Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2нче сыйныф уку Хайдарова-СОНЯ-2013.doc
Скачиваний:
52
Добавлен:
23.03.2016
Размер:
239.62 Кб
Скачать

Укытуның эчтәлеге.

Төп темалар

Сәгать саны

Лесика

Белем һәм күнекмәләр

1

Без мәктәпкә барабыз

8

Исәнләшү,саубуллашу, кояшлы уку елы, көн, башлана, матур, яңа, дәреслек, начар, кунаклар, җылы,ача,яхшы, өтер, нокта, яшим, икеле, бүген, юл, белә, өйрәтә,дәвам итә, тәрҗемә итә,бәйрәм, каршылый, санамыш, хата төзәтә, билге куя, сорау бирә, күнегү.

-“Зур бәйрәм- 1нче сентябрь” тексты.

-“Исәнмесез иптәшләр” Хәләф Гарданов.

- “Күмәч” тексты

2

Көз. җитә

8

Көз көне, кыска, озын, яфрак, коела, исә, җылы як, эре, бай, түгәрәк, ай, эссе, кара каргалар, алтын, оя ясый, җылыта, җылы як, җәнлекләр,көчле, күп, бара, ярар,табышмак,кошлар, кайта, сатып ала, бирә, яңгыр, табышмаклар, алтынкөз, суык, өсте(ндә), асты(нда), ашый, яшелчә.

-“Базарда” тексты.

-“Көз “ тексты

3

Көндәлек режим

6

Сәгать,йоклыйм, торам, ятам,сәгать ничәдә? ашыйм,

сәгать икедә, йокы.

-“Минем бер көнем”монологик сөйләм.

4

Мин чисталык яратам.

6

Тагын, сөртә, иртән, пөхтә, йомшак, акыллы, урын җыя, иртәгә, температураңны үлчәдең ме? көндез, файдалы, рәхмәт, шатлана, булыша, аннан соң, мактый, киенә, элгеч, ята, тора, җир, сөлге, сабын, дару, җылы сөт, авырый, салкын тигән, йокла, шаяра, күңелле.

-“Алсу- пөхтә кыз” тексты.

- “Марат авырый”тексты

5

Гаилә. Өйдә булышу

7

Әти, әни, дәү әни, дәү әти, өй, бәлеш, гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак, эне, бакча, иптәш, сеңел, чәнечке, үстерә, озак, кадерле, кунак, җыештыра, пешерде, ял көне, көндез, пычак, әзерли, куя, юа, рәхмәт әйтә,бәлеш, өчпочмак, чәкчәк, гөбәдия, коймак, кыстыбый.

-“Безнең гаилә” тексты.

- “Яратам” Шәйхи Маннур.

-“Айдар бездә кунакта”

6

Кыш.

6

Көчле бураннар, салкын җил, кыш көне, рәхәт, күгәрчен, тукран, чыпчык, песнәк, кыш көне, җимлек, котлый, чыршы, Кыш бабай, бәйрәм, җыр, башлана, яңа ел, рәхмәт әйтте, көтте, рәхәт булды, бүләк итте, тимераяк, ачы, начар, саран, юмарт, рәхимле, тәрбияле, салкын, саф һава, өстеңә куна,кыш айлары, кала, бөтен, кошлар, авыр, җылы як, булышалар, таныш, дус, нарат, бәхет тели, чыршы бәйрәме, була, бию, өченче, якын, әбәкле уены, биек, тәбәнәк, әкрен.

-“Кыш килә” хикәясе.

-“Яңа ел бәйрәме” тексты.

-“Тауда” хикәясе.

.

