Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
54_102_soch.doc
Скачиваний:
222
Добавлен:
08.11.2018
Размер:
732.67 Кб
Скачать

Ш. Камал. «Акчарлаклар»

Бирем. Бүлектәге эпизодларга таянып, «Егет кешене кыюлык бизи» дигән темага инша языгыз.

Егет кешене кыюлык бизи (Инша)

Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен укып чыккач, мин егетлек сыйфатлары турында уйландым. Чын егет кем ул? Соравыма җавапны повестьның үзеннән таптым да кебек. Минемчә, чын егет әсәрнең төп герое Гариф кебек булырга тиеш.

Гариф − мулла малае. Тормышы хәерчелектә үткән дип әйтәсем килми. Муллаларның тормышы начар булмагандыр, һәрбер мулла кебек, Гарифны да әтисе укыткан, әнисе бик нечкә күңелле хатын булган. Иренә беркайчан да каршы килмәгән. Ире эчеп кайтса да, тавышланса да, ул дәшми, «тавыш чыгармый, бер җирдә качып, әкрен генә елый...» Нечкә күңелле, йомшак һәм итагатьле, хискә бирелүчән булуы белән Гариф әнисенә охшаган. Кара күзләре, таза гәүдәсе әтисен хәтерләтә. Әтисенең муллалык «указы» алынуы, исерткечләр куллануы, авырып китүе, үләр алдыннан балалары белән берәм-берәм хушлашуы, башларыннан сыйпавы Гарифның күз алдыннан китми. Әтисе дә йомшак күңелле булган икән бит. Тик эчүчелеккә бирелүенең сәбәбен генә аңлый алмады Гариф, ярдәм дә итә алмады, кечерәк иде шул.

Бераз үсә төшкәч, Гариф үзендә җаваплылык тоя. Ул бит гаиләдә олы бала, җитмәсә егет кеше. Гаиләгә ярдәм итү − аның төп бурычы. Гариф, эш эзләп, читкә чыгып китә, Каспий диңгезе буендагы бер балык промыселына килеп урнаша.

Егетнең тәрбияле, укымышлы булуын бик тиз күреп алалар: артель башлыгы итеп куялар. Гариф күп сөйләшми, ләкин бер эшкә дә иренеп тормый, авыр эшне үзенә алырга тырыша. Шуның өчен дә иптәшләре аны үз итәләр. Бигрәк тә Шәрәфи абзыйга ошый ул.

Гарифны тагын да таныткан бер вакыйга була. Беркөнне диңгездә давыл кузгала. Берничә балыкчы диңгезгә кереп китә. Аларга ярдәм кирәк. Ярдәмгә беренче булып Гариф ташлана. Шәрәфи абзыйның егетне җибәрәсе килми, өлгерми кала. Гариф артыннан көймәгә тагын өч егет ташлана. Гарифның бу батырлыгын Шәрәфи абзый хупламый, юләрлек дип саный. Ләкин егетләрнең исән-сау кайтуларын күргәч, аның фикере үзгәрә. Егетләрне мактый. «Юләр бул да, егет бул!» − ди.

Бу вакыйгадан соң Гарифның абруе тагын да күтәрелә. Хәзер инде ул Газизәгә дә башкачарак күренәчәк. Егет кешене бит кыюлык бизи. Ул бу фикерне үзенең кылган эше белән исбат итте.

Һ. Такташ. «Алсу»

Бирем. Алсуның иренә язган хатын үз сүзләрегез белән шәрехләгез (җентекләп аңлатыгыз). Хаттагы юлларда вульгар (тупас) сүзләр юкмы? Алар нинди мәгънәдә кулланылган?

Алсу − Һ. Такташ иҗат иткән «Алсу» шигыренең герое. Автор аны чибәр, акыллы, шаян, кирәк чагында усал да була белгән кыз итеп сурәтли. Ул − студент кыз. Имтиханнар, зачетлар биреп йөри. Белемне тиз үзләштерә. Аңа сагыну хисе дә чит түгел. Ул үзенең иренә хат яза. Хатында аның тормышка, кешеләргә гашыйклыгы, ирен яратуы сизелеп тора. Яратуын, сагынуын ул шаяру формасында белдерә. Иренә, яратып, «чукынган!» дип эндәшә. Бу − вульгар сүз түгел, минемчә. Бер-берсен яратучы кешеләрнең бер-берсенә үзенчәлекле, үзләре генә аңлый торган ярату сүзләре. Алсу үзенең фотосын да җибәрә. Хәзергә хаты һәм фотосы белән юанып торырга куша. Үзенең бик бәхетле булуы турында яза. Шаяру тонында гына булса да, иренә карата көнләшүен дә белдереп куя. Шундый матур кызны башкаларга алыштырма, янәсе.

Кыскасы, Алсуның хатыннан без бу гаиләнең бик дус, саф мәхәббәт белән яшәвен күрәбез.