Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
33
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

3. Укыту алымнары

Укыту алымы — танып белү эшендә кулланыла торган теге яки бу ысулның детальләре, киҫәкләре, өлешләре яки аерым адымнары. Ысул укыту эшчәнлегенең гомуми тәртибен һәм юнәлешен чагылдыра торган төшенчә булса, алым аның гамәли эш дәвамында чагылышы рәвешендә күзаллана. Укытучы һәм укучының бергәләп эшләве аерым алымнардан тора. Алымнарны төрлечә төркөмләү яши. Без исә болай төркөмләп карыйбыҙ:

  1. мәгълүмат бирү алымнары;

  2. анализ алымнары;

  3. иждди эш алымнары.

Беренче төркем — мәгълүмат бирү алымнарына укытучы сүзе, әҫәргә иллюстрациялар карау, исем кушу, укытучы укуы, аңлашылмаган сүзләрне аңлату, аңлатмалар (коммен-тарийлар) бирү, чагыштыру һ.б. карый. Бу төр алымнар укытучыга теге яки бу ысул эчендә белешмәләр, аңлатмалар, төшенчәләр бирергә, фактлар, өҫтәмә материаллар белән таныштырырга ярдәм итә.

Икенче төркемдә әдәби әҫәр анализлау алымнары бик күп, аларны санап бетерү дә мөмкин түгел. Мәҫәлән, әсәрне өлешләргә бүлү, текстның аерым элементларына (сюжет, композиция, пейзаж, геройлар һ.б.) игътибар итү, план төзү, язучы стилен, телен күзәтү, чагыштыру (әсәрне — башка әсәрләр, тормышчанлыгы һ.б. белән; герой һәм прототипны һ.б.), эчтәлек сәйләү, әңгәмә, эзләнү, проблемалар чишү һ.б. Бу алымнар әсәрне аңларга, тикшерергә, бәяләргә ярдәм итә, анализның аерым баскычларында башкарыла торган барлык эш төрләрен кол ач л ап ала.

Өченче төркем, ижади эш алымнары укучыларның кызык-сыну дәрәщәсен үстерү, активлыгын арттыру, фикерләвен баету, ижат эшенә тарту ягыннан отышлы. Аларга ижади биремнәр башкару, сәйләү, әсәрне сәхнәләштерү, иллюстра-цияләргә исем кушу, бирелгән текстның ахырын уйлау, хикәя, әкият, шигырь ижат итү, рәсем ясау, изложение-сочинение язу һ.б. керә.

Кайбер алымнарга жентекләбрәк тукталыйк. Аңлатмалар бирү алымы. Аңлатмалар төрле — тарихи, әдәби, мәдәни характерда булырга мөмкин. Алар өйрәнелә торган теманың, осәрнең укучы өчен катлаулы, билгесез якларын ачып сала, укучыга өҫтәмә мәгълүмат бирә. Тарихи әсәрләр белән та-имшканда, монографик, күзәтү төсендәге темалар үткәндә, чорга, яшәү рәвешенә бәйле тарихи белешмәләр китерелә, |врым сүзләрнең мәгънәсе, йола-гадәтләрнең асылы, бүгенге кчнгә хас булмаган мөнәсәбәтләр ачыклана. Мәҫәлән, Н. Фәт­тах ның «Этил суы ака торур» романындагы йолык туе шумдый аңлатманы сорап тора.

Е ш кына мәдәни аңлатмаларга — әдәбият, сәнгать, исемнәр, символлар, фәлсәфә, яшәеш белән бәйле, укучы өчен билгеле булмаган төшенчәләргә комментарийлар бирү кирәк була. Мәҫәлән, Г. Ибраһимов үҙенең «Көтүчеләр» әҫәрендә Вольтер, Спенсер, Рафаэль, Эдисон, Шекспир һ.б.ны телгә ала. Укучы алар турында ишетмәгән булырга да мөмкин ич.

Әсәрнең теҙелеше, әдәби үзенчәлекләре, кайвакыт эчтәлеге турында сәйләгәндә шулай ук әдәби закончалыкларга ка­раган аңлатмалар таләп ителә. Мәҫәлән, VIII сыйныфта Ф. Кә-риминең «Салих бабайның өйләнүе» хикәясен өйрәнгәндә, мәгърифәтчелек реализмы турында сәйләп узабыҙ, гәрчә уку-чылар бу термин белән бары тик IX сыйныфта гына ныклап танышалар.

Сәйләү алымы, бер яктан, материалны үзләштерү эшен ждңеләйтә, икенче яктан, укучыларның сөйләм телен үҫтерә. Мәктәптә сәйләү алымының берничә тәре кулланыла. Текстка якын итеп сәйләү аны тагын бер кат күздән кичерергә, сюжет-корылышны ачыкларга ярдәм итә. Бу вакытта укытучы тексттагы төп өлешләрнең төшереп калдырылмавын, вакый-галар эзлеклелеге саклануын күҙәтә, юнәлеш бирә.

