3.2. Габдулла Бубый
Татар иҗтимагый фикер үсешендә, илаһият һәм милли мәгариф өлкәсендә тирән эз, игелекле эш-гамәлләр калдырган олы шәхесләребезнең берсе — Габдулла Бубый.
Габдулла Габделгалләм улы Нигъмәтуллин 1871 елның 21 ноябрендә шулай ук Иж-Бубый авылында туа. Башлангыч белемне гаиләдә — ата-анасыннан ала, аннан соң укуын туган авылы мәдрәсәсендә дәвам иттерә. 1895 елда аны авыл имамы һәм мөдәррис итеп раслыйлар. Мәгарифтә Җ. Әфгани, М. Абда һәм башкалар хезмәтләреннән яңача укыту тәртипләре турында азмы-күпме хәбәрдар булган Габдулла туган авылындагы мәдрәсәне үзгәртеп корырга омтыла. 1895 елда ул, яңа типтагы башлангыч мәктәп ачарга теләп, М. Галимовны Бакчасарайга — яңача (җәдитчә) укытуы белән танылган Исмәгыйль Гаспралы әтрафына җибәрә. Моңа кадәр үк Иж-Бубыйда яңа мәчет бинасы төзүгә зур акчалар тоткан авыл бае Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов булышлыгы белән, кыска гына вакыт аралыгында, иркен дүрт бүлмәле мәктәп бинасы да сафка баса. Өлкән укытучы М. Галимовка хезмәт хакы да билгеләнә, мәктәп утын, лампалар, май, хезмәт күрсәтүчеләр белән дә тәэмин ителә (бары да М. Әхмәтҗанов акчасына). Шул рәвешле, яңа типтагы мәктәп-мәдрәсәнең уңышлы гына эшләп китүе өчен барлык матди һәм әхлакый шартлар тудырыла. 1895 елга яңа җәдвәл төзелә. Укыту программасына арифметика, санау, әлифба, татарча дөрес язу, география кебек дөньяви фәннәр кертелә. Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид өйрәтелә. Акрынлап, программадан кайбер дин сабакларын киметү аркасында, дөньяви фәннәр, аларны өйрәтүгә каралган дәресләр саны арттырыла. Мәсәлән, бу вакытта инде алты сыйныфлы мәдрәсәдә гарәп, фарсы, төрек, татар теле грамматикалары укытыла; этика, мантыйк, геометрия, гомуми тарих, тормыш-көнкүреш нигезләре кебек яңа фәннәр өйрәтелә. 1902 елдан аларга алгебра, зоология, ботаника, фәлсәфә, химия, астрономия, уку методикасы һәм башкалар өстәлә. 1904 елдан мәдрәсәдә рус теле укытыла башлый. 1908-1909 уку елы җәдвәленнән күренгәнчә, өч соңгы сыйныфтан башка, 1-5 нче урта классларда рус теле атнасына 12 мәртәбә кергән, ягъни шәкертләр аны көн саен икешәр сәгать өйрәнгән. Шулкадәр үк күләмдәге дәресләр кызлар мәктәбендә дә алып барыла. Габдулла Нигъмәтуллин-Бубыйның гаҗәеп гыйлемлелеге, тырышлыгы һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә Иж-Бубый мәдрәсәсе яңа биналары, иркен класс бүлмәләре, уку кабинетлары, лабораторияләре, бай китапханәсе, спорт мәйданчыклары, кирәкле уку әсбаплары һәм җиһазлары, ашханәсе булган шөһрәтле җәдиди уку йортына әверелә. Тирә-яктан гына түгел, Русиянең төрле губерналарыннан белемгә сусаган яшьләр агыла монда. 