Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

ади Такташ

.pdf
Скачиваний:
19
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
393.14 Кб
Скачать

Казан

(«Казан» драмасыннан шагыйрь Рөстәм монологы)

Рөстәм (көзге алдында):

Күзләремә ничек ачык итеп Кайгы нуры төшкән. Аларда Үз-үземә нәфрәт хисе яна. Оялам да,

Куркамын да хәзер карарга...

Ә кайчандыр алар көн килерен Хәбәр иткән язгы таңдагы Кояш нуры кебек якты иде, Өмитле иде; Хәзер андагы

Ул сихерле нурлар сүнгәннәр...

А, тагы Алар шулай итеп янармы?..

Казан! Фахиш шәһәр,

Синең урамыңа Мин, гыйсъянчы, кереп адаштым.

Череп беткән мещан баткагында Иркен уйларымнан саташтым. Казан!

Фахиш шәһәр, Синең урамыңда

Җанга җылы юктан туңам мин, Череп беткән мещан мунчасында Көзге чәчәк кебек сулам мин. Казан!

Шагыйрьләрең бардак җырлый синең, Әдипләрең эчеп тилергән, Нэпманнарың чуар дуңгыз кебек Кеше каны эчеп симергән.

Казан! Фахиш шәһәр,

Синең урамыңа Көчле дуслар эзләп килдем мин, Тик ялгыштым,

Синдә Дон-Кихотлар — Милләтчеләр туе күрдем мин...

Киләчәктә юкса минедәме Шушы ваклык басар, күмәрме? Күкрәгемдә янган җәһәннәмнәр Шулай әкрен генә сүнәрме? Әгәр алай булса, Ул вакытта...

Үләргә? — Ачу итеп тормыш чүпләренә,

Үз-үземне җиргә күмәргә? — А, юк!

Әгәр алай итсәм, алар өчен Бик зур корбан булыр идем мин.

Шул тормышның астын өскә китереп Җимерергә, тар-мар итәргә!!

Әйе, Бу тормышны җимрер, ватар өчен

Алар килә, Ишетәм:

Яшь көчләрнең Аяк тавышлары иштелә!

Ертык бүрек

(Үзгәртеп)

Дөнья матур, Шуның өчен дә шул

Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан. Ә җил, сыбызгыны, Ни өчендер

Ияргән дә килә артымнан. Тфү!

Көзге җилләр тиде теңкәгә. Яз янгыны җиргә кабынганчы,

Җил иркендә калды урамнар,

Әҗил — морҗа сандугачы, Эче пошкан саен, Алып килер салкын бураннар...

Кышны ямьсез диләр, Ялганлыйлар, Матур була шәпләп киенгәч;

Әмин бу ел кышын үләрмен үк, Сезнең өчен Бик күңелсез калыр мин үлгәч...

Беренче кар, белмим, кайчан явар, Тик Үләрмен мин ул көнне.

Бүген әле, тиздән кыш килә, дип, Ямап куйдым ертык бүркемне...

Беләм, Ертык бүрек кыштан саклый алмас,

Үләрмен мин, бу ел кыш килгәч; Дөнья матур, Ләкин...

Сезнен өчен Ни кызыгы калыр мин үлгәч?

Бүгенге матурлык

Дөнья матур, Шуның өчен дә шул

Сүгнә-сүгнә кайтам салкыннан;

Әҗил, сыбызгыны, ни өчендер Ияргән дә килә артымнан...

Тфү!

Кышкы җилләр тиде теңкәгә!.. Яз янгыны җиргә кабынганчы, Җил иркендә калды урамнар;

Әҗил, морҗа сандугачы,

Эче пошкан саен, Алып килер салкын бураннар...

Буран алып килер, Карлар ташыр,

Аннан тотыныр карлар өяргә.

Да, Бу дөньяның салкын кышында да

Кызык табыла «безнең юләргә»...

«Барабыз»га утрып, теләгән җиргә Кошлар кебек очып барабыз, Кояш — безгә иптәш, Җил — дус кеше,

Ә җир инде — безнең анабыз...

Рәхмәт, әнкәй, сиңа:

Ярый әле мине тапкансың, Җырлар җырлый-җырлый — Иркәм! диеп, Төннәр йокламыйча баккансың...

