Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ГОСНИК.doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
29.04.2019
Размер:
713.73 Кб
Скачать

78. Бвс елларында татар телендә чыккан фронт газетлары.

БВС елларында барлык татар газета-журналлары да вакытлыча ябыла. “Совет әдәбияты” журналы гына чыып кала. Балалар, яшьләр матбугаты чыгудан туктый. “Кызыл Татарстан” һәм “Красная Татария” газетлары ярты форматка кала.

Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен чыгарылган газеталар да туктала, сугыш беткәннән соң кайберләре генә яңадан торгызыла.

Фронтта татарлар да күп булу сәбәпле, татарча фронт газетасы оештыру зарурияте килеп чыга. Бу газеталар татарлар өчен яңа күренеш түгел. 1917 елда ук беренче татар фронт газеталары чыгарылган була. Фронт газеталары 60 елларда өйрәнелә башлыйлар( Жуков, Эрказаровың хезмәтләре. Татар газеталарын Айнутдинов өйрәнә) Рус булмаган телдә газета чыгаруның объектив шартлары:

- рус булмаган милләт сугышчылары(20)

- хәрби –техник, психологик тәрбия алып бару. Шуңа өстәп 1942 ел башында немецлар төрле телдә агитацион газета тараталар.(“Иел”, “Урал”)

Сугыш башлануга тат. журналситлары сугышка китә.

Сугыш елларында 19 телдә газета чыгарылган. Араларында совет идеологиясенә каршы булганнары да очрый. Татар телендә 15 исемдә чыга. Тиражы аз булмаган: 5 солдатка 1 газета туры килгән.

Фронт газеталарына сугышка кадәр матбугатта эшләгән публицистлар язган.

“Ватан өчен” – Атилла Расих, Нур Гатин

“Төньяк-көнбатыш фронт” – Шәрәф Мөдәррис. “Ватан өчен” газетасында эшли башлый. “Фронтовик татарлар” очеркында кешенең эчке дөньясын, хисләрен ачып бирергә омтылуы белән аерылып тора, Ватан интересларын өстен куюны күрсәтә.

“Алга – дошман өстенә”(1942) – Калинин фронтында 386 сан чыга, Габдулла Әхмәт, Каюм Гомәрев чыгара.

“Кызыл сугышчы” (“Кызыл Армия”) – Гадел Кутуй

“Фронт правдасы” – Волхов фронтында, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи

“Совет сугышчысы” (1943) – Фатыйх Кәрим

“Сталин байрагы” (1943) – Ибраһим Гази, башта төньяк фронтта, Украин фронтында чыгарыла

Төп темалар:

1)дошманга нәфрәт тәрбияләү

2)туган илгә мәхәббәт – сугышчының батырлык очраклары. Бу язмалар сугышның икенче яртысында аеруча күп.

3)тыл тормышы – хатлар

4)без яулап алган илләрдә

79) Татарстаннан читтәге татар матбугаты

Түбән Новгородта күптән чыгып килә. “Тәрәккый”, “Безнең иҗат” газеталары.

Беренче массакүләм газета – “Яңа авыл”

“Колхозчы”, “Сталина байрагы”

“Ленин байрагы” – күңел ачу, халык аңын уяту, сәяси карашлар формалаштыру. Жанрлар гаммасы.

1990 – “Туган як” ХӘзер ул атнага бер А3 форматында сигез битле булып чыга. Өлкәдә, башка төбәкләрдә, Финляндиядә үз укучыларын таба, күренекле урын алып тора.

1995 “Беренче укытучы” – татарча яшләр газетасы.

2000 – “Җиһан” дигән дини басма

Киров өлкәсендә. 1991 елда бөтен илдә милли күтәрелеш булу нәтиҗәсендә барлык төбәкләрдә диярлек татарча газеталар ачыла. Анда күренекле журналистлар И. Хәйруллина, А. Юнысова да эшләп китәләр.

Рубрикалар: Әдәби сәхифә, Яшлек дәшә, Дустым, Тамчыгөл. Атнага бер тапкыр сигез битле булып чыга. Хәзер ул “Селская правда” исемле русча газетаның кушымтасы буларак калды.

1905-45 елларда һәм икенче бөтендөнья сугышыннан соң Төркия, Венгрия, Германия, Польша, Кытай, Япония, Финляндия, Швеция, АКШта тат.т.-дә типографик ысул бн 50дән артык газет һәм журнал чыга. Чит илләрдәге милли матбугатны окт.рев.-нән соң Россиядән китәргә мәҗбүр булган татар зыялылары, дин әһел. тарафыннан оешт.-а.

Истанбул: “Казан”, “Өч кардәш”

Анкара: “Идел-Урал”

Берлинда: “Әл-җиһад”, “Татар иле”, “Милли юл”, “Яңа милли юл”

Кытайда: “Ерак шәрык”, “Пилмән”, “милли байрак”

Япониядә: “Япон мөхбире”

Сан-Франц.: “Яңалыклар бюллетене”(әлегәчә)

Читилләрдә чыккан милли газ.-жур.тат.халының тарихы, дәүләтчелегенң үсеше, күренекле җәмәгать, дин әһел.-е, әд.һ.сәнгать осталары тур.яза.

Татар эмигр.-ы матбугаты больш.-га каршы яза. Алар дин әһелләрен эзәрлекләүне, колективлаштыру, урыслаштыру, репрессияләр, кириллицага күчү сәясәте тур.язалар. Ш.к.эмигрантлар матбугаты СССРда тарату тыела, бу эш эзәрлекләнә.

Удмуртиядә. “Яңарыш” газетасы, татарча ТВ тапшырулар эшләп килә. Газетаның даими рубрикалары: “Дин һәм әхлак”, “Яшьлек адымы”, “Алтын йомгак”(балалар өчен), хатлар бите, “Әдәби сәхифә”. Редакторы Ирек Шәрипов, урынбасары Закуан Нуретдин (сәяси темаларга яза). Тиражы 5000 тирәсе. Бер ел элек 8 полосалы булып чыга иде(хәзергесен белмим).