1909-1910 уку елында инде ул 12 сыйныфлы мәдрәсәгә өйләнә, анда 250 гә якын шәкерт белем ала, дәресләрне яхшы әзерлекле мөгаллимнәр алып бара. Киң җәмәгатьчелек катнашында ачык имтиханнар үткәрелү, кыз балаларны русчага өйрәтү, теат-ральләштерелгән тамашалар оештыру — ул вакытлар өчен күрелмәгән яңалык була. 1906 елның 21 мартында хаҗдан кайткан Габдулла Бубыйның җомга хотбәсен татарча укуы — бөтенләй башка килмәслек вакыйга. Димәк, Нигъмәтуллин-Бубыйларның абруйлары зур. Мөдәррис Габдулла тәвәккәл, уй-ниятләренә инанган кеше буларак, һәрвакыт яңалыкка-алгарышка юл яра. Нинди генә авырлыклар, каршылыклар туса да, башлаган эш-гамәлләреннән чигенми. Заманында Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган һәм шунда татар теле мөгаллиме булган Җамал Вәлиди үзенең остазы турында болай дип яза: «Җанлы, үткен, ялкынлы кеше иде. Адымнарын тәрәддедсез (икеләнүсез) атлый, фикерләрен ачык, кискен йөртә. Аның табигатендәге тизлек вә кискенлекне һәр эшендә сизеп була иде». Бу вакытларда Иж-Бубый мәдрәсәсендә яңача укыту тәртипләре генә кертелми, халыкның милли үзаңын үстерүгә дә зур урын бирелә. Мәдрәсәне тәмамлаган йөзләрчә шәкертләр, мәдрәсә каршында оештырылган педагогик курсларда гыйлем һәм тәҗрибә туплаган мөгаллимнәр Русиянең төрле төбәкләренә таралалар, остазларының эшен дәвам итеп, җәдиди мәктәп-мәдрәсәләр ачалар, милли мәгърифәт рухында балаларга белем һәм тәрбия бирәләр.
Әмма татарны мәгърифәтле һәм булдыклы итәргә омтылган йөзләрчә укымышлы имамнар һәм мөгаллимнәр хәзерләгән, Идел буе әтрафының аеруча мәшһүр, югары дәрәҗәле уку йорты булган Иж-Бубый мәдрәсәсе патша хөкүмәте өчен зарарлыга, куркынычка әверелә. Вятка жандарм идарәсе 1911 елның гыйнварында мәдрәсәгә погром ясый. Панисламизм коткысы таратуда гаепләнеп, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубыйлар, бер төркем мөгаллимнәр кулга алына һәм Сарапул төрмәсенә озатыла, шәкертләр куып таратыла.
Габдулла Бубый уналты ай төрмәдә утыра. Аннан котылып чыкканнан соң да, эзәрлекләүләр дәвам итә. Бу хәлләрдән тәмам туйган Г. Бубый, туган җирләрен калдырып, Кытай Төркестанының Голҗа шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүр була. Анда да мәктәп ачып, мөселман балаларын укыта, Бубый мәдрәсәсе тарихына кагылышлы автобиографик истәлекләр яза. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң, Г. Бубый Русиягә кайта һәм Троицк каласындагы Яушевлар мәдрәсәсендә мөдәррислек итә. Ул 1922 елның 7 февралендә күкрәк чиреннән вафат була.
Габдулла Бубый — бик күп хезмәтләр авторы, күренекле галим дә. Бигрәк тә иҗтимагый фәннәр өлкәсендә ул киң белемле голяма буларак таныла. Илаһият, тарих, фәлсәфә, тел гыйлеме буенча җитди хезмәтләр язып калдыра.
