Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
AMAZONKA.doc
Скачиваний:
18
Добавлен:
18.11.2019
Размер:
319.49 Кб
Скачать

V күренеш

Урам. Фәнил Айдарны көтә. Айдар килеп керә, башы әйләнгән.

Айдар (Фәнилдән үлчәмнәр алып.) Илле биш... Алтмыш...

Фәнил. Саташтыңмы әллә, илле биш, алтмыш... Ышанмаган буласың, йә күрдеңме инде?!

Айдар. Күрдем...

Фәнил. Нишләмәкче буласың хәзер?

Айдар. Нәрсә эшли алам соң мин?

Фәнил. Әйтеп торам бит, әйдә синең компьютерга дигән акчаңны минем профессорга садака итеп бирәбез дә, мине кире укырга алалар!

Айдар. Ул мине эт урнына мыскыл итте. Беләсеңме ник?

Фәнил. Ник?

Айдар. Чөнки мин чыннан да шундый булдыксыз. Ул барысын да дөрес әйтә, мин чынлап та авылда, әниләр янында карачкыга әйләнеп бетәчәкмен. Әйләнеп тә беттем инде...

Фәнил. Айдар, тынычлан! Мин сиңа бер тәкъдим ясыйсым килә. Әйдә менә болайрак эшлибез: син бәрәңге саткан акчаңны миңа бирәсең, ә мин сиңа башкача ярдәм итәм. Мәсәлән, мин сине иртәгә үк өйләндереп, авылга озатам. Бергә рәхәтләнеп яшәрсез. Бәрәңге үстерерсез, тагын кәбестә, кишер утыртырсыз. Икенче көзгә кабат, сатарга килерсез. Әгәр дә ул кыз хатынлыкка ошамаса, шул икенче килүеңдә алыштырып җибәрермен. Баклажан, чөгендер утыртырсыз. Тагын помидор, укроп! Перспектива!

Айдар. Син тиле түгелдер соң бит?.. Юк, мин моны болай гына калдырмам! Мин Ләйләдән үч алачакмын! Бүгенге көннән мин сугыш сукмагына басам. Әгәр дә мин Ләйләдән үч ала алмасам, исемем Айдар булмасын! Син минем беләнме?

Фәнил. Квартирага булса да түлисеңме?

Айдар. Синең квартираң - безнең штаб-квартирабыз булыр! Барысы өчен дә үзем түлим. Үч өчен акча кызганмам! Димәк, син минем уң кулым!

Фәнил. Син Дон Кихот, мин Санчо Пансо булырмын!

Айдар (кычкыра). Ләйлә, мин синнән үч алмыйча, тынычланмам!

Фәнил. Әзерлән, Большой Змей на тебя обиделся!

VI күренеш

Фәнилнең бүлмәсе. Фәнил бүлмәне кешеләр кабул итәргә әзерли. Кара костюм-чалбар, ак күлмәк, кара күзлек кигән Айдар керә.

Фәнил. О, Джеймс Бонд! Кайчан алып өлгердең әле бу костюмнарыңны?

Айдар. Выпускнойга алган идем! Мин сизәмен, тиздән безгә кирәкле кешеләр дә килә башлар! Эшне башларга кирәк (Урындыкка утырып). Фәнил, син әзерме?

Фәнил. Солдат сыман, хет хәзер яуга!

Айдар. Бик әйбәт! Алай булгач, әйдә, берәм-берәм керт кешеләрне. Бригадабызны җыя башлыйбыз!

Фәнил. Баш өсте! (Барып ишекне ача.) Беренче кем? Керегез!

Ридван (бик горур гына килеп керә). Исәнмесез!

Айдар. Исәнмесез! Исемегез?

Ридван. Ридван!

Айдар. Ризван?

Ридван. Ридван! Минем әтием кырым татары, шуңа исемем шундый.

Айдар. Йә, Ридван, ни белән килдегез безгә?

Ридван. Маршрутка белән.

Фәнил. Шутник. Синнән ничек үзеңне тәкъдим итә аласың дип сорыйлар.

Айдар. Әйе!

Ридван. Нәрсәгә миңа үземне тәкъдим итеп торырга? Миннән башка сезнең бригадагыз берничек тә оеша алмас. Хатын-кызлар йөрәген җимерергә сәләтле ир затлары кирәк дип әйттегез телефоннан.

Айдар. Әйттек.

Ридван. Менә мин килдем.

Айдар. Ышандыр безне!

Фәнил. Сөйләп күрсәт, ниләр белән мактана аласың?

