Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2нче сыйныф уку Хайдарова-СОНЯ-2013.doc
Скачиваний:
52
Добавлен:
23.03.2016
Размер:
239.62 Кб
Скачать

Рус мәктәбенең 2нче сыйныфы (рус төркеме) өчен укудан тематик план Аңлатма язуы Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

  1. Россия Федерациясенең “Белем бирү” турындагы 3266-1 номерлы Законы (2012 ел,28 нче февраль)

  2. ”Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” Татарстан Республикасы законы (2004 ел,1 июль)

  3. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы., Казан , 2008

  4. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”(2010)

  5. TP Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Ч.М.Харисова ,К.С.Фәтхуллова, З.Н.Хәбибуллина авторлыгындагы "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннын үрнәк программалар: 1-11 сыйныфлар.- Казан: Татар.кит. нәшр.,2011.

  6. С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар/ Казан, 2010;

  7. Дәреслек: Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен. Р.З Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Г.М.Әхмәтҗанова; Казан: “Татармультфильм”, 2013.

1992 елның 8 июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.Аның нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды.Шул ук елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә дәүләт телләре хакындагы махсус маддә урын алды.

”Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау,өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”нда татар телен иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә куллану юллары билгеләнде.Күп милләтле Татарстанда дәүләт телләренең икесен дә белү, халыкларның үзара аңлашып,тату яшәвенең нигезен тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәүләт теле буларак өйрәтелә.

Татар теленнән гомуми башлангыч белем бирүнең максатлары:

1)балаларда телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре булдыру;сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

2)укучыларның иҗади активлыгын арттыру,аларда татар телен өйрәнүгә омтылыш һәм кызыксыну тәрбияләү;

3)балаларның рухи дөнясын баету,төрле милләт вәкилләре арасында телләрне өйрәнү аша бер-берсенә ихтирам һәм дуслык хисе тәрбияләү

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм төзергә өйрәтү;

3) программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү;

4) татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.

Тыңлап аңлау. Укучыларның җанлы сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү; тыңланган мәгълүматка нигезләнеп, күмәк аралашуда катнашу.

Сөйләү. Аралашу барышында коммуникатив максатка ирешү һәм үз фикерләрен эзлекле итеп белдерү; тормыштагы вакыйгалар, күренешләр турында хәбәр итү һәм фикер йөртү; укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген мөмкин кадәр эзлекле һәм аңлаешлы итеп сөйләү.

Уку. Танышу, эзләнү, өйрәнү, карап чыгу максаты белән уку төрләреннән файдаланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку һәм интернет аша кирәкле мәгълүматны табып уку күнекмәләренә ия булу; укылган текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләп бирү;

Язу һәм язма сөйләм. Бәйләнешле текстларны рус теленнән татарчага язмача тәрҗемә итү; тәкъдтм ителгән тема буенча чыгыш ясау өчен тезислар язу; аралашу ситуацияләрендә сөйләм үрнәкләреннән һәм гыйбарәләреннән файдалану.

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Дәреслекнең авторы, елы

Уку

2

70

2

Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова “Күңелле татар теле” 2 нче сыйныф, (Казан, Татармультфильм, 2013)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]