Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Уч.пос. (2).docx
Скачиваний:
11
Добавлен:
27.05.2015
Размер:
117.26 Кб
Скачать

Мин һәм безнең гаиләбез

Без гаиләдә 6 кеше: әтием, әнием, дәү этием, дәү әнием, энем һәм мин. Гаиләбез һәркем сокланырлык: бик тату һәм дус яшибез. Гаиләбездә элек-электән килгән традицияләр яшәп килә. Бездә хатын-кызларга карата аеруча хөрмәт һәм мәхәббәт белән карау өстенлек итә. Дәү әтием дәү әниемне, әтием әниемне кадерләп кенә яшиләр. Бездә дә алардан үрнәк алырга тырышабыз.

Гадәти эш көннәрендә иртән без барабыз да өйдән чыгып китәбез: этием белән әнием – эшкә, без– укырга. Өйдә дәү әтием белэн дәү әнием генә кала. Дәү әнием без кайтуга тәмле ашлар пешереп тора.

Минем исемем – Данис, фамилиям – Хафизов. Мин 1995 нче елның 17 нче мартында Казан шәһәрендә туганмын. Әтием Ринат исемле, ул Мотор төзучеләр заводында эшли. Аңа 45 яшь. Әниемнең исеме – Рәшидә. Ул Кәгазь – картон фабрикасында эшли. Әниемә 44 яшь.

Мин гаиләдә беренче бала. Энем Дамир исемле, аңа 8 яшь. Безнең гаиләбез бик дус һәм бердәм.

Мин Казан шәһәренең 3 нче татар гимназиясен тәмамладым. Хәзер Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиянең факультетында укыйм. Безнең факультет, дәресләр һәм күнегүләр академиянең спорт корылмаларында да (Казан теннис академиясе, «Буревестник» бассейны, «Зилант» спорт комплексы) үткәрелә. Дәресләр иртәнге тугызынчы яртыда башлана. Монда уку миңа бик ошый, чөнки мин спорт белән шөгыйлләнергә яратам. Монда җинел атлетика белән шөгыйлләнергә мөмкинлекләр дә тудырылган.

Безнең төркем «физик культура» факультетын бетереп спорт мәктәпләрендә тренерлар, сәламәтләндерү-физик-культура комплексы инструкторлары һәм физик культура-сәламәтләндерү һәм реабилитация үзәкләре хезмәткәрләре булып та эшли алалар. Без әле генә укый бышладык. Төркемебез миңа бик ошый. Иптәшләрем –тапкырлы, тәртипле һәм тырыш егетләр-кызлар.

Спорт өлкәсенә караган фәннәрдән тыш, без татар теле өйрәнәбез. Инглиз теле, математика, информатика, тарих һәм башка фәннәр дә укытыла.

Татар теле дәресендә без диалоглар, монологлар төзибез, кагыйдәләр өйрәнәбез, текстлар укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез, күнегүләр эшлибез, күренекле татар язучыларның әсәрләре белән танышабыз. Мин туган телемнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә телим. Дәресләрдә татарлар турында, милли мәдәният хакында да сөйләшәбез, республикабыз турында, биредә яшәгән атаклы шәхесләр хакында кызыклы мәгълүмәтлар алабыз. Миңа татар теле дәресләре бик ошый.

Дәресләрдән соң мин китапханәгә барам. Анда өстәмә әдәбият укыйм, семинар дәресләргә әзерләнәм. Тренировкалардан башка атнага өч тапкыр спорт секциясенә йөрим: бассейнда йөзәм, карате белән шөгыльләнәм, баскетбол уйныйм.

Кичен без бөтен гаиләбез белән бергә җыелабыз, уңышларыбыз турында сөйлибез. Кайвакыт әти-әнидән киңәшләр сорыйбыз. Кичке аштан соң газета-журнал укыйбыз, телевизор карыйбыз.

Мин китап укырга яратам. Татар язучыларыннан Ә. Еники, Ф. Хөсни, Г. Гыйльманов әсәрләрен, рус әдипләреннән А. Солженицынны, инглизләрдән Э. Хемингуэйны яратып укыйм. Дусларым яки төркемебез белән театрларга, күргәмәзмәләргә, музейларга барабыз. Вакыт булганда, дискотекада күңел ачырга да тырышабыз.

Мин университетта яңа дуслар да таптым. Әмма иң якыны – Илдар. Без аның белән кечкенә вакыттан ук бергә.

Ял көннәрен без гаиләбез белән бергә үткәрәбез. Еш кына бергәләп татрларга, конөертларга йөрибез. Гаилә бәйрәмнәрен – Яңа елны каршылау, Әниләр бәйрәме, дини бәйрәмнәр, туган көннәрне – гел бергә үткәрәбез. Яңа елны ничек каршыласаң, елны да шулай үткәрерсең дигән әйтем бар татар халкында. Шуңа күрә без әлеге бәйрәмгә аеруча ныклап әзерләнәбез: алдан ук бер-беребезгә бүләкләр әзерлибез, күңелле сюрпризлар ясыйбыз, тәмле ризыклар пешерәбез. Гаиләбездә дини бәйрәмнәрне дә үткәрәбез. Бу вакытта мул табын әзерлибез, туганнарыбызны чыкарабыз, догалар укыйбыз, бер-беребезгә изге теләкләр телибез.

Менә шулай күңелле һәм дус яшибез. Дәү әтием белән дәү әнием курсәткән матур гадәтләрне әтием белән әнием дәвам итә. Үзебез гаилә корып яши башлагач, без дә аларны сакларбыз, дип уйлыйм. Оясында ни күрсә,очканында шул булыр дип, юкка әтмиләр шул.

(Ф.Ф.Харисовтан)