Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

имтихан билетлары 9 сыйныф татар мктбе

.doc
Скачиваний:
30
Добавлен:
11.05.2015
Размер:
57.86 Кб
Скачать

Расланды. Утверждено.

Лаеш муниципаль районы На методическом Совете

милли эшләр буенча методик по национальному образованию

Совет утырышында Лаишевского муниципального

Беркетмә №1 01.03.2012 района

Протокол №4 от 01.03.2012

Примерные билеты по татарской литературе

за курс основной школы для татарских школ

Татар мәктәпләрендә татар әдәбиятыннан

төп гомуми белем мәктәп курсы өчен үрнәк билетлар

Аңлатма язуы

2011-2012 нче уку елында IX сыйныфны тәмамлаучыларга телдән имтихан шул сыйныфта өйрәнелгән һәм укучы үзе сайлаган теләсә кайсы фәннән тәкъдим ителә. Укучылар тарафыннан сайланган имтиханнар яңа һәм традицион формада уздырыла.

Татар мәктәпләрендә татар әдәбиятыннан имтиханны традицион формада уздыру өчен үрнәк билетлар “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на (К:. Мәгариф, 2010), “Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең вакытлыча дәүләт стандартларына” (Казан, 2008) нигезләнеп төзелде.

Үрнәк билетларга, җирле шартлардан чыгып, аларга үзгәрешләр кертергә, башка биремнәр белән тулыландырырга ярый.

Үрнәк билетларда укучыларның түбәндәге мәсьәләләрне белүе чагылыш таба: сүз сәнгатенең образлы табигате; тәкъдим ителгән әдәби әсәрнең эчтәлеге; классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактлары; стандартта билгеләнгән һәм программада күрсәтелгән әдәби – теоретик төшенчәләр; әдәби текстны кабул итү һәм анализлау; укыган әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү; геройларга характеристика бирү; укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү; әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

Курсны тәмамлап чыгучы укучыларның әдәбият теориясенә караган төшенчәләрне (халык авыз иҗаты, әдәби төрләр һәм жанрлар, сурәтләү чаралары (метафора, чагыштыру, эпитет, сынландыру һ.б.), сюжет һәм композиция, традиция һәм новаторлык, иҗат методлары, шигырь төзелеше, сатира һәм юмор, конфликт ) белүләре сорала. Алар билет сорауларына бәйле рәвештә, укучыларга өстәмә сорау итеп биреләләр.

Билет №1

1. Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Исемдә калганнар”- автобиографик әсәр. Бер шигырен яттан сөйләргә ( укучы үзе сайлый)

2. Матур әдәбиятның кеше тормышындагы роле. “Әдәбият тарихы” төшенчәсе.

Билет №2

1. Татар халык авыз иҗаты. Җырларга, табышмакларга, мәкальләргә хас сыйфатлар.

2. Казан университеты һәм татар укымышлылары.

Билет №3

1. Г. Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрне сөйләгез. “Алмачуар” хикәясенең сюжеты.

2. Мәхмүт Кашгарыйның “Диване лөгатет-төрк” китабы – борынгы төркиләрнең мәдәниятен, фольклор һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак.

Билет №4

1. Баллада жанрының үзенчәлеге, аңа хас сыйфатлар ( И. Юзеевның “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз Кашка турында баллада”лары).

2. Габделҗаббар Кандалыйның тормыш юлы. “Сахибҗәмал”га поэмасының үзенчәлеге.

Билет №5

1. Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе. Комедиядә көлке тудыру алымнары. Сатира һәм юмор төшенчәсе.

2. Коръән һәм татар әдәбияты.

Билет №6

1. Ф.Әмирханның “Нәҗип” хикәясе, сюжеты. Нәҗипнең эчке кичерешләре.

2. Шиһабеддин Мәрҗани - “Таңыбызның Чулпаны”.

Билет №7

1. Һади Такташның тормыш юлы, иҗаты. “Алсу” поэмасында яшәү шатлыгы, оптимизм, үзеңне бәхетле тою хисләре чагылышы. “Киләчәккә хатлар” поэмасының идеясе.

2. Кол Гали. “ Кыйссаи Йосыф”. Әсәрнең язылу вакыты, тарихы. Поэманың төзелеше. Сюжет нигезе. Идея – проблематикасы.

Билет №8

1. Мирсәй Әмирнең “Агыйдел” повесте. Яшьлек романтикасы.

