Ҽй ата, ачлык кешене үтерҽдер, фҽлҽн кеше ач үлгҽн дилҽр, күп ашап үлде дигҽнне ишеткҽнем юк». Атасы ҽйтте: «Алай да, углым, үлчҽү белҽн ашамак кирҽк. Күп ашау адҽмне үтермҽсҽ дҽ, күп яхшылык та күрмҽйдер. Вҽ исраф буладыр, исраф хҽрамдыр»,— диде. Бу кыйссадан сиңа бер тҽрбия хасил булсын ки, китап ҽйткҽн сүзне күңелеңҽ сеңдер.

ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Бер фҽкыйрь бервакытны бик мохтаҗ булып калды. Дустларыннан берсе ҽйтте: «Фҽлҽн кеше бик бай вҽ нигъмҽт иясе адҽмдер, ҽгҽр синең мохтаҗ икҽнеңне белсҽ, шаять шҽфкать кыйлыр»,— диде.

Бу фҽкыйрь ҽйтте: «Бҽлки шулай булыр иде, ҽмма мин аны белмҽймен»,— диде. Ул кеше ҽйтте: «Ҽйдҽ, мин үзем күрсҽтҽем аны сиңа»,— диде. Бергҽ бардылар. Бу фҽкыйрь, барып йиткҽч, ишегалдында берҽүне күрде: иреннҽре салынган, күңелсез вҽ хафа утырыр. Бу фҽкыйрь бер сүз ҽйтмҽенчҽ кайтып китте...

ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Муса галҽйһессҽлам бер фҽкыйрьне күрде: ялангач, киеме юклыктан, комга күмелеп яткан. Фҽкыйрь ҽйтте: «Йа, Муса, дога кыл — аллаһ тҽгалҽ миңа байлык бирсен, бу фҽкыйрьлегемҽ чыдарлыгым калмады»,— диде. Муса галҽйһессҽлам дога кыйлды. Аз вакыт эчендҽ аллаһ тҽгалҽ теге фҽкыйрьне бай итте.

Беркадҽр вакыт үткҽч, Муса галҽйһессҽлам аның белҽн тагын очрашты. Бер җирдҽ күп халык тупланган, шау-гҿр килҽ. Муса галҽйһессҽлам сорады: «Бу ни тавыш, ни хҽл булды?» Ҽйттелҽр: «Бу — фҽлҽн кеше, күп эчеп исергҽн дҽ, сугышып, бер кешене үтергҽн. Аны, хҿкем итеп, җҽза мҽйданына алып баралар». Муса галҽйһессҽлам аллаһ тҽгалҽнең хикмҽтлҽренҽ

хҽйран калды. «Кара инде, уйламый дога кылганмын»,— дип үкенде, тҽүбҽ итте.

ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Шҽех Сҽгъди хикаять кыйлмышдыр хис «Замананың үзгҽрүеннҽн һҽнүз еглаганым вҽ шикаять кыйлганым юк иде. Мҽгҽр бервакытны аягыма кияргҽ юк иде, аякларым ялангач, Күфҽ мҽсҗеденҽ килдем. Бер аяксызны күрдем, вҽ аллаһе тҽгалҽгҽ шҿкер вҽ сҽна кыйлдым, вҽ аягым ялангачлыгына сабыр кыйлдым»,— диде. Имде, ҽй угыл, бу кыйссадан сиңа бераз тҽрбия бирҽем.

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Бер кҿчсез, зҽгыйфь балыкчының кармагына бик зур балык элҽкте. Балыкчы ул балыкны тартып чыгара алмады: куҽте җитмҽде. Балык кармакны ҿзеп качты. Башка балыкчылар, моны күреп, ҽрлҽделҽр һҽм шелтҽлҽделҽр: «Һи, ачык авыз, кармагыңа элҽккҽн шундый балыкны ычкындырдың!» — диделҽр. Балыкчы ҽйтте: «Ҽй, егетлҽр, миңа Насыйб булмаган булгач, мин нишли алам? Һҽм балыкның да кҿне бетмҽгҽн»,— диде.

Балыкчы — насыйб булмаган балыкны тоталмый. Балыкның ҽҗҽле җитмҽсҽ, кармакка элҽкми.

Шулай инде, халык арасында гел фҽкыйрь шелтҽгҽ тарый.

УТЫЗЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Бер сҽүдҽгҽр үзенең сҽүдҽсендҽ мең алтын зарар итте вҽ углына ҽйтте: «Ҽй угыл, бу серне кешегҽ ҽйтергҽ кирҽкмҽс»,— диде. Углы ҽйтте: «Ҽй ата, фҽрман сҽнеңдер. Вҽ лҽкин бу серне яшерүдҽн безгҽ ни файда булыр?» Атасы ҽйтте: «Таки ике кайгы булмасын дип ҽйтҽмен ки, бер кайгы — хҽзинҽмез кимүе, икенче кайгы — күршелҽремезнең шҽматҽсе»,— диде. Ҽй угыл, шҽматҽ дигҽн нҽрсҽ мҽзмүм холыкдыр, шҽматҽдҽн саклан, ягъни берҽүнең кайгысын яки зарарын күреп, яки ишетеп, сҽвенмҽкне шҽматҽ диерлҽр.

УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Гакыл иясе вҽ фазыйлҽтле бер егет бар иде. Ҽмма ничҽ мҽртҽбҽ галимнҽр вҽ акыл иялҽре арасында утырыр, бер сүз сҿйлҽмҽс иде. Атасы ҽйтте: «Ҽй углым, белгҽнеңне ник сҿйлҽмҽйсҽн?» — диде. Углы ҽйтте: «Куркамын ки, ҽгҽр белгҽнемне кешегҽ белдерсҽм, галим икҽн дип, минем белмҽгҽн нҽрсҽмне сорарлар да оятлы булырмын»,— диде. Ҽй угыл, бу хикаятьтҽн сиңа файда шулдыр ки, бернҽрсҽне тҽмам нигезенҽ тҿшенеп белмҽсҽң, телеңҽ китермҽ.

УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер падишаһ үзенең углын остазга гыйлем укымага бирде. Остаз күп иҗтиһад белҽн падишаһның углына тҽгълим бирде, вҽ яман нҽрсҽлҽрдҽн тыйды, вҽ кайчак кыйнады. Бу бала, тҽкатьсезлегеннҽн, атасына кайтып шикаять кыйлды, тҽнен ачып күрсҽтте. Атасы моңар хафаланып остазны чакыртты, ҽйтте: «Ҽй остаз, гавам балаларын бу кадҽр җҽфа кыйлмайсаң икҽн, безнең баламызга бу кадҽр җҽфа вҽ җҽбер күрсҽтҽсҽн, ни сҽбҽпдер?»— диде. Остаз ҽйтте: «Ҽй падишаһ, аның ҿчен ки, гавам балаларына игътибар юкдыр; ҽмма падишаһ балалары җҽфа ни нҽрсҽ, җҽбер ни нҽрсҽ икҽнен белеп үссеннҽр. Таки падишаһ булганнан соң, җҽбер вҽ золым ни икҽнен белеп, саклансын. Ҽгҽр падишаһтан вҽ падишаһ балаларыннан җҽбер вҽ золым башланса, илдҽн илгҽ йҿртерлҽр». Вҽ олуг кешелҽрнең вҽ байларның балаларын, тҽрбия вҽ дҽ ки тҽртип бирүдҽ гавам балаларыннан артыграк карарга тиеш, ягъни узындырмаенча, тыгызрак тотып тҽрбия кыйлырга тиеш, бай дип, иркенлек кыйлырга ярамый.

УТЫЗ ДҮРТЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Ҽй угыл, балаларга тҽгълим бирсҽң, кечерҽк вакытта бик иҗтиһад кыйл, «Ҽлгыйльме фи

с-сҽгъри кҽ нҽкаши фи л-хҽҗҽри» мазмунынча2 чыбыкны нечкҽрҽк чагында бҿгү уңайракка килҽдер. Кечерҽк вакытта күп фҽннҽргҽ тҿшендермҽк кирҽк, математиканы аз-аз белдермҽк тиеш. Ҽмма бу балаларга сабак укыту хосусында сиңа яхшырак тҽрбия бирҽсем бар.

УТЫЗ БИШЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер падишаһ углын бер остазга бирде, ҽйтте: «Ҽй остаз, бу бала сҽнеңдер, үз низамыңча яхшы тҽгълим биргҽйсҽн»,— диде. Бҽс, остаз бу падишаһ баласына башка балалар белҽн бер дҽрҽҗҽдҽ белем бирде. Лҽкин падишаһ баласы гавам балалары йиткҽн дҽрҽҗҽгҽ йитмҽде. Бҽс, падишаһ шелтҽлҽмҽкче булды. Остаз ҽйтте: «Ҽй падишаһ, тҽрбия бердер, лҽкин сҽлҽтлелек башкадыр»,— диде. Бҽс, ҽй угыл, гавам балалары күбрҽк бай балаларыннан ҿлгеррҽк вҽ зирҽгрҽккҽ килҽдер. Мҽн сҽңа шуның ҿчен ҽйтҽмен, бай балаларына артыграк иҗтиһад сарыф кыйлмак кирҽк, алар бик иркҽ булалар.