7

Яз

2

Тамчы, елга,сыерчык, кием-салым, чыпчык, җылы як, озын сайрый, эри, йорт кошлары, урман кошлары, сандугач, этэч, үрдәк, песнәк, 8нче Март,

- “Яз җитә” Фатих Кәрим

8

Татарстан республикасы

10

Татарстан шәһәрләре исемнәре, кыргый хайван исемнәре, Татарстан шәһәрләре, Район, шәһәр, шигырь, кайсы? Тотынып, гадәттәгечә, , дияр идем, оялам, ошады, башлады, , шәһәр, автобус белән, кыш көне, коена, кибет, күл, Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт, Ничәнче автобус? Рәхәт, урын бар, светафор, чыга, яшел, кызыл, сары, шатлана, янында, Агыйдел, җиләк, кызына, биек тау, рәхәт, Идел, шугалак, су коена, балык тота, таң ата бугай, еш кына, сузып кына.

-“Туган ягым” хикәясе.

-“Юлда” тексты.

-“Мин авылда яшим” хикәясе.

-“Әтәч” М.Җәлил шигыре.

9

Кибеттә.

6

Калфак, итәк, итек, түбәтәй, сарафан, кием-салым исемнәре, кыйбат, күп, ерак, саран, арзан, юмарт, якын, аз, тоз, шикәр, он, ит, ипи, ярма, йомырка, кирәк, бармы, ничә сум?

-“Матур киемнәр”хикәясе.

-“Әйе”, “Юк” уены.

10

Җәй.

11

Эссе, кыска, кош, башланды, булыша, озын, сайрый, бетте, ял ит, бәлеш, күл, болын, түгәрәк, якты, бай, сөй-ләм, ошый, биек, әткәй, әнкәй, апай, ерак, кыска, кайда? Күрә, муен, озын, кара, ямьле, рәхәт, көрәшә, рус биюе, күңелле, ярыша, урман янында, Сабантуй, үскәч, әйтми торам, батыр, капкада сакта торам, җәйге, зурлар, кыз-дыра, болын,балан, армыйсың бергәләп, бөек, сөйләшә, көрәшә, атлар чаба, баганага менә, чүлмәк вата, ямьле, рәхәт, көрәшә, рус биюе, күңелле, ярыша, урман янында.

-“Җәй җитте” хикәясе.

-“Матур җәй” Бари Рәхмәт.

- “Балан” Мәхмүт Газизов

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

1. Актив үзләштерелгән җөмлә калыпларын тыңлап яки укып аңлый белү һәм татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып,аларны сөйләмдә кулланугу ирешү;

2. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып,әңгәмә кора алү;

3. Татар сөйләм этикетына хас булган танышу,исәнләшү,саубуллашу,рәхмәт әйтү,гафу үтенү һәм башка калыпларны урынлы куллана алу;

4.Тасвирлау яки хикәяләү төрендәге бәйләнешле текст төзи алу;

5.Телдән һәм язмача диалогик яки монологик формада аралаша алу;

6.Бәйләнешле текстларны сәнгатьле итеп һәм эчтәлеген аңлап укый алу;

7.Тиешле(1000 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү

8.Билгеле үткән заман хикәя фигыльне (-ды, -де, -ты, -те) зат-сан белән барлыкта һәм юклыкта төрләндерә белү.

9. Өйрәнелгән кисәкчәләрне (-мы, -ме, түгел) сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.

10. Җөмләнең коммуникатив төрләрен диалогик, монологик сөйләмдә кулланырга гадәтләндерү.

11.Өйрәнелгән материалга нигезләнгән татар сөйләмен ишетеп аңлап, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәннәрен таба белү.

12. Юк, бар сүзләренең кулланылышын активлаштыру

Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен

укудан тематик план.

1чирек=18сәг.

Сәг.

саны

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Лексика

Көтелгән нәтиҗә

контроль

эш

Үткәрү вакыты

План буенча

Факт буенча

1

1

Без мәктәпкә барабыз

Яңа материалны өйрәнү

Кояшлы, уку елы, башлана, җавап бир, сөйли

Беренче сентябрь турында сөйли белү,

1 күнегү, 4 бит

2

1

Хәләф Гарданов “Исәнмесез, иптәшләр !”

Яңа материалны кабатлау

Исәнме, иртәнге, хәерле

Әсәрне аңлап, эчтәлеге сөйли алуларына ирешү

4 күнегү, 4 бит

3

1

Сиңа дәфтәр кирәкме?

