Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
8v_syynyfyna_programmar.z.haydarova..doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
09.11.2019
Размер:
403.97 Кб
Скачать

Изложение №2 Дуслык көче

Кечкенә Рөстәм яраткан эте Актүш белән ишегалдында уйный, йөгерә, сикерә, кочаклашып җирдә тәгәри. Актүш Рөстәмне үзенең хуҗасы итеп таный, һәр сүзен тыңлый. Рөстәм дә этенең телен аңлый. Алар – чын дуслар.

Ә беркөнне Рөстәм үрелеп капка биген ачты да, ялгызы тыкрык аша елга буена китте. Әтисе иртән Актүшне бәйләп куйган иде. Тыкрыкның нәкъ уртасында Рөстәмнең каршысына зур эт килеп чыкты һәм тешләрен күрсәтеп өрә башлады. Рөстәм туктап калды, аның аяклары йөрмәс булды.

Ә зур эт һаман якынлаша. Рөстәм кинәт бар көченә: “ Актүш!” – дип кычкырып җибәрде. Бер минут үтмәде, туп кебек тәгәрәп, Актүш Рөстәм белән зур этнең арасына кереп басты. Аның муенында өзелгән җеп асылынган, колаклары үрә торган, күзләре ут яна.

Актүш кечкенә булса да, зур эттән көчлерәк тоелды. Зур эт, әллә шундый олы дуслыкны хөрмәтләп, әллә Актүшнең батырлыгына гаҗәпләнеп, борылды да китеп барды.

( 132 сүз )

План:

  1. Рөстәмнең яраткан эте.

  2. Тыкрыкта зур эт белән очрашу.

  3. Актүш дустын коткарырга ашыга.

  4. Зур эт дуслыкны һәм батырлыкны хөрмәт итә.

Сүзлек диктанты № 2

    1. Сүзләрне татарчага тәрҗемә итегез:

Заканчивает, портит, мечта, любовь, весть, падает, укрепляет, закалка, свистит, отличается, спортивный кружок, повторяй, ласковый, гордый, трудолюбивый, серьезный, отзывчивый, терпеливый, горе, сорвал, мир, вред, торопится, удивленно. (25слов)

    1. Бу сүзләр белән 7 җөмлә төзеп языгыз.

    1. Спорт белән шөгыльләнү турында диалог төзеп языгыз.

    1. Сүзләрнең транскрипциясен языгыз:

Һава, шатлык, ошый, гаиләнең

Сүзлек диктанты № 3

  1. Сүзләрне рус теленә тәрҗемә итегез:

Сыйфат фигыль, хәзерге заман, киләчәк заман, үткән заман, җырланган җыр, киләчәк кунаклар, ярышта җиңгән малай, суда йөзүче бала, суга батучы кыз, су коенучы апа, коткарыгыз, шаяра, еш алдаша, иң мөһиме.

  1. Бу сүзләрне кертеп, 7-8 җөмләдән торган хикәя языгыз.

  1. Сүзләрне татар теленә тәрҗемә итегез:

Совет, пословица, детвора, статья, произведение, изумительный, с удовольствием, посуда, яблоня, хвастун, подпольная организация, попадает в плен, грач, граница, начало войны, военная служба, север, запад, родители, малина.

  1. Түбәндәге исемнәрне ясалышы буенча төркемнәргә бүлеп языгыз:

а) тамыр:

ә) сүз ясагыч кушымчалы:

б) кушма:

в) парлы:

г) тезмә:

Оешма, мәкаль, ата-ана, кура җиләге, әсирлек, чик буе, кара карга, әсәр, киңәш, көнбатыш, савыт-саба, мактанчык, төньяк, бала-чага, алмагач.

III чиреккә контроль диктант Нәни батыр

Көзнең беренче салкын иртәсендә булды бу хәл. Урамда пычрак таш булып каткан, Мәчет күле шома боз белән капланган иде. Без, тимераякларыбызны алып, күлгә таба чаптык.

Барыбыздан алда Абдуллаларның кунак кызы шуып бара иде. Дөньяны онытып, боз өстендә шуабыз. Кинәт әче тавыш ишетелде. Карасак, боз ватыклары арасында кунак кызының башы гына күренә.

Без куркып калдык, малайлар елый башладылар. Шунда бер малай, кәшәкәсен сузып, батучы кызга таба шуыша башлады. Бу Абдулла иде. Кыз аның таягына ябышты. Абдулла кызны боз өстенә тартып чыгарды.

( Салих Алишев истәлегеннән ) ( 80 сүз )

Соседние файлы в предмете [НА УДАЛЕНИЕ]