Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Ишмуратов, Г. С. Воспоминания. К 65-летию Победы в Великой Отечественной войне. Г. С. Ишмуратов, 2010.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
10.09.2019
Размер:
3.09 Mб
Скачать

Тормышыннан соңгы язмам

2004 елның 13 ноябрендә Чистай сукырлар оешмасының иң актив әгъзаларының берсе, оешманың элеккеге рәисе, сугыш ветераны Габбас Садыйкович Ишморатов вафат булды. Безнең оешма күрмәүчеләренең күпчелегенең киңәшчесе, яраткан дустыбыз, күп кенә сукырларга тормышта үз юлын табарга булышкан олы шәхес безнең арадан китте.

Күз алдымда Габбас Садыйкович белән бәйле бер истәлек яңара. Бер очрашып сөйләшкән вакытта:

– Габбас Садыйкович, ә син нинди төшләр күрәсең? Төсле төшләрме, әллә караңгы төшләрме? – дип сорадым мин аннан.

Әлбәттә, чәчләренә чал кунган абзыйга, Ватан өчен сугышларда яраланган сугышчыга мин бирә алырдай сорауларның иң акыллысы булмагандыр бу сорау.

Ләкин ул минем бу мәгънәсез соравыма үпкәләмәде:

– Балачагымны, тормышымның бу дәверенә караган елларны төсле итеп күрәм. Ә менә сугыштан соңгыларын…. – дип җавап бирде ул.

Гомеренең сиксәненче дистәсен тутыргач, Габбас Садыйкович безнең арадан китеп барды. Илебезнең күпчелек ир затлары пенсия яшенә дә җитә алмаган заман күзлегеннән караганда, аның тормыш юлы шактый озын булды. Ул күпләр көнләшерлек, бәхетле, бик бәхетле гомер кичерде. Тормышының күп өлешен, төгәлрәк итеп әйтсәң, илле сигез елын, ул үзенә тугры, чиксез яратучы, олы җанлы мәрхәмәт иясе – тормыш иптәше Бибинур белән иңен-иңгә куеп гөрләшеп атлады. Язмыш аны яраткан эше, дуслары-хезмәттәшләре һәм юлында очраган бик күп кешеләрнең тирән ихтирамы белән дә бүләкләде. Габбас Садыйковичның илебезгә күрсәткән хезмәте, батырлыклары хөкүмәт тарафыннан да лаеклы бәяләнгән: I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы һәм Кызыл йолдыз орденнары, “Германияне җиңгән өчен”, Бөек җиңүнең төрле еллардагы юбилейларына бирелгән һәм башка күпчелек медальләр.

Әйе ул кызыклы, бик бәхетле тормыш белән яшәде. Шул ук вакытта бу тормыш бик авыр да, гыйбрәтле дә тормыш булды. Ул сөйгән ярының күзләренә карый, газиз балаларының һәм оныкларының матур йөзләрен күрә алмады! Гомеренең яртысыннан артыгын ул мәңгелек караңгылык шартларында яшәде.

Менә шушы авырлыклар алдында сынмас-сыгылмас көчле рухлы шәхес безне калдырып китте, аның җаны мәңгелеккә бакыйлыкка күчте. Габбас Садыйкович вафат булган көннәрдә мин шәһәрдә түгел идем. Еракта командировкада булу сәбәпле, мин аның белән хушлаша алмадым. Бибинур-апа мине аның җидесе көнне ашка чакырды. Бу көнне аш өстәле артында мин Габбас Садыйкович турында берничә сүз әйтеп киттем, аңа күңелемдә булган тирән ихтирамымны белдердем, аның тормышы безнең өчен һәрвакыт күркәм үрнәк булып торачагын һәм изге рухы безнең күңелләрдә мәңгегә якты истәлек булып сакланачагын әйттем. Ләкин соңгы тапкыр Габбас Садыйковичны исән килеш күргәнгәме, аның инде юклыгына күңел барыбер ышанмады. Ул вакытта минем Чистай сукырлар оешмасының рәисе булып эшләвемә унсигез ел тулган иде. Бу вакыт эчендә төрле хәлләр булды, Габбас Садыйкович белән минем арада төрле вакытлар булды, кайчагында «текә» сөйләшүләр дә булгалый иде. Ләкин мин һәрвакыт аның эчкерсезлегенә, олы җанлылыгына, күрмәүчеләргә һәм аларның ихтыяҗларына карата булган җылы мөнәсәбәтенә, кулыннан килгәнчә бар кешегә дә ярдәм итәргә әзер булуына соклана идем.

