Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
_f11_b_files_1!2.rtf
Скачиваний:
5
Добавлен:
29.07.2019
Размер:
3.15 Mб
Скачать

II. Кушма җөмләләрне төркемләү

¥ Теоретик материалны кабатлау

Компонентларның санына карап, кушма җөмләләр ике төркемгә бүленә:

  • ике компонентлы кушма җөмлә (гади кушма җөмлә дигән термин да очрый);

  • катлаулы кушма җөмлә (2 дән артык компоненттан тора).

Компонентларның үзара бәйләнеш төренә карап, кушма җөмләләр ике төрле булалар:

  • тезмә кушма җөмләләр

  • иярченле кушма җөмләләр

Тезмә кушма җөмләләрнең компонентлары үзара тезү юлы белән бәйләнәләр. Мәсәлән, Көз булды, суыклар китте (Г. Исхакый).

Иярченле кушма җөмләләрнең компонентлары үзара ияртү юлы белән бәйләнәләр. Мәсәлән, Тәрәзәдәге шәүлә тоныкланып юкка чыкса да, күңелдәге моң дәвам итте (Н. Хәсәнов).

  1. Җөмләләрнең кайсы төркемгә каравын билгеләгез, тиешле графаларга җөмләнең номерларын куегыз.

Гади җөмлә

Гади җөмлә

Кушма җөмлә

Тезмә кушма җөмлә

Иярченле кушма җөмлә

1) Әле дә ул тарих китабын бер читкә алып куйды, ләкин яза алмады, алдына салган ап-ак кәгазьне дә читкә этәрде һәм өстәлгә яшереп куйган дәфтәрен алды, каләменә үрелде. (М. Хәбибуллин). 2) Шул мине әсир итте, шул миңа сөю тылсымы бирде. (Г. Гыйльман). 3) Күңеле киңнең гомере рәхәт үтә. (Мәкаль). 4) Кыз аны түр яктагы өстәл янына утыртты, аннары Антонийны китерде һәм чыгып китте. (М. Хәбибуллин). 5) Вәзир Исхакны шәех Игәнәй яратмады, шуңа карамастан ул аны хөрмәт итте. (М. Хәбибуллин). 6) Менә зәңгәр күктә сарык бәтиләре төсле, ике ак болыт бер-берсен сөзделәр дә акрын гына бергә кушылып эределәр һәм кояшка таба шуыштылыр (Ф. Садриев). 7) Кызы югалуга, Сәлим хан угланнарын дәшеп алыр, аларга да урланган кызы Назлыгөлне эзләргә кушар (М. Хәбибуллин). 8) Күңелемдә кайнаган уйлардан бөтен йокым качса да, аларны бер тәртипкә салмыйча, урын өстеннән тормадым. (Г. Гыйльман). 9) Менә кич булды, вальс кичәсенә төшәр вакыт җитте (Ә. Салах). 10) Чәчәкләрнең нигә кирәге бар, Өзеп бирер кешең булмаса?! (Н. Измайлова). 11) Ахун хәзрәтне күргәч, мөселманнар аны олылап урыннарыннан тордылар, шул вакыттан файдаланып, урынсыз калган кешеләр дә тыгызлап урнаштылар (З. Бигиев). 12) Илтабар Кобрак тәңре алласы белән үлсә дә, аннан соңгы ханнар акрынлап ислам динен кабул итә (М. Хәбибуллин). 13) Менә шул сүзне ишетеп, бер мулла абага чәчәген кулга төшерү турында хыялланган, әмма кара урманга барырга йөрәге җитми икән (Әкият). 14) Уңган җиңгәсе егет белән кызның яратышып йөргәнен күрергә тиеш иде. (Ә. Еники).

  1. Тиңдәш ияләр һәм тиңдәш хәбәрләр белән килгән гади җөмләләрне һәм тезмә кушма җөмләләрне аерып языгыз.

1) Биектә ак тун ябынган юан болытлар, уң якта яшеллеккә күмелгән урман, икенче якта Иделгә барып тоташкан иңкүлек җәйрәп ята (Т. Галиуллин). 2) Көннәрдән бер көнне урманга баргач, Пиратта йокымсырый башлаган бүре җаны уянды, ул үзен яңадан тугандай хис итте (З. Хөснияр). 3) Бүлмәсенә кайтып, чемоданда бөгәрләнеп яткан яңа күлмәген үтүкләде, чәчтарашка төшеп, тузгыган чәчләрен төзәттерде (Ә. Салах). 4) Ул сәгать уннарга кадәр көч-хәл белән түзде, туктаусыз әнисенә шалтыратып торды, Алмаз һаман кайтмады (Ф. Садриев). 5) Җил болытларны пыран-заран китерде, укмаштырды, таратты, талкыды (М. Әмирханов). 6) Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде. (Р. Мөхәммәдиев). 7) Йөрәге җилкенеп ала, шомлана (М. Әмирханов). 8) Йөзгә җитәр ана, сиксәнгә җитәр бала, ана өчен һаман да бала (Мәкаль). 9) Иллә һәр китап аңа яшәү өчен көч бирде, киләчәккә өмет өстәде, күңелендә изгелеккә омтылу хисе уятты (М. Хәбибуллин). 10) Җавап бик җитди, төпле һәм ялгышсыз булырга тиеш (А. Гыйләҗев). 11) Кургашны ялкын эрет, кœžелне яхшылык эрет (Мәкаль).

12) Туган йортта һәр тупылга кардәш,

Һәрбер өянкегә таныш мин,

Әнкәемә кайтып сыенам да

Туган йортта кабат туам мин (Г. Морат).

III. Тезмә кушма җөмләләр

¥ Теоретик материалны кабатлау

Тезмә кушма җөмләләр, компонентларның үзара бәйләнешенә карап, ике төрле булалар:

  • теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

  • теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр тезүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнәләр.

Тезүче теркәгечләргә

җыючы: һәм, вә, да/дә (та/тә), ни/ни, бер/бер. Мәсәлән,Чәйнең дә тәме булмады, әти, әни берлә дә сүз көйләнмәде. (Г. Исхакый).

бүлүче: янә-янә, яисә, я, әле-әле, әллә-әллә. Мәсәлән, Янә яшен яшьнәде, янә күк күкрәде. (М. Әмир).

каршы куючы: ә, ләкин, әмма, мәгәр, иллә, илләмәгәр, тик, бары, фәкать, исә, аның каравы теркәгечләре керә. Мәсәлән, Җәй көне анда әрәмәлек арасыннан бик ямьле елга агып ята, ә хәзер барысын да кар каплаган (Г. Әпсәләмов).

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр тезү һәм каршы кую интонацияләре ярдәмендә бәйләнәләр. Мәсәлән, Көлә-көлә кояш чыгып килә, зәңгәр күктә ак болыт йөзә... (Г. Сабитов). Хәтерләргә тырышып карыйм, юк, зиһен мондый исемне өстерәп чыгара алмый. (Ә. Баянов).