Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
«XIXйөз татар әдәбияты» курсының .docx
Скачиваний:
23
Добавлен:
24.09.2019
Размер:
25.88 Кб
Скачать

  1. Кереш.

  2. XIX гасыр әдәбияты.

  3. Мәгърифәтчелек хәрәкәте.

  4. Чорның төп үсеш этаплары.

  5. XIX йөз татар әдәбиятын өйрәнү.

  6. Иҗтимагый фикер турында монографияләр.

  7. Нәтиҗә.

Кереш.

XIX гасырда, бигрәк тә аның соңгы чирегендә, татар әдәбияты яңа әдәбият булып формалаша. Дөрес бу яңарышның яралгыларын XVIII гасырда ук төсмерләргә мөмкин иде. Петр I реформаларыннан соң татар иҗтимагый фикере һәм әдәбияты дөньсында яңару билгеләре барлыкка килә. Ул яңыалыклар тарихка, культура ядкярләренә игътибар арта баруда, рус галимнәре белән багланышлар ныгуда, әдәбиятта дөньяви мотивлар киңәюдә, гражданлык хисләрен чагылдырган публицистика тууда күренә.

Шул ук чорда әдәби телне халыкка якынайту омтылышы, поэтикада яңарак формалар эзли башлау сизелә. Язма поэзиягә фольклор (җыр һәм бәетләр) тәэсире арта бара. Әдәбиятта анонимлыктан авторлылыкка күчү көчәя. XVIII гасыр казанышлары булган бу тенденцияләр XIX йөздә тагын да үсә, киңәя, тирәнәя.

XIX гасыр әдәбияты.

Татар халкы тарихында XIX гасыр фәнни идеяләр үсү, мәктәпләрдә белем бирү киңәю, матур әдәбиятта яңару билгеләренең арта баруы кебек үзгәрешләр белән характерлы. Бу – бөтен Россия масштабындагы социаль-экономик һәм политик сәбәпләргә бәйле иде. Идел буе халыкларының культура тормышына 1801 елда Казнда Азия типографиясе һәм 1804 елда университет ачылу зур йогынты ясады.

XIX гасырның икенче яртысында татар иҗтимагый фикере яңа казанышларга ирешә. Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә укыту системасын үзгәртеп кору өчен көрәш башлана. Ул соңга таба гомум иҗтимагый тормышның кискен идея каршылыгына әверелә. Консерватив көчләр халык тормышында феодаль-кадими идеологиянесакларга омтыллар. Бер үк вакытта яшь татар буржуазиясенең антифеодаль идеологиясе туа һәм ныгый. Россиядә 50 – 60 елларда, куәтләнә барган сыйнфый көрәш шартларында, антифеодаль һәм антиклерикаль идеяләр яклыпрогрессив демократик көчләр күтәрелә.

Мәгърифәтчелек хәрәкәте.

XIX гасырның икенче яртысы – татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте өлгерүен һәм үсүен билгеләгән тарихи дәвер. Мәгърифәтчелек прогрессив педагоглар, галимнәр, язучылар эшчәнлегенә этәргеч ясады. Бу хәл педагогик һәм фәнни фикердә дә матур әдәбиятта да бик ачык чагылды. Әдәбиятта мәгърифәтчелек идеологиясенең йогынтысы, беренче нәүбәттә, язучыларның чынбарлыкка тәнкыйди мөнәсәбәтендә,реализмның тууында сизелерлек күренде.

Мәгърифәтчелек һәм рационализм идеологиясен мәгърифәтчелек әдәбиятының идея нигезе булды. Кеше характеры формалашуда социаль-экономик факторларның хәлиткеч роль уйнавын тану тирәлек һәм тәрбиянең мөһимлеге турындагы мәгърифәтчелек идеясеннән аерылгысыз яшәде. “Акылның һәм тәрбиянең хәлиткея роленә ышану, кеше фигылен тирәлек шартлары белән бәйләп, материалистик аңлату, уңай геройны “табигый кеше” үзенчәлекләрен чагылдыручы итеп күрү татар мәгърифәтче язучыларының иҗатында да урын алды.

Башка әдәбиятлардагы кебек, татар әдәбиятында да мәгърифәтчелек реализмы ике планлы: аңа реалистик һәм “идеаль”, иллюзор чалымнарның бер әсәрдә сыешып яшәве хас. Мәгърифәтче язучыларның уңай геройлары – халык язмышын, аның киләчәген кайгыртучы укымышлы кешеләр, идеалҗ шәхесләр. Бу геройларны патриотлык, гражданлык, демократик уй-фигыльләр һәм симпатияләр бизи. Алар табигый һәм әхлакый камиллеккә ия булган мәһабәт кеше турындагы мәгърифәтчелек идеалын гәүдәләндерәләр: “беренче – акыл, икенче – әхлак, өченче – тышкы, гәүдә камиллеге”.

Татар мәгърифәтчеләре иҗатының реалистик ягы консерватив татар байларының һәм деспот мөселман клерикалларының наданлыгын, бозыклыгын, комсызлыгын сатирик фаш итүе белән аерылып тора. Бу әдәбият зур идея-эстетик мәгънәгә ия булган реалистик типларның бай галереясын бирде.

Чорның төп үсеш этаплары.

XIX гасыр татар әдәбияты тарихында төп ике чорны билгеләргә мөмкин: беренчесе – XIX йөзнең 60 елларына кадәр, икенчесе – 1860 – 1905 еллар. Ңара барган беренче этап әдәбиятында әле урта гасыр билгеләре дә саклана: күчмә сюжетлар традициясе яши, дини-этик тематика һәм дидактик характердагы тәрҗемә өстенлек итә. Икенче этапта заманның иҗтимагый тормыш проблемаларын кузгаткан әсәрләр күбәя, күренекле татар язучыларының оригиналь иҗатлары тагын да үсә. Әдәбиятта яңача хикәяләү, яңа жанр формаларын файдалану үзләштерелә: хикәя, повесть, романнар, драма әсәрләре барлыкка килә.

XIX гасыр татар әдәбияты тарихын өйрәнү асылда совет чорында башланды. Бу чор әдәбияты турында аерым күзәтүләр революциягә кадәр дә бар иде. Шулардан Б.А.Дорн, В.Т.Смирнов, А.Т.Соловьев, төзеп бастырган бибилиографик хезмәтләр, Н.И.Ашмарин, И.Н.Березин, В.В.Григорьев, Н.Ф.Катанов, П.И.Пашино мәкалә һәм рецензияләре аерым игътибарга лаек. Бу хезмәтләр чыганак һәм фактик материал булу ягыннан бүген дә кыйммәтле.

Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдиновларның био-библиографик әсәрләрендә, К.Насыйриның “Фәвакиһел – җөләса фил – әдәбият” китабында һәм календаренда XIX йөз татар язучылары, укымышлылары әдәби эшчәнлекләренә, биографияләренә караган башлангыч мәгълүматлар бирелә.

Татар әдәбияты үсешен җарихи җирлектә алып, халык тормышына һәм демократик җәмәгатьчелек фикеренә бәйләп өйрәнү мәсьәләләре Ф.Әмирхан (“Әдәбиятка гаид”, 1908), Г.Тукай (“Шигырьләребез”, 1907) һәм Г.ибраһимовларның публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә шактый ачык күренә.