Синең авыр кара тормышыңда Ярдәмчең булмадым булуын, Ләкин Авыр көрәш, бөек еллар өчен

Кирәк булган минем тууым! — Кан исләре исеп килгән саен, Мәгърур бер уй уйный йөрәктә.

Солдат булырмын, дим, бәлки, тиздән Ил чигендә булып көрәштә...

Дөнья матур, Шушы дөньяның мин —

Ирке чикләнмәгән юлчысы, Давыллы елларның, зур көрәшнең Матурлыгын җырлар җырчысы...

Кичәге матурлык бүген үлсә, Иртән туа аның яңасы; Безнең тупас куллар — киләчәктә Туар матурлыкның анасы...

Бүгенге матурлык тупас, ертык Көрәш киеме белән ябынган; Бүгенгенең данлы матурлыгын Безнең йөрәк эзли давылдан...

Кан исләре исеп килгән саен, Мәгърур бер уй уйный йөрәктә:

Солдат булырбыз без, бәлки, тиздән Ил чигендә булып көрәштә!

Гайбәт теле

Безгә дошман кешеләр шатлык белән Пычрак бер сүз йөри күтәреп:

«Планнары бетми үтәлеп!.. » Алар һәр очраган җирләрендә Теш ыржайтып бездән көләләр:

«Болар нәрсә төзи беләләр?»

«Прорыв бара бөтен фронтта!»

«Промфинплан китәр курортка!»

«Ә бишьеллык инде гробка!»

һәрбер безгә дошман кеше теле Пычрак бер сүз йөри күтәреп:

— «Планнары бетми үтәлеп!.. »

Бүген газета буйлап, күзем йөртеп, Процент цифрларын санадым, Уңышларны үлчәп карадым; Күп заводлар безнең күптән инде Планнарын тутырып ташлады, Алгы өчен эшли башлады!

Кызыл байрак алып җиңеп чыккан Эшче полклар һаман арталар (Артып тора кызыл такталар). Планнарын үти алмый калган Заводлар да бездә күренә, Алар гына менә оялмыйча Гайбәт бирә дошман теленә.

Дошман теле:

— Иха ха-ха...

килә, Пычрак бер сүз йөри күтәреп:

«Планнары!..

Ха-ха-ха!..

— Планнары бетми үтәлеп!.. » Өзеклек ул җиңелү түгел, Ләкин Ул туктата җиңү үсешен,

Һәрбер эшче менә бу нәрсәне Хурлык диеп белсен үзе өчен!.

Гыйсъян

Бар да исрек, бармы бер аек сорарга? Әйтегез!

Кем кабакның патшасы?! Йә, кайсыгыз, — Бу фахиш йортны төзегән?!.

I

Йорт караңгы, бар да исрек, Зур кабак дөньясының

Мәйданында — муллалар, поплар, Түрендә — зур санәм.

Тантана, мәҗлес кабакта, Тук аюлардай булып,

Джентльменнар, мадмуазельләр Гөр килеп, җырлап, дулап, Зур кабакның уртасында Туйлыйлар...

Ул философлар, Әдипләр Ниндидер сер уйлыйлар, Уйлыйлар:

- У-у-у...

«Дин» диләр,

«Әхлак» диләр,

«Сәнгать» диләр — Саф гакылларны агулап, Зур хыянәткә, һәлакәткә Халыкны димлиләр.

II

Кайгылы гыйсъянчы мин, Мең кат аларның йортына Ут җибәрдем, ут җибәрдем, — Зур кара йорт янмады; Ах! Минем тик бер генә ут та Янып кала алмады.

Сизде тиз мәлгунь — кара йортның Убырлы сакчысы, Сүнде ут, илгә күренми Утларымның яктысы...

III

Йорт караңгы, бар да исрек;

Зур кабак дөньясының

Мәйданында — патшалар, лордлар,

Түрендә — зур санәм,

Зур санәм... Ул аузын ачкан...

Канлы бәйрәм.;:

Шау-шулар...

Тантана...

Төн...

Зур санәмнең аузына

Ниндидер ят кап-кара җаннарны

Ыргый, ташлыйлар...

Ташлыйлар ул зур санәмнән

Мәңгелек бәйрәм теләп.

Мәңгелек бәйрәм...

Сәгадәт...

