Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Табышмаклар

.doc
Скачиваний:
15
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
36.35 Кб
Скачать

Табышмаклар

Анда күңел ачылып киткәненә,

Олысы да кечесе дә шатлана. (тамаша)

Өя-өя без салдык.

Өстен такта белән капладык.

Шунда тора башладык. (өй)

Бу җимеш бездә үсми.

Маймыллар аны ашый.

Без дә бик яратабыз.

Базардан сатып алабыз. (банан)

Зиратта шаулый,

Кеше күрмәгәндә урлый. (карга)

Кышын җыела.

Җәен җәелә.

Эсседә җилфердәсә,

Җил исә. (җилләткеч)

Икегә ярылды.

Бөтен дөньяга таралды. (борчак)

Үзе ялангач,

Баеп китә башын тукыгач. (кадак)

Урманда эт буйлы мәче күргәч,

Ул ерткыч, аннан кач. (урман мәчесе)

Тегендә, монда йөри чыжылдап,

Агачны аудара выҗылдап. (пычкы)

Утта да янмый,

Суда да батмый,

Кадак та тишми.

Үзе бик дини. (йог)

Башы зур.

Борынына мөгез чыккан. (мөгезборын)

Сөйсәң өйне җылыта,

Йоклап ятсаң өйне йота. (ут)

Салкыннан курыкмый,

Башында агач үсә. (болан)

Давылдан яр буенда.

Көймәләр саклана җир куенында. (чаллы)

Урманда суга салалар.

Диңгездә аны алалар. (сал)

Әти аннан хәбәр көтә,

Әбигә ул хат илтә. (хат ташучы)

Күзгә күренми.

Бөтен җирдә йөри. (җен)

Юл буенда тиле, -

Тигәнгә дә тия,

Тимәгәнгә дә тия. (тигәнәк)

Кышын аны ясый һәр малай.

Язын юкка чыга бу агай. (кар бабай)

Өстәлгә дә мин куям.

Куенга да кыстырам,

Укытучы сөйләгәнен

Шунда мин язып барам. (дәфтәр)

Дөньяда иң олы булса да.

Гомер буе

Диңгездә су сиптереп уйный. (дәрья балыгы)

Аңа суккач халык җыела. (чаң)

Кеше хыяллана.

Буяулар сылана.

Хыялы да, булганы да шунда кала. (рәсем)

Майда йөзә, табада кыздырыла.

Бу тәмле әйбер нәрсә була? (коймак)

Пар-ат кышын мине урманга илтә. (чаңгы)

Укучы да,

Укытучы да

Тактада сыза.

Хата булса,

Йә эше бетсә,

Чүпрәк аны боза. (акбур)

Басуда үсеп чыккан кузгалак,

Үтеп баручы ашый аны узгалап. (борчак)

Шунда хан утыра.

Бөтенесе карап тора. (төрән)

Җилдә җилферди,

Батырларны көрәшкә өнди. (байрак)

Баланы кызыксындыра.

Эче аның тәмле була.

Үзе чүплеккә бүләк.

Исеме аның... (төргәк)

Чатта тора багана.

Эчендә уты яна. (янар)

Сәхнәдән көлдерә,

Кешене сөендерә. (кыланчык)

Кем утыра төрәндә,

Дөньяны күрмәгәндә? (хан)

Сикерә дә әйләнә.

Ә йөгерә белми. (туп)

Тиресе аның нык.

Әйбер җыя бу сандык.

Ул кирәк ерак юлда.

Ала аны җәяүле дә, атлы да. (чемодан)