Менә яңадан Җиңү бәйрәме якынлаша, бөтен илебез халкы юбилей тантаналарына, алтмышынчы мәртәбә бу Бөек Җиңүне бәйрәм итәргә әзерләнә. Киләчәк буыннар тыныч тормышта яшәсен өчен үзләрен аямыйча көрәшкән ветераннар саны гына көннән-көн кими бара. Габбас Садыйкович та инде бәйрәм уңаеннан безнең белән очрашуга бүтән килмәс!

Мин кабаттан Габбас Садыйковичның фатирына киләм. Бибинур-апа белән чәй өстәле артында сөйләшеп утырабыз. Ашыкмыйча тәфсилләп Бибинур апа миңа үзенең тормышы турында сөйли, сүз Габбас Садыйкович турындагы истәлекләр белән үрелеп бара. Чөнки Бибинур апа үз тормышын аннан башка күз алдына да китерә алмый. Бибинур апа Габбас Садыйковичның истәлеге итеп кадерләп сакланган аның шәхси әйберләрен, мактау грамоталарын, орден-мадальләрен, фоторәсемнәрне өсәлгә тезеп сала, аларны миңа тоттырып карый. Без яңадан Габбас Садыйкович турындагы истәлекләрне яңартабыз.

– Бибинур апа Габбас Садыйкович үзенең истәлекләрен калдырмадымы? – дип сорыйм мин.

Менә өстәлдә Габбас Садыйковичның төрле еллардагы тормышы чагылдырылган фотосүрәтләр белән аралаштырылып истәлекләр язылган калын дәфтәр урын ала. Бу истәлекләр Бибинур апа кулы белән Габбас Садыйкович сөйләүләре буенча язылган. Мин Бибинур ападан аларны миңа укып күрсәтүен сорыйм һәм магнитофонымны кушам. Чынбарлык вакыйгалар тасвирланган сугышны үз күзләре белән күргән Габбас Садйковичның истәлекләре белән минем башка күрмәүчеләрне дә таныштырасым килә.

Истәлекләргә күчкәнче минем Габбас Садыйкович Ишморатовның тормышында булган вакыйгалар турында кыскача белешмә биреп китәсем килә.

