Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
54_102_soch.doc
Скачиваний:
222
Добавлен:
08.11.2018
Размер:
732.67 Кб
Скачать

Ач, шигърият, серләреңне... (Инша)

Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый...

Н. Юзиев.

Саҗидә Сөләйманова дип әйтүгә, күңелдә «Урсал тауда...» җыры тибрәнә башлый:

Үтә айлар, көтә

Зәйләр, суларында йөзәлмим...

Урсал тауга карлар яуган,

барам инде, түзәлмим...

Шагыйрә туган ягына әнә шулай ашкына, аңа мәдхия җырлый. Синең дә шунда тизрәк барасың, Урсал тауны күрәсең килә башлый.

Кешедә булган кешелеклелек сыйфатлары, мәрхәмәтлелек хисләре дә автор өчен «туган җир, туган туфрак» төшенчәләреннән башлана.

Туган җир ул кеше күңеленә

Ана сөте белән салына, −

ди ул «Туган җирем, эчкән суым!» шигырендә. «Туган жир» һәм «ана сөте» − кеше өчен бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Алар алдында кем үз бурычын түләп бетерә ала? Бары тик иле өчен, халкы өчен, яшәү өчен җаннарын фида иткәннәр генәдер, мөгаен. Әсәрдә автор туган якның кадерен дә, аның кеше өчен үтә мөһимлеген дә әйтергә тели. Туган җир, туган як кеше күңеленә моң сала, аны канатлы, илаһи итә, яшәүгә көч бирә, шуңа ул аның алдында үзен бурычлы тоя:

Тәпи баскан җирем, эчкән суым

кара, акмы, ачы, татлымы −

бөтен гомерем белән түли алмам

шушы җирдә яшәү хакымны.

(«Туган җирем, эчкән суым!»)

С. Сөләйманова шигырьләрендә эчке моң, ниндидер үзәк өзгеч сагыш бар. Бер үк вакытта ул сине илаһи ераклыкка, биеклеккә алып китә дә, шул ук вакытта җирдәге чынбарлыкка кайтарып та куя. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән!», «Кеше» исемле шигырьләрендә әнә шул хисләрне тоясың. Кешене лачыннар биеклегенә күтәрә ул, горур булырга чакыра. Кеше барлык кыйммәтләрдән өстен, дигән фәлсәфи фикерне үткәрә. Шулай булмаса, дөньяның бөтен бәла-казалары адәм баласы өстенә төшәр идеме соң?

Аның мәхәббәткә багышланган шигырьләрендә кеше күңелен дулкынландырырлык сер бар. Алар синең күңелеңне җилкендерә дә, уйландыра да, моңландыра да. Әмма бушка әйтелгән сүз юк, һәр сүзнең төбендә изгелек теләп торган хатын-кыз йөрәгенең саф хисләре ята. «Җитәкләшеп икәү бара, эзләренә ак кар ява», − ди ул «Этюд» шигырендә. Ике яшьнең самими хисләрен күреп, аларның киләчәге өчен ихлас борчылу да бар шагыйрә күңелендә. Ялгышмаслармы? Үткәннәргә кайтып булмаячак бит. Һәм авторыбыз теләк тели:

Эзләренә кер кунмасын,

җил тимәсен,

суынмасын.

С. Сөләйманованың лирик герое − үтә зәвыклы, сизгер, нечкә күңелле. Лирик герое белән автор образы аның иҗатында шактый якын, һәм еш кына аларны бер-берсеннән аера да алмыйсың. Әйләнә-тирәне, дөньяны, вакыйгаларны ул үзенчә кабул итә, аларга фәлсәфи якын килә, нечкә лирика һәм тирән фикер, аз сүз белән әйтеп бирә ала. Шагыйрәнең сүз куәте көчле.

Мин иншамны әдәбият галиме Нил Юзиевның С. Сөләйманова иҗатына биргән бәяләмәсе белән тәмамларга телим. Ул болай ди: «Шигърият үз серләрен һәркемгә дә ачмый... Шигырь язучылар арасыннан шигърият бик нык сайлый: күңел биографиясе һәм әйтер сүзе булганнарын, тормыш агышына-моңына сизгер күнеллеләрен, шигъри күрү-ишетүгә ия булганнарын... Шагыйрь ни дәрәҗәдә поэзиягә ышанса, күңелен курыкмыйча ачса, шигърият тә серләрен иркенрәк өләшә...»

Әйе, Саҗидә Сөләйманова − шигърият серләрен ачкан олы Шагыйрә!