Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
470
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе

Дидактик уеннар, күнегүләр, сораулар

1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.

Материал: 2 геометрик фигуралар җыелмасы (тәрбияче һәм ба-лага). Бу геометрик җыелмада төрле зурлыктагы түгәрәк, квадрат, өчпочмак, турыпочмаклык, шар һәм куб бар.

Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Тәрбияче балага берәр төрле геометрик фигура күрсәтә һәм нәкъ шундый ук фигураны табып бирергә сорый. Бала бу фигураның исемен дә әйтергә тиеш.

2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.

Материал: предметлар (тәлинкә, кәсә, яулык, туп, стакан, банка, тәрәзә, ишек), геометрик фигуралар (түгәрәк, квадрат, шар, цилиндр, турыпочмаклык һ. б.).

Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Тәрбияче төрле геометрик фигураларны күрсәтә (түгәрәк, квадрат, шар, цилиндр, турыпочмаклык һ. б.) һәм «Бу гео-метрик фигура ничек дип атала?» — дип сорый. Түгәрәк, квадрат, шар, цилиндр, турыпочмаклык, өчпочмакка охшаган предметларны табарга сорый. Балалар предметларны геометрик фигураларга охшатып эзлиләр: тәлинкә — түгәрәк, яулык — квадрат, туп - шар, стакан - цилиндр, тәрәзә, ишек — турыпочмаклык һ. б. Бәяләү критерийлары:

1 б ал л — бала бары тик түгәрәкне генә аера һәм дөрес итеп атый белә. Предметларны геометрик фигураларга охшата алмый.

2 балл— бала түгәрәк, квадрат, өчпочмакны аера, ә шар һәм кубны атый белми. Тәрбияче ярдәменнән башка геометрик фигураларга туры китереп, предметларны сайлый белми.

3 балл — бала түгәрәк, квадрат, өчпочмак, шар, кубны атый, аларга хас сыйфатларны аера. Предметларны геометрик фигураларга охшатып таба белә.

IV. Пространствода ориентлашу

Дидактик уеннар, күнегүләр, сораулар

1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.

Материал: уенчыклар - курчак, куян, тычкан, туп.

Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Тәрбияче балаларга таныш уенчыкларны бүлмә буйлап яшереп чыга. Шуннан соң ул балаларга биремне әйтә: «Уңга барсаң, курчак табарсың, сулга барсаң — куянны; алга барсаң, тычкан булыр, артка китсәң, туп табарсың. Син кая барырсың?» Бала нинди уенчык тапканын һәм аның кайсы юнәлештә ишерелгәнлеген сөйләп бирә.

«Кәгазьләр белән уйнагыз» уен күнегүе.

Материал: кәгазь.

Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Тәрбияче:

Уң кул белән кәгазьне Тотып өскә чөегез! Сул кул белән тотып алгач, Аска ук төшерегез!

Бала тәрбияче әйткән биремне үти. Шуннан соң эшне ничек баш-каруын, кәгазьне кайсы кулы белән тотып, нинди юнәлештә йөртүен сөйли.

3. «Уенчыкларны дөрес итеп тез» уен күнегүе. Материал: уенчыклар - матрёшка, машина, туп, пирамида.

Диагностик биремнең эчтәлеге

Инструкция: Балалар ковёрда тәрбиячегә карап утыралар. Тәр-бияче уенчыкларны билгеле бер тәртиптә тезеп чыгарга тәкъдим итә. Матрешканы алдыңа, машинаны артка, тупны сулга, пирамиданы үзеңнән уңга куярга кирәк.

Балалар биремне үтәгәч, тәрбияче аның дөреслеген тикшерә. «Пи-рамиданы кая куйдыгыз? Артка кайсы уенчыкны куйдыгыз?» - дип сораштыра.

Уен 3—4 тапкыр кабатлана.

Бәяләү критерийлары:

1 балл — бала хәтта тәрбияче ярдәме белән дә биремне үти алмый.

2 балл — өстәмә рәвештә аңлаткач, биремне үти ала. Уң һәм сул кулларын аермый, өсне, асны билгели алмый. Предметларны үз-үзенә карата билгеле бер тәртиптә урнаштырганда, кыенлыклар килеп чыга.

3 балл — бала, ялгышмыйча, юнәлешләрне билгели, үзе табарга тиеш предметларны һәм юнәлешләрне хатасыз әйтеп бирә. Уңны, сулны, өс, асны аера. Предметларны үз-үзенә карата ничек урнашуларын дөрес итеп билгели.