Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат.шк. - тат. лит..doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
19.11.2019
Размер:
81.41 Кб
Скачать

Россия төбәкләрендәге татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага сораулар һәм биремнәр

IX сыйныф

I. ТЕСТЛАР.

1. Казан ханлыгы чорында иҗат иткән язучы-шагыйрьләр рәтен билгеләгез.

А) Мөхәммәд Әмин, Мөхәммәдьяр, Колшәриф;

Ә) Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Б.Вәисев;

Б) Кол Гали, Г.Утыз-Имәни, М. Болгари;

В) Мөхәммәдьяр, С. Сараи, Рабгузи.

2. ХV йөздән алып ХVI гасыр урталарына кадәрге чорның исемен билгеләгез.

А) гомумтөрки чор әдәбияты;

Ә) Алтын Урда чоры әдәбияты;

Б) Казан ханлыгы чоры әдәбияты;

В) Болгар-Хәзәр чоры әдәбияты.

3. “Мәхәббәтнамә” әсәренең авторын күрсәтегез.

А) Котб;

Ә) Хисям Кятиб;

Б) Сәйф Сараи;

В) Харәзми.

4. Авторы Заһир Бигиев булган әсәрне күрсәтегез.

А) “Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә”;

Ә) “Зур гөнаһлар”;

Б) “Бичара кыз”;

В) “Рәдде Бичара кыз”.

5. Борынгы татар әдәбиятында мәхәббәт темасына язылган әсәрне атагыз.

А) «Кыйссаи Йосыф» – Кол Гали;

Ә) «Әтил суы ака торур» - Н.Фәттах;

Б) «Сахибҗәмал» – Г. Кандалый;

В) «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» – З. Бигиев.

II бирем. Мәүла Колый хикмәтләренең тематикасын билгеләгез.

III бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.

А) ”Гыйкаб”; ______________________________________ ______;

Ә) “Җөмҗөмә солтан” _______________________________________;

Б) “Нуры содур” __________________________________________;

В) “Төхфәи мәрдан” ______________________________________.

IV бирем. “Кыйссасел-әнбия”әсәрен икенче төрле ничек атыйлар?

V бирем. Әлеге шигъри юлларның авторын һәм әсәрнең исемен атагыз.

1. «Чын бәхетне бирә тик белем генә,

Баш иярләр һәрвакыт белемлегә»

2. «Бел: гыйлем – нур ул, сине нурландырыр,

Ә наданлык – ут, сине ул яндырыр...»

VI бирем. Мөхәммәдьярның биографиясе һәм иҗатына кагылышлы булмаган җөмләләрнең номерларын языгыз.

  1. Мөхәммәдьярның туган елы якынча XV йөз азагына туры килә. (2) Автор “Төхфәи мәрдан” ахырында үз атының “Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр” булуын искәртә. (3) Бер кулъязмадагы шигырендә ул үзен “Меллагол” дип тә атый. (4) Шагыйрь мәрсия эчтәлегендәге бер хикмәтен остазы Мелла Мамайга багышлый. (5) Яңа табылган әсәрләреннән “Береккәннәр сыйфаты”нда автор үз исемен дә телгә алып куя. (6) 1842 елда М.Иванов хрестоматиясендә басылып чыккан “Нәсыйхәт” шигыренең эчтәлеге символик характерда.

______________________________________________________

VII бирем. 7.1. Күп нокталар урынына геройларның исемнәрен куеп языгыз.

Ул ..................... мәлик Тәймус кызы иде,

Ястыгы шул атасының тезе иде,

Бер көн .............. сурәтен ул төштә күрде, -

Аны чын дип аңлаган һәм белгән имди.

................. ничек ................ны яраткан булса,

................... аның итәгендә яткан булса,

................... дә шундый иде атасына, -

Бәлки тагы артыграк та булыр имди.

......................... бер көнне йоклап ятар иде,

Шунда ................. сурәтен төштә күрде,

Күрү белән шундук аңа гашыйк булды, -

Егълый-егълый ул уянып китәр имди.

7.2. Өзек кайсы әсәрдән алынган?

7.3. Өзеге бирелгән әлеге әсәрнең авторы кем?

7.4. Әсәр кайсы чор әдәбияты ядкәре?

VIII бирем. Дастан жанрына билгеләмә бирегез.

IX бирем. «Туган телем – анам теле»,–

Дияр әле балалар.

«Туган телем – балам теле»,–

Дияр микән аналар?! («Туган тел». Роберт Миңнуллин)

Бу шигырь юлларына салынган фикернең эчтәлеген ачыклап, үз фикерләрегезне бәйләнешле итеп язып бирегез.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]