Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Г.Кутуй .конспект.docx
Скачиваний:
13
Добавлен:
21.04.2015
Размер:
52.84 Кб
Скачать

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы. “Җырларым” шигыре белән танышу.

I. Дәреснең максатлары:

1. Белем бирү:

1) М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү;

2) рифма төшенчәсенең асылын аңлату;

3) укучыларда сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

4) укучыларда тыңлау күнекмәләрен үстерү;

5) укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

2. Күнекмә формалаштыру:

1) укучыларның сөйләм телен үстерү.

3. Тәрбияви:

1) әдипнең иҗатына карата хөрмәт уяту;

2) туган илгә мәхәббәт тәрбияләү;

II. Дәреснең принциплары:

  1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, укыту һәм тәрбия берлеге, коммуникатив, гомумкешелек.

  2. Хосусый принциплар: шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын субьектив кабул итү.

III. Укыту ысуллары:

- өлешчә эзләнү;

- репродуктив, шәрехләү, иҗади уку.

IV. Алымнар:

- сорау-җавап алымы;

- укытучы сөйләме;

- уку;

- күрсәтмә әсбаплар куллану.

V. Дәреснең төре: әдипнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү дәресе.

VI. Җиһазлау: 5 нче сыйныф дәреслеге, компьютер (презентация күрсәтү), проектор.

VII. Әдәбият исемлеге:

  1. Даутов Р.Н.,Рахмани Р.Ф.   Әдипләребез. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — Т. 1. — бит 751.

  2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы:Метод.кулланма.-Казан:мәгариф,2000.-335б.

  3. Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрдә 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф,2000.

  4. Нуруллина Р. Гадел Кутуй турында истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. — бит 184.

Дәрес планы

  1. Оештыру этабы: (1 мин.)

- укучылар белән исәнләшү;

- дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү этабы: (2-3 мин.)

- Г.Кутуй иҗатына гомуми күзәтү ясау.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру этабы: (30 мин)

- М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

- сораулар бирү, күнегү формасында материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү;

- “Җырларым” шигырен сәнгатьле итеп укыту.

IV. Йомгаклау: (5 мин.)

- дәрескә гомуми нәтиҗә чыгару.

V. Өйгә эш бирү этабы: (5 мин.)

- өйгә эш бирү (“Җырларым” шигыренең өзеген ятлап килергә);

- укучыларның эшчәнлеген бәяләү.

Дәрес барышы

  1. Оештыру этабы

Укытучы. Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз! Сезне күререгә бик шатмын. Бүген көн бик матур, кояш та елмая. Сезнең кәефегез дә бүгенге көн кебек ачык, матур, күтәренкедер, шулаймы?

Укучылар. Эйе, кәефебез яхшы.

Укытучы. Сыйныфта кем дежур? Дәрестә кемнәр юк?

Укучы. Сыйныфта мин дежур, дәрестә барлык укучылар да бар.

Укытучы. Укучылар дәрескә керешкәнче, бер-берегезне елмаеп сәламләгез,тәрәзәгә карап,табигатькә елмаегез. Чираттагы әдәбият дәресен башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү этабы

Г.Кутуй иҗатына кыскача күзәтү ясау.

Укытучы. Укучылар, без үткән дәресләрдә Г.Кутуйның иҗатын үттек.

Укучы. Г.Кутуй- татар халкының күренекле язучысы.

Укучылар. Ул нәсерләр авторы.

Укычы. Миңа “Рөстәм маҗаралары” хикәясе бик ошады. Ул бик кызык. Фантастик элементлар белән кушылып киткән.

Укытучы. Афәрин, балалар. Ә бүген без сезнең белән яңа тема үтәчәкбез. Без бүген татар халкының бөек улы, легендар батыры -Муса Җәлил иҗаты белән танышып китәчәкбез.