Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
8v_syynyfyna_programmar.z.haydarova..doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
09.11.2019
Размер:
403.97 Кб
Скачать
  1. Түбәндәге сүзләрне татар теленә тәрҗемә итегез:

Дружба, конечно, списывает, отдыхаю, успею, всегда, гордость, век, писатель, повторяем, ошибка, исправил, скучает, одинокий, общение, о, после, через, до, с, против, без папы, кроме уроков, клятва, утешал, секрет, здоровый, радуется, храбрый, воспитанный, дисциплинированный.

  1. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән языгыз:

Мөрәҗәгать, өмет, язучы, халык, авырта, яшен, йокыга.

II чиреккә контроль эш “Җөмлә төрләре. Сүз төркемнәре”

  1. Җөмлә ахырына тиешле тыныш билгеләрен куегыз.

Рөстәм, син нәрсә белән кызыксынасың

Фәниярнең көчле булып үсәсе килә

Их, ерак илләргә сәяхәткә чыгасы иде

Кышкы урманда нинди рәхәт

  1. Җөмләләрне киңәйтеп языгыз.

Мин шуам. Әни кушты.

  1. Нокталар урынына җәяләр эчендә бирелгән тиешле сүз төркемнәрен куеп языгыз.

Безнең өй янында ... бакча бар. Мәктәпкә без ... йөрибез. Наил ишегалдында турник ... . Апам матур ... үстерә.

... җәй җиткәч авылга кайтасыңмы? Татар телен мин ... ел өйрәнәм. Сез ... Алабугага бардыгыз.

( сигез, гөлләр, былтыр, кечкенә, син, җәяү, ясады)

  1. Яхшы уку өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, иптәшегезгә киңәшләр бирегез.

  1. Узнайте у друга:

  • есть ли у него дома рабочее место;

  • в какое время он начинает готовить домашнее задание;

  • какие предметы ему нравятся;

  • всегда ли он записывает домашние задания в дневник.

Тыңлап аңлау

Дуслыкны саклау үзеңнән тора

Фәрит, Илдус, Айрат 5нче сыйныфта укыйлар. Мәктәпкә бергә баралар, бергә кайталар. Буш вакытларында алар гел бергә йөриләр. Әгәр дусларның берсе авырса, аңа шалтыраталар, булышалар, дәресне аңлаталар, һәрвакыт аның хәлен белеп торалар. Укытучы апалары бу өч малайны чын дуслар дип гел үрнәк итеп куя.

Менә уку елы бетте. Ямьле җәй башланды. Малайлар көн буе урамда уйнадылар, елгада су коендылар, балык тоттылар, үзара көч сынаштылар, чирәмдә, комлыкта көрәштеләр. Ә иң яраткан шөгыльләре – сәяхәт иде.

Авылдан өч чакрым ераклыкта урнашкан урман үзенең серләре белән кызыктырып тора. Әниләре иртән кушкан эшләрне тиз генә бетергәч, Фәрит, Илдус, Айрат урманга китәләр. Төрле кошларны, бөҗәкләрне күзәтәләр, куян яки керпе килеп чыкмасмы дип караналар. Гөмбә җыярга да остарып киләләр. Кайда нинди гөмбә үскәнен алардан сора инде!

Бүген көн бигрәк матур! Күктә кояш көлә, әкрен генә аксыл мамык болытлар йөзә. Малайлар сикерә-атлый урман эченәрәк керәләр. Агач төпләреннән гөмбә эзләп төрле якка таралыштылар. Кем кәрзинен тизрәк тутыра?

Шулай мавыгып, күкне кара болыт каплавын сизми дә калдылар. Кинәт күкне ярган гөрселдәү тавышына сискәнеп киттеләр. Коеп яңгыр ява башлады. Малайлар бер-берсенең исемнәрен кычкыра-кычкыра зур чыршы ягына йөгерделәр.

Илдус юл янындарак иде. Ул урманнан ат белән кайтып баручы күрше абыйны күрде дә аңа каршы йөгерде. Абый аны арбага утыртты, өстенә кожанка япты. “Шулай урманда ялгыз йөрергә ярыймыни?” – дип шелтәләп тә алды. Илдус дуслары турында берни дә әйтмәде, ул яшеннән бик курка иде.

Фәрит белән Айрат чыршы агачының куе ботагы астына качтылар. Яңгыр койды-койды да кисәк кенә туктады. Малайлар Илдусны кычкыра-кычкыра эзләделәр. Бик озак эзләделәр, ләкин таба алмадылар. Урманнан кайтаваз гына яңгырап торды. Чалбарларын тезгә чаклы сызганып, сандалиларын кулларына тотып кайтыр юлга чыктылар. Аларга Илдус өчен куркыныч иде.

Менә авыл. Яңгыр көчле яуганга, урамнан күбекләнеп гөрләвекләр ага.Әнә кемдер суда кораблар йөздереп йөри. Аңа рәхәт, күңелле. Чү!.. Фәрит белән Айрат туктап калдылар. Аяклары йөрмәс булды. Бу бит Илдус! Кинәт ул да аларны күрде, үзе көлә, янына уйнарга чакыра.

Ләкин Фәрит белән Айрат аның ягына бүтән борылып карамадылар, өйләренә кайтып киттеләр.Илдуска бик күңелсез булып китте. Аны корабның бөтерелеп йөзүе кызыктырмый иде инде.

Соседние файлы в предмете [НА УДАЛЕНИЕ]