Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
домашнее задание-2.doc
Скачиваний:
15
Добавлен:
03.05.2019
Размер:
420.86 Кб
Скачать

домашнее задание

Тема 1. Коммуникативный, нормативный, этический аспекты культуры деловой речи.

  1. Язык и речь.

  2. Структура коммуникативного акта.

  3. Речь как реализация возможностей языковой системы. Функциональные стили.

  4. Особенности документа как речевого жанра и вида официально-делового текста: текстовые и языковые нормы.

Упражнения - Күнегүләр

1. Ознакомьтесь с отрывками из текстов и определите их стили.

1. Иртәгә сабан туе дигән кичне кем генә тыныч йоклый алды икән! Көне буе урамнан кайтып кергән юк, телең чыгардай булып арылган. Инде күзләрең дә йомылып, йоклап та барасың. Юк бит! Йоклыйм гына дигәндә, күрше малайларының сабан туена дип тектергән күлмәкләре, камзуллары, я булмаса яңа кәләпүшләре күз алдына килә. ...л

2. Мәрхүмәнең югарыдагы адреста урнашкан әйберләрен миңа тапшырыгуыгызны сорыйм. Миңа сакларга биргән әйберләрне үзләштерелгән яки югалткан өчен җаваплылык турында мин кисәтелгән. Россия ГК ның ... маддәсе миңа аңлатылды. ...

3. Шунысын да әйтергә кирәк, ул автоматлар яңалык буларак кызыксыну уятты һәм бик күп гаиләләрнең айлык, хәтта еллык бюджетын каезлый башлады. Уен автоматлары белән бәйләнгән фаҗигалар дә хәттин ашты. Мәсәлән, күршебез, улының уенчыга әверелүен күтәрә алмый, кырык сигез яшендә дөнья куйды. ..

4. Татар әдәби теленең үрнәк әйтелеше, дөреслек үлчәме буларак, сәхнә сөләме калыпка салынган, какшамас кагыйдәләргә, әйтелештәге электән килгән кагыйдәләрне катгый үтәүгә нигезләнгән. Шул ук вакытта сәхнә сөйләме көндәлек аралашу теленнән ерагаерга тиеш түгел. Дәдмәнднең “Урамнан һәм базардан чүплә сүзне” тәгъбирен искә төшерү урынлы булыр.

2. Укыгыз. К. Тинчурин үзенең «Мәрҗәннәр» дигән әсәрен ни өчен «Сакал» бүлегеннән башлап китә? Бу билге нәрсәне аңлата?

Сакалның озынлык күләме белән аның тарихы үлчәнә. Тарих ераклашкан саен, сакал да озыная бара. Сакал озынайган саен, җәмгыятьтә тоткан урыны да «зурая» бара.

Әсур, Бабил патшалары сакалларын, энҗе-мәрҗән баулары белән уратып, бизәп, кадерләп йөрткәннәр. Шуның белән дәүләтләренең зурлыгын, тәхетләренең ныклыгын күрсәтергә тырышканнар. Ислам, православие һәм башка диннәргә мич капкачы булып хезмәт иткән сакаллар да бар.

Сугыш вакытларында да, дәүләт, хуҗалык эшләрендә дә сакалга эш табылып торган. Җиңүче сакаллар җиңелгән сакалларның тетмәләрен теткәннәр. Хуҗа сакаллар эшләүче сакалларның җилкәләрен киптергәннәр. «Кая гына барсаң да, кара сакал арттан калмый!» дип, халык телендә йөргән «кара сакал» да бар.

Ата сакал, сөннәт сакал, милли сакал, сәяси сакал дигәндәй, саный башласаң, аларның ишләре, тарихның артта калган еллары, көннәре тикле үк, бик күп алар.

3. Укыгыз. Г. Тукайның «Көзге җилләр» шигырендәге символларның мәгънәсен аңлатыгыз.

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый; Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый. — Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды,—дип, Изге, шәфкатьле анабыз—мәрхәмәтле җир җылый. Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән, Бер телем икмәк дип анда назлы нечкә бил җылый! Бер сынык юктан гына үлгән таза ирләр күреп, Җан алырга кызганудан анда Газраил җылый... Көлсә монда тук вә ихлассыз халык тәкбирләре, һәр ишеткән җан җыларлык—андагы тәкбир җылый. Көзге тән, ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил җылый, Җил—хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!