диалог сөйләм

Күнекмәләр булдыру

Сиңа дәфтәр кирәкме?

уку-язу әсбапларының кирәклеген хәбәр итә белү

Диалог төзү

1,2 күнегү, 7 бит

4

1

“Беренче сентябрь” текстын уку

Яңа материалны өйрәнү

Көн матур, җылы

Текстны дөрес инто-нация белән аңлап уку

7 күнегү, 10 бит

5

1

“Беренче сентябрь” тексты буенча күнегүләр эшләү

Белемнәрне системалаштыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Уку хезмәте турында сорый, сөйли белү

1,2 күнегү, 11 бит

6

1

“Беренче сентябрь”- диалогик сөйләм

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Бер-берсеннән ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү

7,8 күнегү, 12 бит

7

1

Синең дәфтәрең бармы?- диалог сөйләм

Белемнәрне системалашру

Синең дәфтәрең бармы?

уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, хәбәр итә белү

7 күнегү, 14 бит

8

1

Ничә алма кирәк?- диалогик сөйләм

Күнекмәләр булдыру

Ничә алма кирәк?

Сорауга җавап бирә белү

3 күнегү, 15 бит

9

1

БСҮ. Үзең турында хикәя төзүгә әзерлек

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Үзең турында план буенча хикәя төзи алу

6 күнегү, 16 бит

10

1

БСҮ. Үзең турында хикәя язу

контроль

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Хикәя язу

11

1

Мин нишлим?

Күнекмәләр булдыру

Сикерәм, чабам, юынам

Сорауга җавап бирә алу

8 күнегү, 18 бит

12

1

Син нишлисең?

Күнекмәләр булдыру

Шуасың, эчәсең, сикерәсең

Сорауга җавап бирә алу

10 күнегү, 19 бит

13

1

Диалоглар төзү

Белемнәрне системалашру

Аласыңмы, барасыңмы

Бер-береннән сорый һәм җавап бирә белү

3 күнегү, 20 бит

14

1

“Казан” тексты

Яңа материалны өйрәнү

Барам, яши, күңелле

Тексты аңлап уку һәм сорауларга җавап бирә белү

5 күнегү, 21 бит

15

1

Диалог уку һәм төзү

Күнекмәләр булдыру

Җырлыймы, барасыңмы

Бер-береннән сорый һәм җавап бирә белү

3 күнегү, 20 бит

16

1

Тәрҗемә күнегүләре

Белемнәрне системалашру

Җырлый, җырламый

Инкарь җөмләләр төзи алу

1,3 күнегү, 24 бит

17

1

Мин кайда яшим?

Яңа материалны өйрәнү

яшим

Сорауга җавап бирә алу

9 күнегү, 28 бит

18

1

Үткәннәрне кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Кабатларга -20-28бит

2чирек=14сәг.

19

1

Син кая барасың?

Яңа материалны өйрәнү

Әлмәткә, Казанга

Сорауга җавап бирә алу

6 күнегү, 30 бит

20

1

Кем белән барасың?

Нәрсә алас ың?- дикалогларны уку һәм төзү

Белемнәрне системалашру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Бер-береннән сорый һәм җавап бирә белү

2.3 күнегү, 31 бит

21

1

Син кайдан кайтасың?

Күнекмәләр булдыру

Әлмәттән, Казаннан, цирктан

Сорауга җавап бирә алу

4 күнегү, 33 бит

22

1

БСҮ. Кайдан кайта?

