Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

Икенче пәрдә

VII күренеш

“Амазонка” ательесы. Кызлар үз эш урыннарында, һәммәсе ни беләндер мәшгуль, баш күтәрмичә эшлиләр. Ләйлә килеп керә. Ул ни беләндер борчулы. Башлап җибәрергә сүзләр эзли кебек.

Ләйлә. Кызлар! Минем сезгә бер яңалыгым бар!

Зәринә. Нинди яңалык ул?

Ләйлә. Безгә яңа заказга тотынырга кирәк булачак...

Фәридә. Кемгә, нәрсә тегәргә?!

Илүзә. Зур заказмы?!

Ләйлә. Зур, тик безнең өчен бик файдалы түгел...

Илүзә. Алайса, нигә аның кирәге бар? Аллага шөкер, эшсез утырмыйбыз бит әле!? Хи-хи-хи!

Кызлар. Әйе! Эш болай да җитәрлек! Өлгер генә!

Ләйлә. Мин үзем дә бу эштән баш тартыр идем дә, булдыра алмыйм...

Кызлар. Нишләп?!

Ләйлә. Бу заказ минем туган ягымнан, районыбызның хакимият башлыгыннан килде...

Таңсылу. Булса соң?

Зәринә. Кыйбатлы заказлар булганда, моңа вакыт әрәм итеп торыйкмы инде?

Ләйлә (кырт кисеп). Димәк менә шул, безгә бөтен эшләрне туктатып, шул заказга тотынырга кирәк булачак!

Зөлфәт (танымаслык итеп киенгән, шау-шу вакытында кереп, бераз карангалап йөри). Исәнмесез!

Ләйлә (гаҗәпләнеп). Исәнмесез! Сезгә биредә ни кирәк?

Зөлфәт (бүлмәне карап, кулындагы кәгазьгә нәрсәдер язган була). Бу ательены хуҗасы биредәме?

Ләйлә. Мин хуҗа. Сезгә нәрсә кирәк, ни язасыз анда?

Зөлфәт. Хуҗа сез димәк... (Бөтен җирне төпчелләп карап, язып бара.)

Ләйлә. Ни эзлисез сез, нәрсә югалттыгыз? Йомышыгызны әйтегез, юкса, милиция чакыртам.

Зөлфәт. Мин мэриядән!

Барысы да. Кайдан!

Зөлфәт. Мэриядән! (Ниндидер кызыл корочка кебек әйбер чыгарып, тиз генә тыгып куя.) Гафу итегез, удостоверенияне кеше кулына бирергә ярамый.

Ләйлә. Ярый, мэриядән булдыгыз ди. Биредә ни кызыксындыра соң сезне?

Зөлфәт (тикшерүен туктатып). Хуҗа сез димәк?

Ләйлә. Мин дим бит инде.

Зөлфәт. Начар...

Ләйлә. Аңлатып сөйләгез әле сез, нәрсә начар?

Зөлфәт. Законга сыймый торган нәрсәләр эшлисез икән.

Ләйлә. Алла сакласын диегез. Нинди закон кысаларына сыймаган нәрсә булсын? Безнең бөтен лицензияләребез, рөхсәтләребез бар.

Зөлфәт. Сез биредә гел хатын-кызлар гына эшлисезме?

Ләйлә. Әйе, нәрсә бу законга каршы киләме әллә?

Зөлфәт. Юк, монысын болай гына соравым!

Ләйлә. Эш нәрсәдә соң, аңлатыгыз!

Зөлфәт.Сез мэрның күптән түгел генә чыккан әмерен укымадыгыз мени?

Ләйлә. Ишеткәнем дә булмады.

Зөлфәт. Менә шул шул. Мэрыбызның әмере буенча, без сезнең ательегызны бүген үк ябарга тиешбез!

Ләйлә. Ничек?

Кызлар. Ни сөйли ул?

Ләйлә. Ничек инде ябарга? Күрсәтегез, кайсы җирдә гөнаһыбыз.

Зөлфәт. Менә карагыз, ишекләр дөрес якка таба ачылмый...

Ләйлә. Барысыныкы да шулай бит.

Зөлфәт. Аларны да тикшерәбез. Әгәр дә һәрбер ишек урам якка таба ачылса, тротуарда йөрергә урын калмый, шуны аңлыйсызмы? Бүлмәгездә бер яшел үсемлек заты юк.

Ләйлә. Анысы нәрсәгә тагын?

Зөлфәт. Казанда кислород җитми. Соң, шәһәрне яшелләндерү турында ишетмәдегез мени? Аннары... (Нәрсәгә бәйләнергә белми.) Аннары ул гөлләр матурлык та биреп тора. Мэрыбыз әйтте, шәһәрдә яшәүче һәрбер гражданиныбыз шат күңелле булсын өчен, шәһәр матур, чәчәк атып торырга тиеш, диде!

Ләйлә. Соң без боларны, бүген үк төзәтә алабыз!

