Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ГОСНИК.doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
29.04.2019
Размер:
713.73 Кб
Скачать

86. Рецензия: жанр үзенчәлекләре, төрләре, үсеш тенденциясе, тел чаралары

Рецензия - укучыга сәнгать, әдәбият, рухи культураның барлык өлкәләренә караган яңа әсәрләр турында мәгълүмат җиткерә. Рец.- лат. “бәя”.

Рец-нең предметы – икенчел. Игътибар үзәгендә фактлар түгел, ә аларның әсәрдәге чагылышы.

“Бу әсәр игътибарга лаек”, “Бу әсәр игътибарга лаек түгел” фикерләрен уятуга хезмәт итә. Бу әсәрдән мисал итеп цитата, деталь, фактлар китерү бн раслана.

1911 Г.Ибр-ов “Вакыт” газ-да “Яңа әсәр” диг.рец-се Ф.Кәриминең тарих дәреслегенә багыш-а.

1911 – Г.Тукай “Идел” газ-да “Яңа әсәрләр” рец-се М.Гафуриның “Хәмитнең хәяте”.

Даими рубрика-р хәзерге матбугатта да бар. “Каз.утлары”, “Мәд.җомга”, “Ш.К” “Илһамият” бүлегендә.

Төрләре:

  1. Тема буенча (әдәби, театраль, кино)

  2. күләменә карап (олы рецензия, ягъни грант рец.-я; күләмле әсәрләргә языла; кече рец-я, ягъни мини рец-я)

  3. әсәр саны буенча (моно рец-я - бер әсәргә, поли рец-я – берничә әсәргә)

  4. журналист тарафыннан иҗат ителгән, белгеч тарафыннан иҗ.ителгән.

  1. Очерк: әдәби – публ.Жанр, үсеше, төрләре, теле.

Әдәби – публ-к жанрлар:

  1. очерк жанрлары (очерк, тасвирнамә, эссе, парча)

  2. сатирик жанрлар (фельетон, памфлет,мәзәк)

Очерк жанр буларак 20 гасырның соңгы ярт-да формалашып беткән, теориясенә нигез салынган.

Күптөрле билгеләмә-р бирелгән. Тат.очеркы теориясенә нигез салучыларның берсе Гази Кашшаф исә: “Очерк ул чынбарлыкны, көндәлек вакыйгаларны, замандашларны сәнгатьчә чаралар бн чагылдыручы жанр”, ди.

М.Горький: “очерк хикәя бн тикшеренү арасындагы жанр”, ди.

Исеиеннән күренгәнчә, очерк - әдәби- публиц-к жанр. Димәк, без аны арадашчы жанр дип атый алабыз. Публиц-ка һ әдәбият арасындагы, аралыктагы жанр. Чөнки ул пуб-ка сыйфатларын һ әдәби әсәр сыйфатларын үзендә туплаган: (Ләкин И.Низамов абыйга шулай дисәгез, һичшиксез башыгызны кимерәчәк, “2”ле диячәк! Үз йөзе бар очеркның, диегез)

Төп сыйфатлары:

  1. документальлек, чынбарлыкны тасвирлау, гомумиләштерү;

  2. теле - әдәби сүрәтләү чаралары бн баетылган,сәнгатьчә;

3. Куелган проблеманы чишү өчен кирәкле сыйфатлары булган, шуларны күрсәтә алган характерны эзләп табып, шуны очерк үзәгенә урнаштыру – очеркның үзенчәлеге.

Документальлекнең төп күрсәткече – факт.

Хәбәри жанрда – хәбәр ителә (проблема хәбәр ителә)

Аналитик жанрда – анализлана (проблема күтәрелә)

Әдәби – пуб-к ж-да – факт тасвирлана (проблема чишелеше куела)

Очеркта факт тасвирланырга һ үзе үк тасвир чарасы булырга тиеш.

Документальлекне ассызыклый:

  • саннар, даталар;

  • урын, вакыт, географик атамалар;

  • чынлыкта булган геройлар.

Әдәбилекне ассызыклый:

  • сюжет;

  • композиция;

  • детальләр;

  • пейзаж, портрет (документаль факт буларак та кулланыла)

  • тел- стиле.

Очеркның теле:

- саннар, даталар, кеше исемнәре, атамалар һ.б.

- тел- бизәкләү чаралары:

а) эпитет;

б) фразеологизм;

в) троплар (метафора, метонимия, чагыштыру, гипербола, литота,юмор- сатира элементлары)

г) вакытлы лексик берәмлекләр (мәкаль, әйтем)

д) синтаксик фигуралар (риторик сорау, рит.өндәү, рит.мөрәҗәгать,кабатлау, градация, параллелизм, антитеза һ.б.)

Төрләре:

1. ММЧга карап: (газета очеркы, радиоочерк, ТВ очерк);

2. Портрет очеркы, проблемалы очерк (Низамовка начар тәэсир итә, очерк проблемасыз булмый, ди), юлъязма очерк;

Очеркчылар:

И.Низамов, Ф.Әгъзамов, Марсель Зарипов, И. Хәйруллина, Анат-й Аграновский, Г.Бәширов, Рахмай Хисмәтуллин, Шамил Рәкыйпов, К.Тимбикова, М.Мәһдиев.