Кабатлау

Мәктәптән, бакчадан, кибеттән

Сорауга җавап бирә алу

1,2 күнегү, 35 бит

23

1

Өйдә нишләдең?-диалог уку һәм төзү

Белемнәрне системалашру

Булышты, сөртте, юынды

Бер-береннән сорый һәм җавап бирә белү

Диалог төзү

7 күнегү, 38 бит

24

1

Айдарның режимы

Белемнәрне системалашру

Китте, сикерде, йөгерде

Үзләренең режимы турында сөйли белү

1,2,3 күнегү, 39 бит

25

1

Күмәч тексты- 1б

Яңа материалны өйрәнү

Күмәч, тәгәри, китә, җыр җырлыйм

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

8 күнегү, 42 бит

26

1

Күмәч тексты- 2б

Күнекмәләр булдыру

Каршыга, әбидән

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

8 күнегү, 43 бит

27

1

Текст буенча эш

кабатлау

Ышана, борынга, кычкырып

Сорауларга җавап бирә алу

8 күнегү, 44 бит

28

1

Әйе, юк, түгел сүзләрен кабатлау

кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Раслау һәм инкарь җөмләләр төзи алу

4,5 күнегү, 46 бит

29

1

Базарда

Яңа материалны өйрәнү

Бай, сатып ала, сата

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

4 күнегү, 49 бит

30

1

Текст буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Кавын, бирә, әнисе белән

Сорауларга җавап бирә алу

1,2,3,5 күнегү, 50,51 бит

31

1

Көз билгеләре. Алтын көз

Яңа материалны өйрәнү

Кыска, озын, яңгыр, җылы як

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

4 күнегү, 52 бит

32

1

Текст буенча эш

Үткәннәрне кабатлау

Күнекмәләр булдыру

Кыздырмый, кошлар, төннәр,

Көз билгеләрен әйтә белү

2 күнегү, 53 бит

9,10 күнегү, 55 бит

Кабатлау 50-55бит

3чирек=22сәг.

33

1

Мин чисталык яратам. Алсу тексты

Яңа материалны өйрәнү

Юынам, бит сөртәм, пөхтә, йокыдан тора, сабын

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

4 күнегү, 57 бит

34

1

Сөлге нинди?-диалог уку һәм төзү

Күнекмәләр булдыру

Сөлге йомшак, матур

Шәхси гигиена предметларының ниниди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү

Диалог төзү

7 күнегү, 58 бит

35

1

“Алсу” тексты буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Шәхси гигиена предметларының ниниди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү

3,4,5 күнегү, 60 бит

36

1

Синең бантигың матур! – төзелмәсе

Белемнәрне системалашру

Синең бантигың матур!

Бер-береңә комплимент әйтә белү

2,3 күнегү, 63 бит

37

1

Аның сөлгесе бармы? Төзелмәсе

Синең бантигың матур

Аның сөлгесе бармы?

Сорауларга җавап бирә алу

3,4 күнегү, 65 бит

38

1

“Марат авырый” тексты

Яңа материалны өйрәнү

Авырый, авырта, табиб, башы, тамагы

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

5 күнегү, 66 бит

39

1

“Марат авырый” тексты буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Авыру кешегә киңәш бирә белү.

1,2 күнегү, 67 бит

40

1

Кайсы җирең авырта?-диалогны уку һәм төзү

Белемнәрне системалашру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү

1,2,3,4 күнегү, 68 бит

41

1

Кыш. Урамда салкынмы? Сиңа кыш ошыймы?-диалогны уку һәм төзү

Яңа материалны өйрәнү

Ошыймы, салкын, чыкмыйм

Кышкы табигатьне сурәтли белү, һава торышын сорый белү

Диалог төзү

4 күнегү, 73 бит

42

1

“Кыш килә” тексты

Яңа материалны өйрәнү

Салкын, ята, туңа

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

5 күнегү, 73 бит

43

1

Яңа ел бәйрәме

Кабатлау

Яңа материалны өйрәнү

Бәйрәм, шигырь

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү

2 күнегү, 74 бит

Кабатлау

4чирек=14сәг.