4. Укыгыз. Әсәрләрдән алынган бу юлларда иҗтимагый-тарихи вакыйгалар белән бәйләнешле нинди тасвирый билгеләр (символлар) күрәсез? Шулармы аңлатып бирегез.

1. Таң вакыты... татар йоклый,

Мин, йокысыз, уянам.Уянам да тиле кебек,

Тик бер үзем уйланам. Уйланам, уема батамын, Тормыймын, үзем ятам... Ятмас идем дә, җибәрми Атадан калган хатам... (С. Р.)

  1. Шаулый диңгез...

Җил өрәдер...

Җилкәнен киргән кораб! Төн вә көндез Ул йөридер:

Юл бара ят ил карап... Чыкты җилләр, Купты тулкын—

Ил корабын җил сөрә!..

Кайсы юллар, Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?! (Д.)

3. Казан кайный, кайный, кайный, пары күбәя бара, күбәя бара, ә пар бит ул хәтәр нәрсә, аны каядыр чыгарырга кирәк, чыгармасаң—ул бит казанны шартлатачак. Шуңа күрә пар казанына җыелган парны әледән-әле чыгара тору өчен, казанга клапан куялар. Рәчәй илендә царизм төзегән империя—ул пар казаны, шартламасын өчен аңар да клапан куйдылар. Патша Россиясенең клапаны—Себер рудниклары, Казан төрмәләре, Ырымбур сөргеннәре. Казанның клапаны никадәр зур булмасын, шаулап ташыган парны ул гына йотып бетермәячәк. Ул пар дигәнебез—эшчеләр хәрәкәте, пролетариатның албасты сыйныфларын үз өстеннән алып ташлауга булган омтылышы күбәя, ташый, күр дә тор, бер дә бер көнне ул Россияне шартлатачак. (Г, Л.)

5. Укыгыз. Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» хикәясендә бирелгән керешкә аңлатма бирегез. Орлыклар символы нинди мәгънә белдерә?

Без түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдек...

Мин яшь сабый идем әле. Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мосафир бабай бездә, хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды.

Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырды да миңа, бер уч тутырып, орлыклар бирде. «Яз килгәч,—диде,—боларны чәчәрсең! Туфракларын йомшарта тор! Вакытында су сибәргә онытма! Өсләренә чүп-чар төшеп, кояш яктысыннан мәхрүм булмасыннар, яхшы кара! Әгәр мин кушканча эшләсәң, җәй көне кызыл чәчәкләрең булыр, көзгә матур орлыклар җыеп алырсың... Икенче елга тагын чәчәрсең, шулай итеп, бакчаң чәчәккә тулар, синнән күрмәкче башкалар да шулай эшләрләр!» Мәрхүмнең сүзен тыңладым. Ләкин чәчкән орлыкларым өстенә үзем юкта тирес түккәннәр, ниндидер бер явыз кара таш белән бастырып киткән... Моңа җаным бик әрнеде. Тиресне себереп түктем. Ташларны читкә алып ыргыттым. Җылы яңгырлар яу­ды, якты кояш карады; ни күрим: бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар чыкты, җәй көне аллы-гөлле кызыл чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде, көз көне энҗе-мәрҗән бөртекләре кебек тигез, матур кызыл орлыклар җыеп алдым. Болар миннән бөтен авылга, бөтен тирә-якка таралды…

6. Укыгыз. М. Җәлил иҗатында җыр сүзенең символик мәгънәләрен күзәтегез. Ул нинди мәгънә төсмерләренә ия?

1. Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп буламы соң Җиңеп.үлгән мондый үлемне? («Ышанма») 2. Мин кабыздым җырда ялкын итеп Йөрәгем һәм хакдык кушканны. ырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиндем дошманны.Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма. Җырлап үттем данлы көрәш кырын, Җырлап килдем тормыш языма. Соңгы җырым палач балтасына Башны тоткан килеш языла.

(«Җырларым»)