Зөлфәт. Әле бит бу гына түгел... Бүлмәгез караңгы, ут юк – бу күзләргә зыянлы! Диварларыгыз әллә нинди ямьсез төскә буялган, ярамый! Һәрнәрсә елмаю, шатлану уятырга тиеш. Менә... Менә янгынга каршы тору чаралары да күрелмәгән...

Ләйлә. Әнә огнетушитель тора ич.

Зөлфәт. Огнетушитель? Ә тартма белән ком, көрәк, чиләк, лом кайда?

Ләйлә. Биредәме? Бу ателье ич.

Зөлфәт. Хет әллә нәрсә булсын, закон барыбызга да тигез кагыла. (Ләйлә бүлмәсенә кереп китә.) Менә бит, карагыз, диварларыгыз утка тиз бирелүчән материалдан эшләнелгән! (Зажигалка белән ут төртә, бераз янгач сүндерә.) Күрдегезме?

Кызлар. Нишлисез?!

Зөлфәт. Менә шул, матуркайларым, әле тикшерә торсаң, әллә нәрсәләр дә бардыр биредә, тик сезне ябар өчен бу да җитә!

Кызлар. Ничек алай?

Ләйлә (кереп). Туктагыз әле. (Фәнилне читкәрәк алып китә.) Сез безне аңлагыз инде, бүген генә бик мөһим заказ алган идек. Хәзер безне эштән туктатсагыз, минем дәрәҗәм төшәчәк, сез мине уңайсыз хәлдә калдырачаксыз...

Зөлфәт. Бернишли алмыйм, закон...

Ләйлә. Бәлки без сезнең белән килешә алган булыр идек?!.

Зөлфәт. Ничегрәк итеп?

Ләйлә. Башкалар ничек килешә соң?

Зөлфәт. Әллә сез мине ришвәтче дип уйлыйсызмы?

Ләйлә. Юк инде, сез нәрсә? (Аның куенына конверт тыкмакчы була.)

Зөлфәт. Туташ кирәкми! (Конвертны кире бирә.)

Ләйлә. Алыгыз инде! (Конверны аның куенына тыга.)

Зөлфәт. Кирәкми, туташ! (Конверны Ләйләнең куенына тыгам дип, ялгыш күкрәген тота, Ләйлә кычкырып куя.) Менә шул, матуркайларым, гел кызлар гына эшләгәнгә, мин сезгә бераз вакыт бирәм. Әгәр дә шул арада мин ясаган кисәтүләр барысы да үтәлмәсә, ябабыз!

Ләйлә. Рәхмәт! Бик зур рәхмәт!

Зөлфәт. Ремонт ясаучыларны эзләп вакытыгызны әрәм итмәгез, менә “Герострат” ремонт бригадасының адресы. (Визитка бирә.) Бик әйбәт эшлиләр! Үземнең фатирны ремонтладылар!

Ләйлә. Рәхмәт!

Зөлфәт. Сезгә вакыт биреп, үз өстемә җаваплылык алам да инде, ярый... Тик онытмагыз, сезгә атна-ун көн вакыт, шуннан артык булмый.

Ләйлә. Бик зур рәхмәт!

Зөлфәт. Кирәк түгел! Онытмагыз, “Герострат” бригадасы! (Чыгып китә.)

Ләйлә. Ярый, сез эшегезне дәвам итегез, мин ремонт бригадасы белешеп килим әле.

Зәринә. Нинди бригада тагын?

Ләйлә. Ремонт ясарга.

Зәринә. Нәрсәгә? Аны гына үзебез дә эшлибез!

Кызлар. Әйе!

Ләйлә. Юк, кызлар. Беренчедән, үзебез эшләсәк, озакка китәчәк, ни дисәң дә без ремонт эше белән таныш түгелбез. Икенчедән, безнең өстә мөһим заказ, аны үтәргә кирәк, вакыт юк.

Зилә. Нәрсәгә ул заказ!?

Илүзә. Ул ремонт бригадасында ир-атлар була ич инде.

Зәринә. Юк, кызлар, мин бирегә ир-атларны кертүгә каршы!

Таңсылу. Бу безнең үзебез үзебезнең кагыйдәләребезне җимерүебез була ич инде.

Фәридә. Кертмәскә иде шул...

Ләйлә. Соң, кызлар...

Зилә. Юк, кертмибез!

Илүзә. Кирәкми алар безгә!

Ләйлә (кырысланып). Кызлар, мине дә тыңлагыз инде. Әгәр дә дәрәҗәбезне төшерәсебез килми икән, кабул иткән заказны вакытында башкарып чыгарга кирәк. Мин белешеп карармын, бәлки хатын-кызлардан гына торган бригадалар бардыр. Булмаса, ир-атлардан эшләтергә туры килер. Ярый, эшегездә булыгыз. (Үз бүлмәсенә кереп китә.)

Кызлар барысы да аңа шикләнеп карап калалар, бик ризасыз кыяфәтләр белән эшкә керешәләр. Үзара сөйләшмиләр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]