44

1

Яңа ел бәйрәме тексты буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Сорауларга җавап бирә алу

4,5,6 күнегү, 75 бит

45

1

Кышкы уеннар

Яңа материалны өйрәнү

Тауга барабыз, чана, чаңгы, тимераякта шуабыз

Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга, чакыра әйтә белү

1,2,3,4,5 күнегү, 76 бит

46

1

“Тауда”тексты

Яңа материалны өйрәнү

Биек, күңелле, диде, булды, чыкмады

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу

1 күнегү, 78 бит

47

1

“Тауда”тексты буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Сорауларга җавап бирә алу

2.3,4 күнегү, 79 бит

48

1

Кыш циклын кабатлау

Кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

1,2 күнегү, 84 бит

49

1

Безнең гаилә

Яңа материалны өйрәнү

Гаилә, онык, дәү әни, дәү әти, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш

Гаилә турында сөйли белү

1,2,3 күнегү,85 бит

50

1

Гаилә тексты

Яңа материалны өйрәнү

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

4 күнегү, 85 бит

51

1

Безнең гаилә

Яңа материалны өйрәнү

Эшли, укый, мәктәптә

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

1,2,3 күнегү, 86 бит

52

1

Ш.Маннур “Яратам”

Яңа материалны өйрәнү

Бишек, иптәш

Әсәрне аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

яттан

5 күнегү, 88 бит

53

1

Айдар бездә кунакта

Яңа материалны өйрәнү

Өчпочмак, кунак, пешерде, әзерләде, булыштык, эчтек

Әсәрне аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

5 күнегү, 90 бит

54

1

Текст буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Утыр, рәхим ит, тәмле, табынга утыр

Бер-береңне табынга чакыру, кыстау , ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү

7,8,9 күнегү, 91 бит

55

1

Фатих Кәрим “Яз җитә”

Яңа материалны өйрәнү

Күзләр чагыла, диңгез ягына, эре, тама

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

яттан

1 күнегү, 97 бит

56

1

Әнине 8 Март бәйрәме белән котлау

Күнекмәләр булдыру

Өйрәнелгән лексиканы кабатлау

Әниләргә котлау яза белү

5 күнегү, 102 бит

57

1

Туган ягым тексты

Яңа материалны өйрәнү

Куе, усал, хәйләкәр,поши

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

5 күнегү, 105 бит

58

1

Текст буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Туган як, Татарстан шәһәрләре

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү

8,9,10 күнегү, 106 бит

60

1

Юлда тексты

Яңа материалны өйрәнү

Ут яна, кызыл ут яна, юл аша чыгалар

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

6 күнегү, 111 бит

61

1

Текст буенча эш

Күнекмәләр булдыру

Туктыйлар, светофор

Сорауларга җавап бирә алу

8.9 күнегү, 112 бит

4чирек=11сәг.

62

1

Мин авылда яшим

Яңа материалны өйрәнү

Авылда яшим, авыл янында, су коенабыз, балык тотабыз, күңелле рәхәт

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

2 күнегү, 113 бит

63

1

Муса Җәлил (биогрфик белешмә)

Яңа материалны өйрәнү

Герой-шагыйрь, балалар өчен, шигырьләр

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

8 күнегү, 115 бит

64

1

Муса Җәлил “Әтәч”

Яңа материалны өйрәнү

Сузып, еш

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

10 күнегү, 115 бит

65

1

Матур киемнәр

Яңа материалны өйрәнү

Әнисе белән, менә, килешә, шатланды

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

1 күнегү, 118 бит

66

1

Җәй җитте

Яңа материалны өйрәнү

Бәйге, зурлар, ял итәләр, су коеналар

Җәй турында сөйли белү

1 күнегү, 123 бит

67

1

Бари Рәхмәт “Матур җәй”. Күбәләкләр оча.