IV

Кимсетелгән ул кара халыкнын Явыз гыйсъянчысы — Мин киләм...

Әй, төнге албасты, Убырлар сакчысы! Иштәсеңме?

Мин киләм!

Мин киләм шул йортка, кайда

Зур сәгадәтләр өчен Корбан иттеләр илемне, Әйе, аларның зур үчен Мин киләм алмак өчен. Кычкырам. А... Иштәсезме? Әй, тилеләр, мин менә Куркыныч утлар ягып Чыктым тагын җир өстенә.

Шыңшый-шыңшый гүрләр өстендә Иман-коръән укып; Илнең исрек гәүдәсеннән Калҗа-калҗа ит чукып, Шакшы исләрдән исергән, Әй, үләксә кортлары!

Мин менә чыктым ягып Җиргә җәһәннәм утлары!

Мин бүген Коръәнне утка яктым Иртә таң белән — Тәүратыңны, Инҗилеңне, Әй, гарепнең поплары!

Мәңгегә себереп түгәм Һәм — Тез чүгәм;

Ул килә — шәп атка атланган гасыр, Әйе, беләм, Ул килә.

А... ни оят! А... ни оят Каршыларга ул гасырны Мулла, поп исме белән!

VI

Гыйсъян итеп сезгә каршы, Сорыкортлар, мин менә Куркыныч утлар ягып Чыктым янар тау өстенә. Аллагызны, Дөньягызны

Утка ташлыйм, яндырам, Җирдә тик эшне илаһ дип калдырам.

Иштәсезме?! Әй, тилеләр!

Нинди шау-шу иштелә? Ул килә — Капланга атланган гасыр. Зур чор килә —

Дәһшәтеннән бар хорафат селкенә. Ул килә — корыч гасыр, А... ни оят, Каршыларга ул гасырны

Шул килеш — исрек кәйгә!!

Санәм — идол, пот.

Тәүрат (Талмуд) — Муса пәйгамбәргә нисбәт ителгән дини китап.

Инҗил (Библия) — христиан диненә нигез салучы дип исәпләнгән фантастик пәйгамбәр Гайсага (Иисус Христоска) нисбәт ителгән Дини китап.

Җирдән серәбез

Мең өч йөз еллар шәрекъ күген Каплап торган тәрәт чүпрәген Яндырабыз бүген! Кемнәр каршы?

— Мөәзиннәр, ишан, муллалар. Тагын кемнәр? — Сана!

Кулак, нэпман, мещан чурбаннар! Әй, сез, ботка караклары!

Бәлеш бүкәннәре!

Яңа хәбәр сезгә — тыңлагыз! Гасырларча миллиард йөрәкләрне Чертеп килгән диннәр төрмәсен Яндырабыз! Тупка тотабыз! Елыйсызмы?

Әй, сез мәсҗед бандитлары! Чебен телләр, Кабер корты — йонлы колаклар!

Әй, сез, чиркәү күселәре! Базар бакалары! Кулаклар!

Бүген сезгә үзегез мактап йөргән Җәннәтләргә билет бирәбез! Юнәлегез!

Марш, аллагызга!

Җир өстеннән сезне сөрәбез!

Картайдым шул

Яшьлек — Зәңгәр урман, Барып чыгар идем сиңа, Кайтып китсәм килгән юлымнан..

Картайдым шул, — Еллар шулай итте,

Маңгай бөдрәләрен аклады, Ләкин бунтарь йөрәк һаман әле Яшьлектәге рухын саклады...

Күлдә йөзеп йөргән бакаларга Хәзер дә әле ташлар ыргытам, Үрдәк малайларын сөя-сөя, Әле дә эшләремне онытам...

Их!

Ташла, мәзин дустым, манараңны, Әйдә, киттек балык тотарга, Йомгакланып сулар агалар, «Ком-корсаклар» анда кабалар...

Күңелсездер монда берүзеңә, Мужикларың әнә килмиләр, Килсәләр дә шунда буш кул белән, Намазны да рәтләп белмиләр...

Шулай инде, Тормыш башка эздән ага...

Теге, ничек әле?

«Хисамилар» яши дөньяда?

Ә менә, бабай, — тар елгада гаҗәп балык каба. Киттек мәллә икәү елгага?..

Авыл — Һаман шулай катык ашый,

Һаман шулай —