Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Радлов.docx
Скачиваний:
9
Добавлен:
28.08.2019
Размер:
29.36 Кб
Скачать

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ ФИЛОЛГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ БҮЛЕГЕ ГОМУМИ ЛИНГВИСТИКА ҺӘМ ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИЯ КАФЕДРАСЫ “Фәнни методик мирас: телләрне чагыштырма планда өйрәнү” курсы буенча

РЕФЕРАТ

Тема: В. В. Радловның фәнни методик эшчәнлеге

Башкарды – 07-0802 нче төркем студенты Гиниятова Ләлә Радик кызы

Тикшерде – филология фәннәре кандидаты Хөснетдинов Дамир Хәйдәр улы

Казан – 2012

Эчтәлек:

  1. Төрки-татар телләрен өйрәнүче галим – тюрколог

В. В. Радлов турында

  1. Тюрколог В. В. Радловның иҗади хезмәтләре

  2. Саф татар телендә төзелгән “ Белек” уку дәреслеге турында”

  3. “ Белек” дәреслегенең тарихи кыйммәте

  4. “Төрки телләр сүзлек тәҗрибәсе”

  5. Кулланылган әдәбият

Төрки-татар телләрен өйрәнүче галим – тюрколог В. В. Радлов турында.

(1837 – 1918)

В.В. Радлов 1837 елда Германиянең Берлин шәһәрендә туа. 1854 нче елны гимназияне тәмамлагач, Берлин университетының философия факультетына укырга керә һәм аны 1858 елда уңышлы тәмамлый. Тарихи-чагыштырма телбелеме белән кызыксына башлый. Ф. Боппа һәм А. Ф. Поттаның “индоевропеистика һәм тарихи фонетика” темасына багышланган лекцияләрен тыңлый. Х. Штейталь белән В. Шоттан Көнчыгыш телләре өйрәнә башлый. Болар барысы да аны урал һәм алтай телләренә кызыксыну уяттыра һәм ул шуларны өйрәнү максатыннан Россиягә юл тота, махсус рус телен өйрәнә башлый.

1858 елның 20 маенда Радлов Йена университетында “ Диннең Азия халкына тәэсире” дигән темага уңышлы гына диссертация яклый, философия фәннәре докторы дигән исемгә лаек була.

1858 елның июнендә Радлов Санкт-Петербург шәһәренә килә һәм анда үзлегеннән рус телен, әдәбиятын, рус мәдәнияте тарихын ныклап өйрәнә. 1859 елда Санкт-Петербург университетында “экстерн” рәвештә икенче югары уку йортын тәмамлау турында таныклык ала.

1859телда Радловны Барнаул мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр. Ул анда берничә ел укытучы булып эшли. Шул ук вакытта Алтай, Көнбатыш Себер якларында яшәүче көнчыгыш халыкларының телләрен, әдәбиятларын, халык авыз иҗатын, этнографиясен өйрәнә.

1872 елда В.В. Радловны Казан округына кергән татар-башкорт һәм кыргыз-казах мәктәпләренең инспекторы итеп билгелиләр. Ул бу милләт халыкларының үз телләрендә мәктәпләр ачып, укыту эшләрен уңай хәл итүдә күп эшләр башкара.

Казан округы инспекторы булып эшләгәндә В. Радлов татар укымышлылары – Гали Мәхмүдов, Ибраһим Терегулов, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Ш. Әхмәров кебек мәгърифәтчеләрне үз тирәсенә туплый.

1876 елда В. Радлов Казан татар укытучылар мәктәбен оештыра (КТУМ). Ул анда милли кадрлар туплауга зур игътибар бирә: КТУМның беренче инспекторы итеп, Казан университетында татар теле укытучысы булып эшләүче Гали Мәхмүдовны билгеләтә. Радлов үзе мәктәпнең уку-укыту бүлеген җитәкли.

КТУМ 1876 – 1917 елларда татар мәктәпләре өчен рус теле укытучылары әзерләгән. Бу мәктәп үзенең 41 ел укытучылар хәзерләү дәверендә 530 чамасы рус теле укытучысы һәм халык хуҗалыгының күп тармакларында эшләрлек милли кадрлар хәзерләп чыгарган. КТУМ тәмамлаучылар, совет хөкүмәте шартларында мәктәпләр һәм милли мәдәниятебезне үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүләре белән танылып, күбесе тарихка да кереп калганнар. Мәсәлән: Мөхетдин Корбангалиев, Мөхәммәтхан Фазлуллин, Гаяз Исхакый, Гафур Коләхмәтов, Гыйбат Алпаров һ.б.

Тюрколог в. В. Радловның иҗади хезмәтләре.