Ридван. Бу – минем профессиям! Әгәр дә мин үземнең егерме яшемдә ничә хатын-кызның күңелен үз иткәнемне сөйләп торсам, көн дә, төн дә җитмәс. Бу безнең нәселебезнең шөгыле. Абый шундый иде, әти дә ерак йөрмәгән, бабайларга китсәк, алары бөтенләй хан кызларының күңел тынычлыкларын урлап йөргәннәр! Билгеле, мин араларында иң өлгере, булдыклысы! Чөнки мин аңлыйм – бу минем профессиям! Ә һәрбер профессиядә конкурентлар да була. Шулар авызыңны ачтырып калдырмасыннар өчен үз өстеңдә эшләргә кирәк! Кызны күргәч үк, мин аңа кай яктан киләсен сизеп алам. Чөнки минем күз аларны хәзер йөз чакрымнан төрле сортларга аера. Кызлар күңелен яулап алу миңа иртән йокыдан торуга караганда җиңелрәк. (Җырлый.)

Иртән-иртүк торулары

Минем өчен зур газап.

Кемнәрдер кызлардан курка –

Ул нәрсәдән мин азат!

Айдар (җырлый):

Нәкъ шундый егетләр

Кирәк безгә бүгеннән.

Безнең бригадыда

Инде хәзер син, туган!

Ридван. Димәк, сез мине аласыз?

Айдар, Фәнил. Әлбәттә!

Туган, синең кебек

Егетләр күбрәк булса,

Шәһәрдәге кызлар

Бары безнеке була!

Айдар. Фәнил, тагын кем бар анда? Керсен!

Фәнил (ишекне ачып). Рәхим итегез!

Зөлфәт (ишектән башын тыгып). Мөмкинме?

Айдар. Кер инде әйдә, нәрсә бозау кебек башыңны тыгып торасың?

Фәнил. Кер инде! (Тартып кертә.)

Ридван (Зөлфәтне күреп). Йа Ходаем! Кимсеткәнсең кешене!

Айдар. Ник килдең, үскәнем?

Зөлфәт. Чакырып язгансыз бит.

Фәнил. Исемең ничек соң хет?

Зөлфәт. Зөлфәт! Ә сезнеке?

Фәнил. Әлегә сиңа моны белү мөһим түгел.

Ридван (үз-үзенә сөйләп утыра). Зөлфәт?! Зөлфәт – рафинадлы көнбагыш мае!

Айдар. Карале, синең хет кызлар белән сөйләшкәнең бармы соң?

Фәнил. Нигә җавап бирмисең, Зөлфәт, ни булды?

Зөлфәт. Мин оялам!

Айдар. Нәрсәдән?

Зөлфәт. Бу темага сөйләшергә...

Фәнил. Безгә бит синең турыда ишетергә кирәктер, капчыктагы мәчене ничек алыйк инде без?

Зөлфәт. Миңа башта сезгә ияләшергә кирәк.

Айдар. Тәк, бар алайса, әнә коридорда ияләш. Вакытыбызны юкка әрәм иттермә. Ияләшсәң, соңрак керерсең.

Зөлфәт. Ярый! (Чыгып китә башлый).

Фәнил. Әйт анда, теләүчеләр булса керсеннәр.

Зөлфәт. Ярый! (Чыгып китә.)

Фәнил. Хәчтрүш!

Айдар. Алай димә, в тихом омуте черти водятся, ди урыс.

Ридван. Минем абый һәрчак менә шундыйлардан сак булырга өнди торган иде. Безнең эштә менә шундый һәвәскәрләр куркынычрак.

Булат (кереп). Исәнмесез! Чакырусыз кердем, мөмкин булгандыр бит?

Айдар. Кергәч, хәзер мөмкин инде. Ярый, нәрсә сөйли аласыз?

Булат. Теләсә нәрсә!

Айдар. Миңа теләсә нәрсә кирәкми, эш буенча сөйлә.

Фәнил. Хатын-кызлар белән мөнәсәбәтеңне.

Булат. Мөнәсәбәтләр сөйләп бетергесез әйбәт!

Айдар. Без сезнең өчен бик шат, тик төгәлрәк итеп сөйләсәгез иде.

Булат. Төгәлрәк итеп сөйләргә ярамый.

Айдар. Ничек инде ярамый?

Булат. Мин сезгә үземнең бу өлкәдә куллана торган ысулларымны ачып бирә алмыйм.

Айдар. Алайса, саубулыгыз!

Булат. Ничек инде саубулыгыз?

Фәнил. Менә шулай, безнең синең белән бала-чага уены уйнап ятырга вакытыбыз юк.

Айдар. Теләмисең икән, чык та кит. Синең кебекләр безнең янга агып кына тора.

Булат. Ярый, сез кызмагыз әле! Берничә ысулымны әйтсәм, зыян булмастыр да бәлки.

Айдар. Тыңлыйм.