УТЫЗ АЛТЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Бер гарҽп үзенең углына ҽйтте: «Бак, угыл, кыямҽт кҿнендҽ синнҽн: «Син кем углы?»— дип сорамаслар, бҽлки: «Ни гамҽл китердең?» — дип сорарлар»,— диде.

УТЫЗ ҖИДЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Шҽех Сҽгъди риваять кыйлмышдыр ки, бер фҽкыйрь адҽм бар иде, гомерендҽ бала күрмҽде, аллаһе тҽгалҽдҽн сорады: «Ҽгҽр углым булса, ошбу ҿстемдҽге киемемнҽн башка, милкемдҽ нҽрсҽ юктыр, аны сатып фҽкыйрь-фокарага ҿлҽшер идем»,— дип нҽзер кыйлды. Бҽс, аллаһе тҽгалҽ аңа бер угыл рузи кыйлды. Бик шатланып, ҽйткҽн нҽзерне тотты, фҽкыйрьлҽргҽ хҽер кыйлды. Берничҽ елдан, янҽ Шам сҽфҽреннҽн кайтканда, юлым шул шҽһҽргҽ тугры килеп, ул кешене сораштым. Ҽйттелҽр, зиндандадыр. «Ни сҽбҽпле зинданга тҿште?» — дип сорадым. «Углы бер вакытны хҽмер эчеп сугышып, бер адҽмне үтергҽн иде, һҽм шҽһҽрдҽн качкан иде. Углын тапмагач, углы урынына атасын зинданга салдылар». Ҽй угыл, ошбу заманамызда да моңар охшашлы вакыйгалар бардыр ки, ниндҽен байлар бар, балалары яшь вҽ кечкенҽ заманда, кырык-илле мең, йҿз мең белҽн сҽүдҽ кыйлгучылар. Балалары үсеп йиткҽч, фҽкыйрь вҽ мохтаҗлыкка калалар. Ул нидҽндер? Ҽлбҽттҽ, кечкенҽ вакытта балаларын яхшы тҽрбия кыйла белмҽгҽнлектҽндер.

УТЫЗ СИГЕЗЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Бер олуг галим ҽйтте: «Һҽрбер дошман, аңа яхшылык иткҽн саен, дошманлыгын киметҽ. Тик нҽфесе генҽ, үзенең талҽбен канҽгатьлҽндергҽн саен, сиңа каныга тҿшҽ».

УТЫЗ ТУГЫЗЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Хикмҽт мал дигҽн нҽрсҽ — гомерне тынычлык белҽн кичермҽк ҿчендер; түгелдер ки, фҽкать мал җыймак ҿчең. Бер гакыл иясеннҽн сорадылар. «Изге бҽхетле кемдер, дҽхи явыз бҽхетле кемдер?»— диделҽр. Ул кеше ҽйтте: «Изге рҽхҽтлелекнең галҽмҽте шулдыр ки, дҿньяда сакланучан булыр, ахирҽтне онытмас, гыйбадҽтчҽн булыр... аз сүзле булыр... хҽрамнан сакланыр, изгелҽргҽ мҽхҽббҽт итҽр, кече күңелле булыр, җумарт булыр, шҽфкатьле булыр. Ҽмма явыз бҽхетле шулдыр ки, мал җыярга хирыс булыр, нҽфесенҽ иярер, күп сҿйлҽшер...

явызларны яратып, явыз холыклы булыр, хҽйлҽкҽр булыр, шҽфкатьсез булыр, саран булыр, үлемне онытыр. Ҽй угыл, бу урында сҽңа яхшы бер тҽрбия бардыр ки, изге бҽхетле бул, явыз бҽхеттҽн саклан, монда сиңа изге бҽхет галҽмҽтлҽрен санап китерүдҽн максуд, сине изге бҽхетле кыйлмакдыр.

КЫРЫГЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Муса галҽйһессҽлам Карунга мондый нҽсихҽт бирде: «Аллаһ тҽгалҽ сиңа ихсан кылды —

2 "Яшь чакта алган гыйлем ташка чокып ясалган бизҽккҽ охшаш" мҽгънҽсендҽ.