Василий Васильевич Радловның иҗади хезмәтләре – катлаулы һәм күп тармаклы. Ул Казанга күчеп килеп эшли башлагач (1871 – 1873 еллар), Себер-көнчыгыш Алтай якларында яшәүче төрки-татар халыкларының (шул исәптән Казан татарларының да) телләрен, халык авыз иҗатын, әдәбиятын тирән өйрәнеп, экспедиция материалларын гыйльми яктан да эшкәртә, аларны матбугатта да бастырып чыгара. Алар түбәндәге хезмәтләр:

  1. “Образцы народной литературы тюркских племен” (4 томнан гыйбарәт).

  2. « Опыт словаря тюркского наречия», «Сравнительная фонетика тюркских языков» һәм «Энциклопедный народный Сибирь» - дигән фәнни хезмәтләре дә Казанда ике тапкыр басылып чыккан.

  3. В. Радлов үзенең экспедициядә тупланган – татар әдәбияты материалларыннан файдаланып, 1872 елда сабыйлар өчен “Белек” дигән әдәби уку дәреслеген төзеп, Казан университеты типографиясендә бастыра.

  4. В. Радлов хезмәтләре арасында безнең Казан татарлары тарихын өйрәнүгә дә бәйле күп нәрсәләр бар. Мәсәлән, татар халкының горурлыгы – тарихи “Идегәй” дастанының зур күләме бер варианты да бирелгән.

“ Идегәй” дастанын Радлов аны сөйләүченең үз транскрипциясен саклап язып алган. Бу тарихи хезмәтне язма әдәбиятыбызны өйрәнүгә аның зур өлеш кертүе дип исәпләргә була.

1884 елда Казан университетының шәрекъ телләре факультетын Санкт-Петербург университетына күчерәләр. Шәрекъ телләре факультеты белән бергә В. В. Радловны да Санкт-Петербургка күчерәләр. Ләкин галим үзенең фәнни-тикшеренү эшләрен дәвам итәрлек яшь кадрларны Казанда эшләгән вакытта ук хәзерләгән була. Мәсәлән, Н. Ф. Катанов, К. Насыйри, В. В. Богородицкий, Н. Н. Самайлов, С. Р. Малов, П. М. Мелиоранский кебек Радлов шәкертләре соңыннан зур галимнәр буларак танылалар.

Мәгълүм булганча, В. Радлов Казан университеты каршында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте утырышларында да актив катнашкан. Галим бу җәмгыятьнең күренекле вәкиле Шиһабетдин Мәрҗанинең “Болгар һәм Казан ханлыклары” хезмәтен татар теленнән урыс теленә тәрҗемә иткән һәм бу тәрҗемәне 1877 елда Казанда уздырылган IV Бөтенрусия археологик корылтаенда укыган.

В. В. Радловның Казан чоры да искиткеч нәтиҗәле һәм бай. Биредә ул 1871 елдан 1884кә хәтле яши. Казан уку-укыту округының татар-башкорт, казах мәктәпләре инспекторы булып эшли, татар халкы белән якыннан танышып аның өчен дәреслекләр, фәнни китаплар язып бастыра. Биредә ул татар теле үрнәкләре кергән “ Белек “ дип аталган хрестоматия, “ Халык әдәбияты үрнәкләре “, “ Төрки телләрнең чагыштырма фонетикасы”, “ Aus Sibirien” дип аталган Себер энциклопедиясен һәм башка хезмәтләрен бастырып чыгара.

Шул рәвешле, В.Радлов эшчәнлегенең казан чоры киң кырлы булуы белән үзенчәлекле. 1871-1884 елларда Казанда яшәү дәверендә галим татар мәгарифе, милли телебезне үстерү өлкәсендә күп көч куйган, Казан тюркологик лингвистика мәктәбе өчен үзеннән зур өлеш керткән.

В. В. Радлов 1884 – 1918 елларда Санкт-Петербургта яши, университетның шәрекъ телләре факультетында фәнни эшкә яшь галимнәр әзерләүгә җитәкчелек итә. Ул тагын утыз биш елга якын Россия тюркологиясенә хезмәт итә. Ул төрки телләрне чагыштырма-тарихи өйрәнүгә нигез салучы, төрки телләрнең классификациясен эшләүче һәм данлыклы Орхон-Енисей рун язмаларын укып бирүче булып та тора.

Россия Фәннәр академиясе Гыйльми советы В. С. Радловның Азия Халыкларының тел, фольклор һәм әдәбият материалларын җыеп, гыйльми эшкәртүен югары бәяләп, Фәннәр академиясе аңа “ Почетлы академик” дигән исем бирә.