Кыскартып сәйләү әсәрнең темасын, анда күтәрелгән төп мәсьәләләрне ачыклауга, үҙәк вакыигаларны аерып чыгарырга булыша. Өйрәтү өчен план буенча сорауларга ждвап рәве-шендә сәйләтеп карау мөмкин.

Сайлап сәйләү укучыга иң ошаган, иң матур, аеруча кызык, кызганыч яки төп өлешне сәйләү кебегрәк башка-рыла. Аның әһәмияте шунда: ул укучының әсәрдән алган беренче тәэсирен, бәясен, мөнәсәбәтен күрсәтеп тора.

Иң катлаулысы — хикәяләүченең затын үҙгәртеп сәйләү. Бу төр эш автор позициясен билгеләү ягыннан алыштыр-гысыз. Мәҫәлән, И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясе Мәхмүт исемле малай авызыннан сөйләтелә, Г. Сабитовның «Ярсулы яз»ы Гамир хикәясе кебек бирелә. Аларны автор исеменнән сөйләтү аерманы, героиның сөйләм үзенчәл екләрен, авторның фикерен күрергә ярдәм итә.

Иждди сәйләү укучыларның фантазиясен баета, күз ал­дына китереп бастырырга, үзеңнең тойган-кичергәнеңне башкаларга житкерергә өйрәтә.

Китап тәкъдим итү алымы иждты өйрәнелә торган әдип-нең әсәрләре белән укучыны таныштыру, кызыксындыру ягыннан файдалы. Бу алым белән эшләгәндә, укытучы китапларны күрсәтеп кенә калмый, аларның язылу тарихын, аерым вакыйгаларын сөйли, кызык өлешләрне укып күрсәтә яки эзләнү характерындагы сораулар-биремнәр куя. «Минем иң яраткан китабым», «Бу китап миңа бик ошады» кебек бәя дә укучыны китапка ж,әлеп итә ала. Бераз вакыт үткәч, укучыларның укыганмы-юкмы икәнен белешү, кечкенә генә фикер алышу кирәк була.

Китап күргәҙмәсе алымы югарыда карап үткән алымның бер тәре генә. Күргәҙмә өчен сайланган китаплар такта янына яки махсус стендка теҙеп куела, дәрес вакытында аларга укучының игътибары юнәлтелә. Тәнәфестә балалар китаплар белән якыннанрак таныша, аны карап чыга.

Портрет белән эшләү алымы, гадәттә, биография өйрәнү дәрес ләрендә кирәк була. Укытучы бал аларның игътибарын язучының сурәтенә туплый, аның сыйфатларын, нинди кеше булуын сөйли, төс-кыяфәтенә кагылышлы сораулар куя. Шулай укучы язучыларны «танырга» күнегә, аларның һәрберсен үзенчә кызык лы шәхес итеп бәяләргә өйрәнә.

План төзү алымы әсәрдәге вакыйгаларның чиген билге­ләргә, әсәрнең сюжетын һәм корылышын (композициясен) аңларга, эчтәлегенә төшенергә, яҙма һәм сөйләм телен үҫте­рергә ярдәм итә. Алым шактый катлаулы, V—VI сыйныф укучысын әле план төзергә өйрәтү кирәк. Сюжетлы текстның алдан бүлеп куелган өлешләренә исем кушып яки һәр өлеш-тәге төп эчтәлекне чагылдырган жөмләне яҙып алып эшләргә була. Ул болай башкарыла: укытучы беренче абзацны укый, бер укучыдан эчтәлеген сәйләтә, бергәләп исем уйлыйлар, һәм ул тактага яҙып куела. Шул рәвешле, һәр кисәк белән эшләп чыгу план төзергә өйрәтә. Бу эшне берничә тапкыр бергәләп ;>шләгәч, укучылар мөстәкыйль дә үти алалар.

Катлаулы план төзергә өйрәтүне, шулай ук тактада, инде әҙер гади план белән чагыштырып башкарырга мөмкин.

План төзелеше белән берничә төрле була. Ул атау жөмлә, хикәя жөмлә, сорау жөмлә рәвешендә, өземтәләрдән (цитата-лардан) яисә катнаш теҙелергә мөмкин.