Булат. Һәр ир-атның хатын-кыз башын әйләндерү ысуллары була. Кемдер акча белән, кемдер матурлык белән, әнә Ридван кебекләр көч, мускуллар белән кызыктыралар.

Ридван. Синең кебекләр әбиләр кебек ләчтит сатыпмы? Әйтеп бетер, нигә туктадың?

Булат. Үзең бүлдердең бит.

Айдар. Сез нәрсә, таныш мәллә?

Булат. Таныш кынамы соң.

Ридван. Менә бу хайван аркасында мин сезнең янга килеп эләктем дә инде.

Айдар. Ридванны сез алып килдегез мени, рәхмәт сезгә исемегезне белмим?

Булат. Булат!

Ридван. Паразит!

Булат. Нәрсә син мине гаеплисең?

Фәнил. Егетләр, туктагыз әле. Аңлатыгыз, ни булды?

Ридван. Менә бу карачкы, үзенең ике метрлы теле белән инде мин башын әйләндереп җиткердем дигән туташка нидер сөйләп, борын төбемнән алып китте.

Булат. Бу гади конкуренция! Ә кемнәрнеңдер шундый колхоз, гадәтсез, культурасыз булуына инде мин гаепле түгел.

Ридван. Мин колхозмы? Теге юлысы эләкмәгән иде, хәзер муен тамырыңны чәйнәп өзәм!

Булат. Өздергәннәр ди, өзеп кара!

Бер-берсенә ташланалар. Айдар белән Фәнил аларны көч хәлгә аералар.

Булат. Менә ресторанда да шулай ташланды ул, тәрбиясез. Шуның аркасында икебездән дә бөтенесе йөз чөерә.

Ридван. Минем аркадамы? (Ташланмакчы була, туктатып калалар.)

Айдар. Булды, җитте! Хәзер икегезне дә каулап чыгарам! Тынычландыгызмы? Без барыбыз да бер команда булырга тиешбез, спецназ кебек. Беребез җиңелдеме, димәк барыбыз да җиңелдек. Аңлашылдымы? Булат, дәвам ит.

Булат. Минем ысулларга килгәндә, барыбыз да хатын-кызларның колак, КОЛАК белән яратуларын беләбез. Менә мин аларның шул нечкәлекләренә басым ясыйм да. Иң мөһиме туктап калмаска, башлаган сүзеңне ахырга кадәр җиткереп, яңасына ялгап җибәрергә өйрәнергә. Әлбәттә әдәбиятны, сәнгатьне яхшы белү, культура, этикет. Сез күз алдына да китерә алмыйсыз, тик бу тулы бер мәктәп!

Хатын-кызларның күңелен

Яулап алу – бу һөнәр!

Нечкәлеген, гадәтләрен

Өйрәнү – барсы һөнәр!

Инде күптән кирәк иде

Бер институт ачарга –

Минем кебек кешеләрне

Күп санда әзерләргә!

Ридван

Юк сүз сөйләмә

Кемгә кирәк синең ише?!

Минем кебекләр

Туып торгач үзләре!

Айдар, Фәнил

Туктагыз, булды, җитте!

Тавышлана күрмәгез!

Берәм-берәм кирәк түгел,

Безгә кирәк икегез!

Берләшегез, дуслашыгыз!

Бергә булгач, көчле без!

Хатын-кызлар, сакланыгыз

Тиздән без киләчәкбез!

Ридван. Бир кулыңны

Булат. Мә тот, дускай!

Айдар, Фәнил. Дуслашыгыз сез шулай!

Барысы бергә

Хәзер тиңнәр юк

Безгә бу шәһәрчектә!

Безнең кулда булыр

Һәр нәрсә киләчәктә!

Рәдиф (мескенләнеп). Мөмкиндер бит?

Айдар. Кем инде бу тагын?

Фәнил. Нишләп йөрисең биредә?

Рәдиф. Игълан буенча килгән идем.

Айдар. Хатын-кызлар йөрәген яручы егет инде син алайса?

Рәдиф (мескенләнеп). Әйе.

Айдар. Бар, чыгып кит моннан, синең белән вакытымны әрәм итәсем килми?

Рәдиф. Әллә минем сүземә ышанмадыгызмы?

Фәнил. Сүзеңә? Син үзеңне көзгедә күргәнең бармы соң?

Рәдиф. Бар.

Айдар. Йә, нәрсә күрдең инде анда? Ниндиерәк син?

Рәдиф. Сезнеңчә нинди соң?

Айдар. Миңа калса, син бер мескен җан.

Рәдиф. Менә! Нәкъ шулай. Бу минем шундый имидж!

Айдар. Имидж?

Фәнил. Нинди имидж? Кем карасын сиңа бу кыяфәттә?