Г. Бубый тарафыннан төзелгән гарәп теле дөреслекләренең төзелеше һәм методик эшләнеше шактый үзенчәлекле. Мәсәлән, 1899 елда нәшер ителгән «Мөкяләмәи гарәбия»дә («Гареп теле грамматикасы») һәр теманы яктырткан дәрес үрнәкләре бирелә. Теманы аңлатканда, бик күп мисаллар китерелә һәм татарчага тәрҗемә ителә. Аннан соң яңа сүзләр бирелә, өйрәнелгән материаллар гарәп телендәге текстны татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итү юлы белән ныгытылып барыла. 1901 елда басылган «Мөхтәсар нәхүе гарәби» («Гарәп теленең кыскача синтаксисы»), 1910 елда дөнья күргән «Сарфы гарәби» («Гарәп теле морфологиясе») дәреслекләре дә бирем-күнегүләрнең аңлаешлы, үтемле бирелүләре белән аерылып тора. 1899 елда басылып чыккан «Фәраиз» («Мирас кагыйдәләре») — ислам хокукының иң мөһим мәсьәләләренең берсен аңлатуга нигезләнгән дәреслек кенә түгел, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән китап та. Коръәнгә нигезләнгән фәраиз — мөселманнарның мал-мөлкәт мәсьәләләрен гадел хәл итүче көчле гражданлык кодексы. Китапта үлгән кешенең варислары һәм аларга тиешле мирас (мөлкәт) хакында тулы, нигезле мәгълүматлар китерелә. Коръән һәм Мөхәммәд пәйгамбәребез (с. г. в.) сөннәтләре нигезендә мөлкәт бүлешүнең төп канун-кагыйдәләре тәфсилле аңлатылып бирелә. Моңа кадәр гарәп телендә язылган һем казыйларга, мулла-мөгаллимнәргә генә азмы-күпме таныш булган (фәраиз хокукын төркичә аңлатып биреп, Г. Бубый ислам дине милек хокукы белән укый-яза белгән һәр мөселман кешесенә танышырга һәм гамәлдә файдалана алырга мөмкинлек бирә. «Логия яхуд мантыйк фәне» (1901) — бу фән буенча татар телендә язылган уку ярдәмлекләреннөн әүвәлгесе. Автор, «логика» атамасына гыйльми билгеләмә биреп, «хисапта һәм телдә хаталар җибәрмәү өчен» дип, әлеге фәннең максатын ассызыклый. Китапта термин-атамалар гарәпчә бирелсә дә, алар тормыштан алынган күптөрле мисаллар белән аңлатылып баетыла, фәһемләү җиңеләйтелә. Г. Бубыйның 1901 елда дөнья күргән «Тәгаддеде зөүҗәтә хифзы сыйххәтә татбикъ» («Күп хатынлыкны сәламәтлекне саклауга яраштыру») хезмәтендә бүгенге көн өчен дә аеруча актуаль булган күп хатынлылык мәсьәләләре яктыртыла. Билгеле булганча, мөселман ир затына Коръәндә, нигезле сәбәпләре ачык күрсәтелмәсә дә, дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт ителә. Материалларны диалог рәвешендә урнаштырып һәм уртачыл торышны саклап, автор уй-фикерләре белән уртаклаша, үзе бер хатынлылык (бер ирлелек) тарафдары булса да, бу җитди мәсьәләгә укучыларның игътибарын юнәлтә.
Гаилә-никах мәсьәләләре аның «Тәзәүвеҗдә сәгадәт» («Никахлашуда бәхет») китабында да (1902) дәвам иттерелә. Г. Бубый никахның кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы булуын искәртә. «Өйләнгән кеше, — дип яза ул, — үз вакытында ашый һәм йоклый, билгеле бер тәртипләр белән яши, болар аның сәламәтлегенә әйбәт тәэсир итә. Ир-ат үзенең хатыныннан башка әле кайда шушындый хозурлык, бәхет, рәхәтлек, тынычлык, шатлыклар татыр иде», һичшиксез, автор бу фикерләрен акыллы, булдыклы, ирен ир иткән хатыннарны күздә тотып язгандыр инде. Китапта шулай ук ир-атларның никахлашуга карата төрле мөнәсәбәтләрен чагылдырган күрсәтмә материаллар, мисаллар да китерелә. Шулай итеп, Г. Бубый ислам дине кануннары буенча, өйләнешү-аерылышу мәсьәләләренә үзенчә бәя бирә. Бу мәсьәләгә ул Кытайда яшәгән вакытта да яңадан әйләнеп кайта, мәкаләләрен бастыра.
Җәдитчеләрнең күпчелек тарафдарларына хас булганча, ислам динен фән белән чагыштыру Г. Бубый хезмәтләрендә дә мөһим урын ала. Бу уңайдан аның «Тәрәкъкые фәнүн вә мәгариф динсезлеке муҗибме?» («Фән һәм мәгариф алгарышы динсезлеккә сәбәплеме?») дигән хезмәте мәгълүм. «Мөгаллимгә, балаларны укытканда, фәнне ислам дине белән берләштереп алып барырга кирәк, чөнки Коръәндә чиста дини йолалардан тыш, фәнни белемнәр дә бирелә. Аларның һәрберсе — акыллылык чыганагы», — дип, Г. Бубый ислам гыйльми кыйммәтләренә зур бәһа бирә. Чыннан да, дөрес бит. Бүгенгесе көндә фән һәм техника алгарышы шундый югарылыкта торганда да, теге яки бу мәсьәләдә җавап таба алмыйча интегеп, иң шөһрәтле фән эшлеклеләре дә исламга — Коръәнгә мөрәҗәгать итә һәм үзләрен борчыган сорауларга, шөкер, җавап та таба!..