Вакыйгаларның урынын алыштыру алымы шулай ук сюжет-композиция кебек төшенчәләр турында мәгълүмат бирә, вакыйгалар урнашу тәртибенең әҫәргә алып килгән мәгънә төсмерен тоярга, вакыйгаларның әҫәр тукымасындагы урынын, әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Гадәттә, бу алым план Твзү белән янәшә башкарыла. Планны һәм вакыйгаларның иикыт-урын ягыннан эҙлекле теҙмәҫен чагыштыру язучының уйланмаҫын, вакыигаларны нинди тәртип белән көйләвен, моның әдипкә ни өчен кирәк булуын күрсәтә, аерым өлеш-кпсәкләрнең ролен, вазифасын ачыклый.

37

Чагыштыру алымы да төрле рәвештә яши. Ул әсәрнең аерым өлешләрен чагыштыру төсендә булырга мөмкин. Мәҫәлән, ике геройның портретын чагыштыру аркылы алар-ның характерын, әсәрдәге урынын, авторның әлеге геройларга мөнәсәбәтен билгели алабыҙ. Йә булмаса, әсәрдә пейзаж бирелешен күзәтү-чагыштыру мәгънә, хис үзгәрешләрен тоярга, аңларга юл ача.

Әдәби әсәрне аның тормышчан нигеҙе, геройны прототип белән чагыштыру исә язучының тормыш материалын ничек үзгәртүе, аны ничек баетуын билгеләү, осталыгын күрсәтү ягыннан кирәк. Ул, бер яктан, әдәбиятның чынбарлыкны чагылдыруын, икенче яктан, коры күчермә генә булмыйча, язучының тормышны баетып, биҙәп, үзе күргәнчә һәм кү­рергә теләгәнчә сурәтләвен сәйләп тора.

Әдәби әсәрне язучының башка әсәрләре белән чагыштыру исә әдипнең язу рәвешен, дөньяга карашын, яраткан темаларын, хәтта иждтының аерым баскычларын да бәяләргә ярдәм итә.

Төрле язучыларның әсәрләрен чагыштыру темалар, проб­лемалар, тормыш очраклары, геройлар һ.б. тасвирлауда уртак-лык һәм аерымлыкларны чагылдыра, язучы өслүбе, тел үзенчәлекләре, язу осталыгы турында нәтижәләр чыгарырга булыша.

Сирәк кулланылса да, әдәби әсәрне башка сәнгать әсәрләре белән чагыштыру исә аны тирәнрәк аңларга, тоярга, кичерергә һәм бәяләргә юл күрсәтә.

Стиль үзенчәл екләрен күзәтү алымы. Әдәби әсәрнең сәнгатьлелек, матурлык дәрәж,әсенә игътибар юнәлтү, язу­чының осталыгын бәяләү әсәрне бөтен тулылыгында аңлату ягыннан отышлы. Ул әсәрдә сурәтләү чараларын табу, алар-ның вазифасын аңлату рәвешендә дә, образлы сүзләрнең, аерым гыйбарәләрнең мәгънәсен һәм урынын ачыклау кебек тә, матур биҙәкләргә укучының игътибарын юнәлтү төсендә дә булырга мөмкин. Шулай ук персонаж сөйләмен күзәтү, пейзаж, портрет, лирик чигенешләрнең бирелешен ачыклау һ.б. әлеге алымның аерым төрләре кебек тә файдаланыла.

Сценарий язу алымы мәктәптә сирәк очрый. Ләкин ул укучыны иждт эшенә тарту, кызыксындыру ягыннан уңайлы. Бу алым — шулай ук әсәрне аңлау, йөрәк аша уздыру, күз алдына китерү, шуны әйтеп бирергә күнектерү дигән сүз дә.

Укучы өчен сценарий төзү — әдәби әсәрне диалоглар кебек, автор аңлатмалары белән язу. Бу эшкә өйрәтеп, башлап бергә-бергә яҙып карыйсы була. Сценарийга исем кушу, катна-шучылар исемлеге төзү, ремарка уйлау — барысы да тактага яҙып эшләнсә яхшы. Диалоглар-монологлар, вакыйганың урынын-вакытын, катнашучыларның кыяфәтен билгеләү дә мөһим биредә. Төп күренешләрне яҙып алу өчен алдан план төзү алымын куллану бик отышлы. Эшне укучылар мөстә-кыйль тәмамлап куя алалар.

Әйтергә кирәк, әдәбият дәрес л әрендә кулланыла торган алымнарны болай гына санап бетерү мөмкин түгел. Аларның бер әлеше — әдәби әҫәр анализлау алымнарына алга таба тукталыначак. Без алым төшенчәсен ысулның деталь л әре, өлешләре, адымнары дип атадык. Шуңа күрә алар ысуллар белән бергә, аерым бер ысуллар эчендә тикшерелә, билгеләнә. Ысуллар үзләре дә икенче бер ысул эчендә алым вазифасын үти алалар.