сине бай итте. Инде син дҽ ихсан һҽм изгелек кыл»,— диде. Карун Мусаның сүзен тыңламады. Малы-мҿлкҽте белҽн аны җир йотты. Ҽй угыл, берҽү сиңа изге нҽсихҽт кылса, җаның-тҽнең белҽн аны тыңла — ул ҿйрҽткҽнчҽ гамҽл кыл.

КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Ҽй угыл, ике тҿрле таифҽ бардыр ки, файдасызга вҽ мҽгънҽсезгҽ зҽхмҽт чигҽрлҽр. Бере шулдыр ки, акча вҽ мал җыяр, үзе файдаланмас. Янҽ бере шул галимдер ки, гыйлем үгрҽнде, гамҽл кыйлмады. Бу ике таифҽ җҿмлҽсеннҽн була күрмҽ, ҽй угыл.

КЫРЫК ИКЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Һҽрбер сереңне дустыңа ҽйтмҽ, чҿнки кайдан белҽсең, бервакытны дошман булып китҽр. Дошманыңа, кулыңнан килсҽ, зарар итмҽ, бҽлки бервакытны, үзеңҽ дус булыр. Дустыңның дустына да ышаныч юк, аң бул. Ҽмма ике дошман арасында сүз сҿйлҽсҽң, белеп сҿйлҽ: ҽгҽр дуслансалар, үзеңҽ оят килмҽсен.

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Дустың белҽн сҿйлҽшкҽндҽ акрын сҿйлҽш, сҿйлҽшкҽн сүзең дошманыңа ирешмҽсен. Хҽтта бер дивар янында сҿйлҽсҽң дҽ, гакыл белҽн сҿйлҽш, таки дивар артында колак булмасын. Ҽмма дошманның нҽсихҽтен кабул итмҽк хатадыр. Лҽкин ишетмҽкнең гаебе юк, чҿнки гыйбрҽт алып гамҽл кыйлгайсҽн.

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Куҽте барында изге гамҽл кыйлмаган кеше зҽгыйфь вакытында катылык күрер.

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Ҽй угыл, йиде тҿрле кешегҽ киңҽш итмҽ. Ҽүвҽл, надан кешегҽ киңҽш итмҽ, чҿнки надан кеше, үзенең наданлыгына булышып, сине азгынлык юлына салыр. Икенче, дошманыңа киңҽш итмҽ, чҿнки дошман кеше сине һҽлакҽткҽ тартыр. Ҿченче, хасидкҽ вҽ кҿнче кешегҽ киңҽш итмҽ, чҿнки кҿнче кеше синең нигъмҽтеңҽ зыян килүен телҽр. Дүртенче, икейҿзле кешегҽ киңҽш итмҽ. Чҿнки ул кеше һҽркайчан адҽмнең ризалыгын гына карап торыр. Бишенче, куркак кешегҽ киңҽш итмҽ, чҿнки куркак кеше сиңа һичбер мҽслихҽт бирергҽ җҿрьҽт кыйлмас. Алтынчы, саран кешегҽ киңҽш итмҽ, чҿнки саран кеше мал җыярга хирысдыр, анда дҿрес киңҽш юктыр. Йиденче, малга комсыз кешегҽ киңҽш итмҽ, чҿнки нҽфес арзуына ияргҽн кеше нҽфесенҽ каршылык кыйла алмас.

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Халыкка икмҽк-тоз күрсҽтмҽгҽн кешенең үлгҽч тҽ исемен телгҽ алмаслар. Тереклеге белҽн сҿендермҽгҽн кешенең үлеменҽ дҽ бик кайгырмаслар.

КЫРЫК СИГЕЗЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Ҽй угыл, үзеңнең сихҽтеңҽ вҽ үткҽн кҿннең сҽламҽтлегенҽ масаеп вҽ алданма. Чҿнки гомереңнең вакыты аздыр, даимҽн сихҽттҽ булмакың бар. Бҽс, сихҽтнең кадерен бел, үзеңне хайван дҽрҽҗҽсеннҽн чыгар. Лҽкин сихҽтлекне саклау шартлары күпдер.

КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ ТӘРБИЯ

Ҽй угыл, сачкҽнеңне урырсың, кыйлганыңны күрерсең, ягъни изге эш кыйлсаң, изге җҽза алырсың вҽ явыз эш кыйлсаң, михнҽткҽ вҽ газапка лаек булырсың.

ИЛЛЕНЧЕ ТӘРБИЯ

Ҽй угыл, саран кеше фҽкать үз малының каравылчысыдыр вҽ варисларының

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]