Габбас Садыйк улы Ишморатов 1924 елның 17 августында Татарстан Республикасы Чистай районы Татар Талкышы авылында туган. Габбаска дүрт яшь тулгач, аның әти-әнисе яңадан торгызылган Кызыл Ялан бистәсенә күченәләр. Габбасның балачак еллары Кызыл Яланда уза. Кечкенәдән зирәк акыллы булып үскән малайның укуга, бигрәк тә математикага сәләте бик иртә ачыла. Ул вакытта укырга сигез яшьтән керсәләр дә, Габбасны алты яшеннән укырга бирәләр. Кызыл Яланда җиде класс тәмамлагач, ул Чистай урта мәктәбендә укый. 1940 елда аны уңышлы тәмамлап, Казан укытучылар курсларына укырга керә. Ләкин курсларны тәмамлый алмый. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, Габбас, 1941 елда Такталы тулы булмаган урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. 1942 елда Габбас Ишморатов Кызыл армия сафларына алына һәм аны Саранск шәһәрендәге пулеметчы-укчылар училищесына җибәрәләр. Фронтка ул 1943 елның маенда эләгә. Кече лейтенант Габбас Ишморатов Ватан өчен үз-үзен аямыйча, батырларча сугышып ике тапкыр яралана. Авыр һәм катлаулы, канлы сугыш юлларын үтеп Габбас Ишморатов Берлинга кадәр килеп җитә. Сугыш бетәргә санаулы көннәр калгач, 1945 елның 28 апрелендә, Берлин өчен барган канлы бәрелештә Габбас каты яралана. Соңгы өченче яралануы аның тормышын төбеннән үзгәртә. Шушы көннән Габбасның күз алдын көнне-төннән аера алмаслык тоташ караңгылык каплый. Сөенечле җиңү көнен ул госпитальдә каршы ала, тик инде кешеләрнең шатлыклы йөзләрен, сөенеч яше каплаган күзләрен күрә алмый... Ләкин язмышның бу сынавы һәрвакыт шат күңелле, яшьтән үк әйтеп бетергесез ихтыяр көченә ия булган Габбасның көчле рухын сындыра, яшәү дәртен сүндерә алмый. 1945 елда госпитальдән кайтышлый ук, ул Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар бүлеген эзләп табып, аның сафларына баса. Монда сукырларның тормышы һәм яшәү рәвеше белән таныша. Туганнарын үзенең сукыр халәте белән мәшәкатьләп, авыр йөк булырга теләмичә, Габбас сугыштан сукыраеп кайтканнарны туплаучы интернатта калырга уйлый. Ата-ана күңеле моның белән килешә аламы, үзләре исән була торып, сугыш утын исән килеш кичеп чыккан газиз улларын чит-ят кулларда калдыра аламы соң? Габбасның әти-әнисе бу турыда ишетергә дә теләмичә, улларын туган нигезенә алып кайталар. Сугыштан соңгы унике ел эчендә Габбас Ишморатов туган авылында яши. 1947 елда ул Бибинур исемле укытучы кызга өйләнеп гаилә корып җибәрә, тиздән бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Язмыш аны никадәр генә кыйнаса да, ул язмышка үпкәләми, үз эченә бикләнмичә, тормыштан ямь-тәм табып яши бирә. 1957 елда Габбас Садыйкович гаиләсе белән Чистайга күчеп килә. Бу вакытка кадәр ул инде ике ел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай беренчел оешмасының ревизия комиссиясе рәисе булып тора. Чистайга күченгәч аның оешмадагы иҗтимагый эшчәнлеге тагы да активлаша. 1959 елда Габбас Садыйкович бюро составына сайлана һәм бюро рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара. 1962 елда Ишморатов сукырлар артеленә урнаша.

1964 елның апрелендә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чистай УППсы оеша. Шул ук елны Габбас Садыйкович Ишморатов Чистай территориаль беренчел сукырлар оешмасы рәисе итеп сайлана һәм бу урында 1986 елга кадәр эшли. Бу елларда оешмада күрмәүчеләрне укыту һәм эшкә урнаштыру мәсьәләсенә аеруча игътибар бирелә, бу юнәлештә барган эшләр активлаша, авылда яшәүче күрмәүчеләр белән эшләү тамырыннан үзгәртелә. Ул җитәкчелек иткән елларда Чистай оешмасы Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең татар бүлеге оешмалары арасында хаклы рәвештә иң алдынгылардан санала, шулай ук Россиядә дә билгеле була.

Вакыт үтү белән Габбас Садыйковичның сәламәтлеге начарлана бара, сугышта алган яралар эзсез утми, елдан-ел үзләрен ныграк сиздерәләр. Оешма рәисе вазыйфаларын башкару авырлаша. 1986 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул эшеннән китәргә мәҗбүр була. Лаеклы ялда булуына да карамастан, Ишморатов оешма тормышыннан аерылмый, аңа даими рәвештә булышып тора. 1987 елда ул оешманың ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана һәм 1993 елга кадәр бу вазыйфаны башкара.

Күпеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Габбас Садыйкович дистәләгән мактау грамоталары, «Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте отличнигы», «Социаль-тәэминат отличнигы» билгеләре белән бүләкләнгән, 1988 елда аңа «Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең почетлы әгъзасы» исеме бирелә.

Төп хезмәте белән беррәттән Габбас Садыйкович туган якны өйрәнү буенча киң эшчәнлек алып бара. Ул 1937 елда ялган донос буенча халык дошманы ярлыгы тагылып атып үтерелгән авылдашларының изге исемнәрен кире кайтарырга булыша, туган авылының тарихын яза, җимерелгән мәчетне торгызырга булыша. Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройлар истәлегенә Кызыл Яланда ачылган һәйкәл һәм Татар Талкышы авылы зираты янында куелган стелла хаклы рәвештә Габбас Садыйкович Ишморатовка куелган һәйкәлләр булып санала ала.

Рифкать Гәрдиев,

2005ел, апрель