Яңа материалны өйрәнү

Тизрәк, бизәп, җирне,

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

яттан

1,2 күнегү, 125 бит

68

1

Мәхмүт Газизов “Балан”. Гомумиләштереп кабатлау

Яңа материалны өйрәнү

Балан, кай төшкә, монда

Текстны аңлап укып эчтәлеген әйтеп бирә алу, сорауларга җавап бирә белү

1 күнкгү, 127 бит

Укудан практик эшләр

Эш төре

Сәгать саны

Сочинение

(1)

План төзү

5

Диалогик сөйләм

8(2)

Монологик сөйләм

7(2)

Тыңлап аңлау

2

Шигырь ятлау

(3)

Укучының белем дәрәҗәсенә таләпләр

1.Татар теленең төп фонетик үзенчәлекләрен, татар теленә хас булган фонемаларның дөрес әйтелешен гамәли үзләштерү

2.Татар телендә сүз басымын дөрес куя белү

3.Алынма сүзләрне, антоним, синонимнарны сөйләмдә урынлы куллана белү

4.ТЫҢЛАП АҢЛАУ эшчәнлегендә текстның төп эчтәлеген аңлап укытучының сорауларына җавап бирү, бирелгән җөмләләр арасында эчтәлеккә туры килгәнен табып әйтү

5.ДИАЛОГИК СӨЙЛӘМдә орфоэпик, лексик-грамматик нормаларны саклап текстның төп эчтәлеге буенча әңгәмә кору, бирелгән диалогка охшаш диалог төзи белү

6.МОНОЛОГИК СӨЙЛӘМдә укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген эзлекле сөйләп бирү,сюжетлы рәсемнәр , лексик тема буенча хикәя төзеп сөйләү

7.УКУ.Текстларны сәнгатьле,аңлап уку hәм сәнгатьле аңлап укуга үзлегеңнән әзерләнү

8.ЯЗМА СӨЙЛӘМ. Бирелгән үрнәк буенча котлау язу

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары hәм нормалары

Укучыларның белем һәм күнекмәләре тикшерү эшен системалы үткәрү максатыннан, чирек башындагы агымдагы, тематик, йомгаклау характерындагы тикшерү эшләре үткәрелә.

Программада әйтелгәнча, укучыларның тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен үстерү, яъни коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру,hәм шулай ук учыларның татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләрен гамәли үзләштерүе- төп максат итеп куела.Тикшерү эшләренең төрләре шушы максатлардан чыгып сайлана.

Тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерү өчен биремн әр:

-тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга телдән җавап бирү;

- бирелгән җөмләләр арасыннан эчтәлеккә туры килгәне сайлап алу һ.б.

Диалогик сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

- рәсемнәргә карата сорау кую;

- куелган сорауларга җавап бирү;

Монологик сөйләм буенча:

  • предметны,(табигатьне, кешеләрне һ.б.)тасвирлау;

  • лексик тема буенча кечкенә хикәя төзү;

  • укылган текстның эчтәлеген сөйләү;

  • Уку күнекмәләре буенча:

  • таләп ителгән текстны сәнгатьле итеп ,тиешле тизлектә кычкырып уку;

  • текстны аңлап , эчтән уку;

  • текст буенча куелган сорауларга җавап бирү;

  • текстның эчтәлеген сөйләү;

  • Язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр:

  • аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстны үзгәрешсез күчереп язу;

  • нокталар урынына кирәкле хәрефләрне, сүзләрне куеп , җөмләләрне күчереп язу;

  • диктант язу һ.б.

  • изложение,сочинение өйрәтү рәвешендәге язма эшләр буларак кына кулланыла;

Агымдагы, тематик тикшерүләрне оештыру өчен тестлар куллану уңайлы. Алар тикшерү эшен тиз һәм төгәл оештыруны тәэмин итә.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда иң мөһим бурычларның берсе – сөйләм телен үстерү.

Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә: сораудагы һәр сүз аңлаешлы булырга, сораулар артык озын булмаска, балаларга аңлашылмаган сүзләр кулланылмаска тиеш;

Сорауларны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк;

Укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш;

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь дә була ала : 1) укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; 2)укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә;3) тикшерү эше тагын да җанлана.

Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләр искә алып куелырга тиеш:

-сөйләмнең орфоэпик , интонацион, грамматик яктан дөреслеге;

- сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, эзлеклелеге ;

- сөйләмнең аңлаешлылыгы;

- сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге;

Җавапны бәяләгәндә, уңай һәм кимчелекләрен әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен,киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш. 2нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм бәяләү :

1.Тыңлап аңлау- 0,5- 1 минут. Тыңлаган татар сөйләмен дөрес аңлап, сөйли алганда “5”ле; Аңлап,якынча дөрес сөйли алганда”4”ле; Аңлап, өлешчә генә сөйли алганда”3”ле; Эчтәлеген тулаем аңламаганда “2”ле куела.

2.Диалогик сөйләм- 4 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи ,җавап бирә , әйтелеш һәм грамматик яктан дөрес диалогик ссөйләм төзегәндә “5”ле; ...әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3хата җибәрсә “4”ле;

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә корганда, 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып диалог ик сөйләм төзегәндә”3”ле ; Сораулар төзи, җҗавап бирә алмаганда”2”ле куела.

3.Монологик сөйләм- 5фраза. Тема буенча әйтелеше, гр. төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булган м/с өчен”5”ле; ...аерым сүзләрнең әйтелешендә, гр-к формасында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган м/с гә”4”ле;

Тема буенча эзлекле төзелмәгән ,4-6 хатасы булган м/с өчен “3”ле; м/с төзи алмаганда”2”ле куела.

4.Уку-Бирелгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап,авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда”5”ле; ...әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп(авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонаияне сакламау) укыганда”4”ле куела; Эчтәлекне өлешчә аңлап,4-6 орфоэпик хата белән,һәм уку тизлеге акрын булганда”3”ле; Аңламыйча,орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлеге акрын булганда”2”ле куела

5.Язу: (каллиграфик матур язу 2 юл).Орфографик(хәреф төшерү, өстәү, алыштыру,сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү) хаталарга гына игътибар ителә; Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы язылган икән ,бу ялгыш дип саналмый. Бер үк хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.

1) к/ күчереп язу (2)-3-4 җөмлә. Пөхтә, орфографик хатасыз язылган эшкә “5”ле; ...әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орф-к хатасы булса “4”ле; Пөхтә язылмаса, 4-6 орф-к х атасы булса “3” ле, Пөхтә булмаса, 6,артыграк орф-к хатасы булса “2”ле куела.

2) к/сүзл. диктанты(2) диктант(2) Пөхтә ,1орф-к хатасыбулса “5”ле; Пөхтә, 2-3 орф-к хатасы булса “4”ле; Пөхтә язылмаган, 4-6 орф-к хатасы булса “3”ле; Пөхтә түгел, 7, артыграк хатасы булса “2”ле куела.

3) Язма сөйләм (сочинение,изложение)күнекмәләрен үстерү өчен ,өйрәтү характерында яздырыла, бер билге куела. Өйрәтү характерындагы язма эшләрнең уңай билгеләре генә журналга куела.

Бирелгән темага эзлекле язылган,1 орф-к һәм 1 гр-к хатасы булса “5”ле; Эзлекле язылган,ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән ,2-3 орф-к яки 2-3 гр-к хатасы булса”4”ле; эзлекле язылмаган,4-6 орф-к яки 4-6 гр-к хатасы булса “3”ле, Эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7дән артык орф-к яки 7дән артык тупас гр-к хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Йомгаклау билгесе чирек һәм ел ахырында куела. Ул, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен ,татар телендә аралаша алу осталыгын , шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш

Әдәбият исемлеге.

1.Татар теленнән гомуми белем алу стандартлары

2.Рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11 сыйныфлар), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева), 2011.

3.Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова “Татар теле һәм уку китабы” 2 нче сыйныф, ике кисәктә, (Казан, Мәгариф, 2009)

4. Р.З.Хәйдәрова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру”. Укытучылар өчен методик кулланма. Казан. “Мәгариф”

5. Хәбибуллина З.Н. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр: Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2-11 нче сыйныфларында рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен ярдәмлек.-Казан: Мәгариф,2008.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]