Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
470
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687.1 Кб
Скачать

11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак

Программ эчтәлек: 1. Балаларга 5 санының барлыкка килүен аңлату, аның белән таныштыру; предметларны озынлыкларына ка-рап чагыштыра белү күнекмәләрен ныгыту; «озынрак», «кыскарак» сүзләрен куллану; предметларны үрнәккә карап санау күнегүләрен эш-ләүне дәвам итү; предметларны «зуррак», «кечерәк», «тигез» сүзләрен кулланып чагыштыру. 2. Кулларның вак моторикасын үстерү. 3. Дуслык мөнәсәбәтләрен, ярдәмгә килү теләген, математика дәресләренә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: җыелмалы касса, смешарикларның уенчыклары (5), шарфлар (5), кызылтүш һәм чыпчыкларның рәсемнәре. Тарату материалы: өстәлләрдә кы-зылтүш һәм чыпчык рәсемнәре куелган икешәр поднос. Һәр балада төрле озынлыктагы ике тасма (кызылы 20 см, сарысы 17 см).

Эшчәнлек барышы:

  1. «Ябалак шарфлар бәйли» дидактик күнегүе.

Балалар, карагыз әле: безгә бүген кунакка кем килгән? (Ябалак.) Әйтегез әле: ә урамда хәзер нинди ел фасылы? (Көз.) Ә көздән соң нәрсә килә? (Кыш.) Ябалак үзенең дуслары турында һәрвакытта да кайгыртып тора. Ул куяннарга нәрсә бәйләп бүләк иткән иде әле, хәтерлисезме? (Башлыклар.) Дөрес. Менә бүген ул аларга җылы шарфлар да бәйләргә булган. Тик барысына да җитәрме, юкмы икәнлеген төгәл генә әйтә алмый. (Тәрбияче җыелмалы кассаның өске юлына дүрт куян рәсемен һәм алар астына өч шарф тезеп чыга.) Барлык куяннарга да шарфлар җиттеме? (Юк, бер куянга шарф җитмәде.) Санап чыгыгыз әле: барлыгы ничә куян бар? (Тәрбияче берәр баланы үз янына чакыра йә балалар белән бергәләп саныйлар: бер, ике, өч, дүрт - барлыгы дүрт куян.) Куяннар ничәү? (Дүрт.) (Б. а.) Балалар, куяннарны яңадан санап, аларны өчәү генә дип әйтеп буламы? (Б. җ.) Ләкин без бит, аларны санаган вакытта, өч санын да кычкырып әйттек. (Бер, ике, өч, дүрт.) Балалар, 1, 2, 3, 4 саннарын атал чыкканнан соң, куяннар саны өч дип кенә әйтеп булмый инде, чөнки иң соңгы булып әйтелгән сан — дүрт кенә — барлык куяннарның исәбен белдерә ала. Галия, аскы юлда ничә шарф барлыгын исәпләп әйт әле? (Бер, ике, өч – барлыгы өч.) Ничә шарф? (Өч.) Мәликә, куяннар һәм шарфларның санын чагыштырып әйт әле? (Куяннар күбрәк, ә шарфлар әзрәк. Дүрт куян, өч шарф бар.) (Б. а.) Кәримә, әйт әле: шарфлар әзрәкме, әллә куяннармы? (Шарфлар әзрәк, ә куяннар күбрәк. Шарфлар өчәү, ә ку-яннар дүртәү.) (Б. а.) Дөрес, куяннар күбрәк, алар дүртәү, ә шарфлар өчәү генә. Кайсы сан зуррак: өчме, дүртме? (Б. җ.) Дөрес, дүрт зуррак, ә өч - кечерәк сан. Ә шарфлар һәм куяннарның саны тигез булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Тагын бер шарф бәйләргә кирәк.) Ябалак шундый тиз бәйли, менә ул тагын бер шарфны бәйләп тә өлгергән. (Тәрбияче җыелмалы: кассадагы дүртенче куян астына да шарф берке-теп куя.) Хәзер куяннар һәм аларның шарфлары турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Һәр куянның да үзенең шарфы булды.) Аларның саннары ту-рында нәрсә әйтеп була? (Алар тигез. Куяннар дүрт, шарфлар да дүрт Аларның саны бер үк. Никадәр куян булса, шулкадәр үк шарфлар да бар.) (Б. а.) Дөрес! Менә тагын бер куян йөгереп килеп җитте. Ничек уйлый-сыз, куяннарның саны арттымы, кимедеме? (Артты.) (Б. а.) Карагыз да әйтегез әле: хәзер куяннар күбрәкме, шарфлармы? (Куяннар күбрәк.) Ә хәзер нәрсәнең әзрәк булуын әйтегез? (Шарфлар.) Куяннар ничәү булды, саныйк әле? (Тәрбияче бер баланы чакыра, һәм ул саный.) Ба-лалар, барыгыз да кабатлагыз әле: ничә куян? (Биш.) Дөрес, бер, ике, өч, дүрт, биш. Барлыгы биш куян. Куяннар ничек итеп биш булдылар? (Дүрт куян бар иде тагын бер куян йөгереп килде, һәм алар биш бул, дылар.) (Б. а.) Ә шарфлар ничәү? (Дүрт.) Дөрес. Куяннар күбрәк: алар бишәү, шарфлар әзрәк: алар дүртәү. Биш дүрткә караганда зуррак, ә дүрт бишкә караганда кечерәк. Балалар, уйлап карагыз әле: куяннар һәм шарфларның саны тигезләшсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Б. җ.) (Монда күплекләрне чагыштыруның турыдан-туры юлы кулланыла. Күплекнең әз сандагы элементларын арттыру ысулы.) Балалар, Яба-лак бик тырышты һәм бишенче куянга да шарф бәйләп өлгерде. Менә ул! (Тәрбияче бишенче куян астына да шарф өстәп куя.) Саныйк әле: шарфлар ничәү булдылар? (Бергә саныйлар: бер, ике, өч, дүрт, биш -барлыгы биш шарф.) Хәзер шарфлар һәм куяннарның саны турында нәрсә әйтеп була? (Алар тигез, бишәр, ничә куян булса, шулкадәр үк шарф та бар.) Булдырдыгыз, балалар, мин сезне котлыйм!