Г. Бубый фикеренчә исламдагы һәр гамәл, асылда, ике төрле мәгънәгә ия. Берсен фән аңлатса, икенчесен дин генә төшендерә ала. Мәсәлән, намаз — иң камил гимнастика, тәһарәт алу — гигиена, җомга һәм бәйрәм намазлары һәм анда укылган хотбәләр — иман нигезләренә һәм аларны үтәргә өйрәтү. Шуңа күрә укыла торган вәгазь, гарәпчә ялвару һәм данлаудан тыш, татарча сөйләнергә тиешле.
XX йөз башларында, җәдитчелек куәт алган саен, тәгълим-тәрбия системасында да яңа укыту методлары барлыкка килә. Г. Бубый үз китабында җәдитче мөгаллимнәрнең эш-гамәлләрендәге әлеге методларга тәфсилле аңлатмалар бирә. «Мәктәп-мәдрәсәләрдә, ислам нигезләренә таянып, дөньяви фәннәрне укыту, дин өчен дә, кешенең үзе өчен дә кирәк һәм файдалы. Әгәр дә без мәдрәсәләребездә гигиена, физика, астрономия, геометрия кебек фәннәрне укытсак һәм аларның Коръәннән сөннәтләргә туры килүен күрсәтсәк, мәгърифәтле яшьләрнең иманы тагын да ныгыр», — дип яза ул. 1904-1910 елларда Габдулла Бубыйның «Хакыйкать яхуд Тугрылык» дип аталган китаплар сериясе нәшер ителә. Аларда ул мөселман, иман кануннарын һом башка мәсьәләләрне яктырта. «Татарча хотбә уку дөресме?» (1908) дигән китабында Г. Бубый татарча хотбә-вәгазь укуның файдасын һәм кирәклеген дәлилли. «Вәгазь, — ди ул, — җыелган халык ислам һәм милли рух белән сугарылсын, киләчәктә һәм мәңгелек яшәештә үзләренә файда китерерлек нәрсәләрне аңласыннар өчен кирәкледер. Татарларның күпчелеге гарәп телен аңламыйлар, атна саен бер үк нәрсәне сөйләүче имамнар да мәгънәсенә төшенмиләр. Әгәр кешеләр нәрсә турында сүз баруын аңламыйлар икән, моны хотбә дип исәпләргә мөмкинме?» Татар телендә хотбә укуга бик күп каршы торучылар булса да, аның башлангычын куәтләүчеләр дә табыла. Шул уңайдан, «Йолдыз» газетасында татарча хотбә укуны хуплаган мәкалә дә дөнья күрә (1909, 4 февраль). Кызганычка каршы, бүгенге көннәрдә шактый гына мәчет-мәдрәсәләрдә хотбәләр рус телендә алып барыла. Гарәпчә дә түгел, татарча да түгел, ә рус телендә. Заманының иң көйсез, шаукымлы вакытларында да бу хотбә-вәгазьләрнең илаһи көчен, әһәмиятен аңлаган мөхтәрәм Габдулла хәзрәтләре татарча нотыклар сөйләгән, бар җыелган гавамны авызына каратып тоткан бит! «Замана иҗтиһад мөнкаризмы, дәгелме?» («Иҗтиһад заманы юкка чыкканмы, түгелме?») дигән хезмәтендә Г. Бубыйның бу реформаторлык фикерләре дәвам иттерелә.
Башлангыч баскычның II, III сыйныфлары өчен язылган «Гыйльме халь» китабында яшәешнең төп кагыйдәләре: Аллаһка һәм Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) ышану, тәһарәтләнү, намаз уку һәм башкалар күрсәтелә.
Шулай итеп, Габдулла Бубый татар телендә күпсанлы хезмәтләр, дәреслекләр язып, халкыбызның милли үзаңын, мәгарифен үстерүгә лаеклы өлеш кертә, илаһияткә таянып, инсан яшәешенең иң четерекле мәсьәләләренә ачыклык кертергә омтыла.