2. Каюм Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты. “Әбугалисина” әсәре. Әбугалисина һәм Әбелхарис образлары.

Билет №9

1. Шәриф Камалның тормыш юлы һәм иҗаты. “Акчарлаклар” повестенда символик образлар. Гариф образына характеристика.

2. Муса Акъегетзадә. “Хисамеддин менла” әсәренең сюжеты. Романның әһәмияте.

Билет №10

1. Казан ханлыгы чорында иҗат ителгән “ Идегәй” дастанының сәнгатьчә эшләнеше.

2. Ризаэддин Фәхреддиннең тормыш юлы һәм иҗаты. “Әсма яки Гамәл вә җәза” романының әһәмияте. Романда гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.

Билет №11.

1. Дәрдемәнд шигырьләренең сәнгатьчә эшләнеше. (“Каләмга хитаб”, “Кораб”, һ.б.). Бер шигырен яттан сөйләргә ( укучы үзе сайлый).

2. Сәйф Сараиның “Гөлстан бит-төрки” әсәрендә тематик төрлелек.

Билет №12

1. Бүгенге көн балалар әдәбиятына гомуми күзәтү. Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин иҗатлары. Бер шигырен яттан сөйләргә ( укучы үзе сайлый)

2. Закир Һадиның татар әдәбиятына керткән өлеше. “ Җиһанша хәзрәт” повестенда күтәрелгән проблемалар.

Билет №13

1. Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты. “ Моабит дәфтәрләре”ннән: “Җырларым”, “Кошчык”, “Тик булса иде ирек”, “Ышанма”, “Бер үгет” шигырьләрендә сугыш чорының чагылышы. Бер шигырен яттан сөйләргә (укучы үзе сайлый)

2. Татарларда мәгърифәтчелекнең формалашуы. Татар мәгърифәтчеләре.

Билет №14

1. Ф. Кәрим – татар шигъриятенең горурлыгы. Сугыш чоры шигырьләрендә авторның әйтергә теләгән фикере. (“Ант”, “ Ватаным өчен”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар”, “Кыңгыраулы яшел гармун”)

2. Заһир Бигиевның тормыш юлы, иҗаты. “ Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романы – детектив әсәр.

Билет №15

1. Әмирхан Еники иҗатының үзенчәлеге. “Әйтелмәгән васыять” повестенда күтәрелгән проблемалар. Акъәби образына характеристика.

2. Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле, иҗаты. “Нуры содур”, “Төхфәи мәрдан” поэмаларының уртак яклары.

Билет №16

1. Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты. “Йөзек кашы” повестенең әһәмияте. Айдар, Госман образларына характеристика.

2. Суфичылык. Мәүла Колый хикмәтләре, аларның идея эчтәлеге.

Билет №17.

1. Гомәр Бәширов. “ Туган ягым - яшел бишек” повестенда хикәяләүче образы. Повестьның автобиографик әсәр булуын исбатларга. . 2.Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты. Шигырьләрендәге лирик герой образының төп сыйфатлары.

Билет №18

1. Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты. “Галиябану” драмасында конфликт. Комедия, трагедия, драма жанрлары.

2. Мифтахеддин Акмулла – гаделлек җырчысы. Хикмәтләренең төп сыйфатлары: кыскалык, тапкырлык һәм образлылык.

Билет № 19.

1 Халык авыз иҗаты. Бәетләргә хас үзенчәлекләр (“Сөембикә”, “Сак – Сок” бәетләре).

2. Татар драматургиясенең беренче адымнары. Габдрахман Ильясиның әдәби мирасы. “ Бичара кыз” драмасы: мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләре, әдәп-әхлак кагыйдәләре, иске тормыш һәм гореф-гадәтләрне тәнкыйтьләү.

Билет №20

1. Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Кәҗүл читек” хикәясенең сюжеты. Әхмәдулланың кәҗүл читек белән бәйләнешле кичерешләре.

2. Дастан җанры. “Идегәй” дастаны. Вакыйгаларның тарихи җирлеге. Геройларның реаль шәхес булуы.

Төзүчеләр: Хөсәенова К.Х. – Лаеш муниципаль районы мәгълүмати – методик үзәгенең югары категорияле методисты

Лаеш муниципаль районы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Насыйрова Ә.Х (Татар Янтыгы урта гомуми белем мәктәбе),

Габдуллина Г.Р. (Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Имәнкискә гомуми белем мәктәбе)