  1. «Бишкә кадәр саныйбыз» бармаклар гимнастикасы.

Ничә куян? (Биш.) Ничә шарф? (Биш.) (Б. а.) Дөрес, биш куян һәм биш шарф бар. Хәзер кулларыгыздагы бармаклар белән уйнап карагыз әле: бер кулыгызда ничә бармак бар?

Бишкә кадәр саныйбыз,

Бу буладыр — биш саны, (Бер кулдагы биш бармакны күрсәтә.)

Менә карагыз аны. Бишкә кадәр санавы Һәркемгә дә бик җайлы.

Бармак саен әйт бер сан: Менә бер, ике һәм өч, Дүртне дә онытмасаң, Биш дияргә җитә көч!

(Уен башка кулның бармаклары белән дә кабатлана.)

  1. «Озын һәм кыска юл» дидактик күнегүе.

Балалар, смешарикларга кадәр ике юл илтә. Берсе озын, икенчесе кыска. Безгә тизрәк барып җитәргә кирәк. (Кыска юл буйлап.) (Б. а.) Дөрес, сез бик акыллылар. Әмма кайсы юл озын, кайсысы кыска икәнне ничек белергә соң? Миңа кем әйтә ала? (Юлларны чагыштырырга кирәк.) Миңа ярдәм итегез әле? Ике тасманы алыгыз, алар кызыл һәм сары төстә. Чагыштырып әйтегез әле: аларның кайсы кыскарак? (Балалар чагыштыралар.) Кайсы юл кыскарак булды инде? (Кызыл.) (Б. а.) Беләсезме, смешариклар кошларны бик яраталар, Аларны ашатып торалар, җимлекләр ясыйлар, яз җиткәч, яңа сыерчык оялары эләләр. Кунакка барган вакытта, без дә кошлар турында кайгыртып алыйк әле. Кыска юлга миндә никадәр чыпчык булса, шулкадәр үк чыпчык тезеп чыгыгыз әле. Ничә чыпчык булды? (Дүрт.) (Б. а.) Хәзер озын юлга чыпчыклар кадәр үк кызылтүшләрне куегыз. Ничә кызылтүш куйдыгыз? (Дүрт.) (Б. а.) Балалар, озын һәм кыска юллардагы кошларның саны турында нәрсә әйтеп була? (Алар тигез.) Чыпчыклар саны биш булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Тагын бер чыпчык өстәргә кирәк.) (Кыска юлга тагын бер чыпчык өстиләр.) Ничә чыпчык булды инде? (Биш.) Ничек биш чыпчык булды? (Дүрт чыпчык бар иде, тагын берне өстәдек тә аларның саны биш булды.) Хәзер кайсы кошлар күбрәк: чыпчыклармы, кызылтүшләрме? (Чыпчыклар.) (Б. а.) Ә кайсылары әзрәк? (Кызылтүшләр.) Ә кызылтүшләр дә бишәү булсын өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Озын юлга тагын бер кызылтүшне өстәргә кирәк.) Кызылтүшләр ничә булды? (Биш.) (Дүрт кызылтүш бар иде, тагын берне өстәдек тә алар биш булды.) (Б. а.) Кайсы кошлар күбрәк: чыпчыклармы, кызылтүшләрме? (Алар тигез.) Озын тасмада ничә кош бар? (Биш.) Кыска тасмада ничә кош бар? (Биш.) Чыпчыклар тезелгән тасманың озынлыгы турында нәрсә дип әйтеп була? (Ул кыска.) Кызылтүшләр куелган тасманың озынлыгы нинди? (Озын.) Дөрес, бер тасма озын, ә икенчесе кыскарак. Булды, сез барлык сорауларга дөрес җавап бирә алдыгыз.

  1. Рефлексия.

Без бүген кайда булдык, кем җавап бирә ала? (Смешарикларда кунакта.) Бүген нәрсәләр белдек? (Б. җ.) Сиңа иң күбе нәрсә ошады? (Б. җ.) Рәхмәт! Ябалак сушки белән чәй эчәргә бик тә ярата. Ул сезне дә сыйларга булган. (Балалар сушки белән чәй эчәләр.)