Рәдиф. Шул шул менә. Хатын-кыз психологиясен белмәү үтерә сезне. Беләсегез килсә, мин кызның башын әйләндерү буенча сезнең барыгызны да узам! Кемдер мускул күрсәтеп, кайсы бик оста сөйләп, кемдер тагын әллә нәрсә белән, ә мин менә бу имиджым белән кызларны җәлеп итәм. Алар бит мескеннәрне яраталар! Билгеле, барысы да түгел, бөтенесенә дә ошап бетеп булмый. Шулай да, безнең өлешкә дә байтак кына эш кала. Аларга кемнедер кызгану, аңа ярдәм итү, иркәләп башыннан сыйпау, җылы сүзләр яудыру – барысы да күңел рәхәтлеге китерә. Хатын-кызлар моңа мохтаҗ! Ни әйтсәң дә аларда аналык гармоны бар, күрәсең менә шул уйныйдыр монда. Шулай итеп, исегез китмәсен минем кыяфәткә.

Мескенләнеп йөрүемнең

Сәбәбе тик бер генә -

Хатын кызларның күңелен

Җәлеп итәм тиз генә!

Мескенкәем, дип әйтәләр,

Кочаклыйлар, үбәләр!

Вакыт җиткәч миннән башка

Уфыралар, үләләр!

Зөлфәт (атылып кереп реп укый).

Зөлфәт була исемем

Бигрәк матур җисемем!

Кечкенәдән беләмен

Стильның мөһимлеген!

Кызларның йөрәкләрен

Секундта җимерәмен!

Тик үземә генә күзләрен

Каратамын!

Алар миңа бертуктаусыз хатлар язалар,

Минем белән очрашу эзләп, шашыналар!

Аларга хәзер иң бөек зат,

Табыну объекты, идеал

Тик бары Зөлфәт!

Айдар. Карале, туган, син бая нишләп болай кермәдең соң?

Зөлфәт. Соң, игъланда үзегез язгансыз бит төзелеш эшләрендә тәҗрибәсе булган кешеләр кирәк диеп. Менә миңа иптәшләрем шундый киңәш бирде.

Фәнил. Нинди киңәш?

Зөлфәт. Начальство тыйнакларны ярата дигән киңәш.

Айдар. Анысын дөрес әйткән ул үзе. Безнең бригаданың исеме “Герострат” булачак.

Барысы да. Нигә?

Булат. Тарихны белмисез икән...

Барысы да. Кем соң ул?

Булат. Герострат – мәхәббәт алиһәсе, Афродитаның храмын яндырып, тарихка кергән кеше.

Зөлфәт. Туктагыз әле, сезгә төзүчеләр кирәкме әллә яндыручылармы?

Айдар. Сез һаман аңламадыгыз мени әле? Миңа кызлар күңелен яндыра алырдай егетләр кирәк!

Барысы да. Ә-ә!

Айдар. Егетләр! Вак-төякләрне соңыннан аңлатырмын! (Барысы бергә җыелалар.) Мин сезне тәбрик итәм, бүген без менә беренче мәртәбә бергә, бердәм коллективка җыелдык...

Рәдиф. Первый съезд РКП (б). Гафу итегез!

Айдар. Менә шул мизгелдә...

Ридван. Склифософский!

Айдар. Кыскарак булса, шулай, җәмәгать, без бүген беренче мәртәбә бергәләшеп эш башлыйбыз, олы юл алдыннан бер дога кирәктер.

Барысы бергә. Аллаһы Әкбәр!

Бөтенесе бергә дога кылалар. Җырлыйлар.

Ридван

Тау бөркете – асыл егет!

Баскан җиремнән ут чыга

Нишлим соң, йөрәккәем

Тыныч түгел хатын-кызга?

Берсен алам, берсен салам,

Алмаштырам күлмәк кебек

Матур күзләремә кызлар

Алданалар түмгәк кебек!

Булат

Илһам алам мин кызларның күзеннән

Эреп китә алар әйткән сүземнән!

Гүзәл затлар татлы сүзгә сусыйлар

Күпме сөйлим, әкияттән туймыйлар!

Рәдиф

Җанын биргән Ходай, ямен бирмәгән

Төсен, буен Алла миннән җәлләгән

Сылукайлар карый миңа кызганып,

Күңелләрен яулыйм шул бөтен кызларның!

Зөлфәт

Куам мода артыннан,

Куам кызлар артыннан.

Агачның яме – яфрак,

Әдәмнең күрке – чүпрәк!

Минем кебек егетләр,

Йөзек кашы кебекләр!

Кызларның күркен алам,

Йөрәген утка салам!

Барысы бергә

Дөньяга матурлык бирә

Хатын-кызлар – асыл затлар!

Матурлыкны яулап ала

Безнең кебек көчле затлар!

Безнең кебек егетләр!

Безнең кебек көчле затлар!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]