Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
54_102_soch.doc
Скачиваний:
222
Добавлен:
08.11.2018
Размер:
732.67 Кб
Скачать

И. Гази. «Өч Мәхмүт»

Бирем. Өченче Мәхмүт сезгә ошадымы? Ни өчен икәнен аңлатыгыз.

И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясендә Мәхмүт исемле өч малай турында сөйләнә. Вакыйгаларны өченче Мәхмүт бәян итә.

Мәхмүтләрнең исемнәре генә охшаш. Характерлары, эш-шөгыльләре белән бер-берсеннән аерылып торалар. Беренче Мәхмүт − хезмәт укытучысы. Икенчесе − Кәтүк Мәхмүт, кечкенә буйлы. Аңардан барысы да көләләр. Өченчесе − хикәяләүче...

Миңа өченче Мәхмүт бик үк ошап бетмәде. Ник дисәгез, мактанырга ярата ул. Башкаларга ияреп булса да, Кәтүк Мәхмүтне дә кыерсыта, яклау турында уйлап та карамый. Кәтүк Мәхмүт бит беркемгә дә начарлык эшләми, бер генә эштән дә читләшми, булдыра алган кадәр тырыша, ә буе кечкенә булганга, ул гаепле түгел. Малайлар да, өченче Мәхмүт тә моны аңламыйлар.

Минемчә, укытучы Мәхмүт сөйләгәннән соң, өченче Мәхмүтнең Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрер. Чөнки аңарда кызгану хисе уянды. Кызгану хисе булган кеше башкаларны кыерсыта алмас, дип уйлыйм мин.

Ч. Айтматов. «Беренче мөгаллим» Беренче укытучым (Инша)

Укытучым! Укытучы апам! Минем өчен изге, кадерле, тылсымлы бу сүзләр!

...Чәчәкле сентябрь ае. Мин тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәм. Менә шул вакытта мине, эчкерсез елмаеп, ягымлы дәшеп, беренче укытучым − Асия апа каршы алды. Әле дә ул минем күз алдымда елмаеп басып тора: кап-кара күзле, кара кашлы, озын кара чәчле һәм күзлек кия. Түгәрәк йөзенә зур күзлек килешеп тора.

Ул безнең сабый күңелләребезгә ачкыч таба белде, һәрвакыт ягымлы, киң күңелле, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Ул безнең белән бергә шатланды да, көенде дә: безне чын кешеләр итеп тәрбияләргә тырышты; намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алды. Матур итеп җырларга, очып-очып биергә, сәнгатьле укырга, рәсем ясарга да Асия апабыз өйрәтте.

Рәхмәт Сезгә, сөекле укытучыбыз! Тормыш дулкыннары кайларга гына алып китсә дә, Сез минем йөрәгем түрендә булырсыз. Киләчәктә до бик күп сабыйларга белем бирергә, бик күпләрнең күңел түрләрендә иң кадерле, иң гүзәл кеше булып сакланып калырга язсын Сезгә, Асия апа!

Яхшылык җирдә ятмый (Инша)

Дөнья серләренә ныграк төшеним, тормышыңны кешеләргә файдалы, мәгънәле итим дисәң, белем алырга, укый-яза белергә кирәк. Шуңа күрә һәр заманда да белемле кешенең кадере зур булган. Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы, остаз, мөгаллим дип атыйбыз, еллар узса да, аларга карата хөрмәт хисе күңелләрдә сүрелми.

Күренекле кыргыз язучысы Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәрендә укытучы Дүшән турында сүз бара. Үзе дә яңа гына укырга-язарга өйрәнгән Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Үз гомерләрендә укытучы, китап, мәктәп күрмәгән кешеләр өчен бу зур вакыйга була. Ләкин авыл кешеләре уку-язуның нәрсәгә кирәклеген аңларлык дәрәҗәдә түгел. Алар бернәрсә белән кызыксынмыйча, томана хәлдә яшәүгә күнеккәннәр.

Дүшән тормышта белемсез яшәп булмаганлыгын аңлый, чөнки тормыш алга бара. Авыл балаларын укытырга ниятли, әмма зур каршылыкка очрый. Аннан берүзе ташландык сарайны «мәктәп» хәленә китерә, авылдашларының түбәнсетүләренә карамастан, балаларны укыта. Авылдашлары, аның тырышлыгын күреп, Дүшәнгә карашларын үзгәртә башлыйлар. Укытучының хезмәте юкка чыкмый, аның укучылары, югары уку йортларында укып, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Остазның хезмәтенә иң югары бәя − шәкертләренең үзеннән белемлерәк булуында һәм өметләренең аклануында. Балаларның яңа тормышка чыгуларын кайгырткан, үзенә берни таләп итмичә, эчкерсез күңел белән яшәгән Дүшәннең гомере шәфкатьлелектән, изгелектән тора. «Яхшылык җирдә ятмый», − ди халык. Укучылары да Дүшәннең олы хезмәтен аклыйлар, аны һәрвакыт хөрмәт белән искә алалар. Шуларның берсе Алтынай − зур галим, академик дәрәҗәсенә ирешә, авылдашларының горурлыгына әйләнә.

Әсәр һәр укучының күңелендә йөргән изге хисләрне чагылдыра. Чөнки безнең һәрберебезнең дә беренче укытучысы һәм яраткан остазлары бар. Минем дә беренче укытучым Әнисә апа Гыйльметдин кызына күңелемдә олы рәхмәт хисләре йөри. 6 нчы сыйныфта булсам да, мәктәптә Әнисә апа белән очрашканда, әниемне күргәндәй рәхәт булып китә. Укытучы һөнәре җиңел түгелдер. Бигрәк тә беренче кат мәктәпкә аяк баскан, авырлыкларның, кайгы-хәсрәтләрнең ни икәнен дә белмәгән нарасыйларны хәреф танырга һәм шуның аша дөньяны, тормышны аңлый белергә, сынмаска, сыгылмаска өйрәтү. Рәхмәт сезгә, олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле укытучыларыбыз!