Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
makal.doc
Скачиваний:
10
Добавлен:
23.03.2016
Размер:
148.99 Кб
Скачать

Талантыңа җилкән тек, җил булмаса ишкәк ал!

Тамыры нык агач давылдан курыкмас. Тапсаң – югалтма! Тар казанга аш салма – Кайный-кайный түгелер. Татарга тылмач кирәкми. Тау белән тау гына очрашмый. Тауга карап тау булма. Тауга карап яу булма, илгә каршы яу булма. Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый. Тауның күрке- таш, кызның күрке- чәч. Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр. Таш ташны ярыр, яман тел башны ярыр. Таш ярам дип баш ярма. Татлыдан татлы да тел, ачыдан ачы да тел. Татлы сүздән тел корымый. Татлы тел аю биетә. Татлы тел еланны да өненнән чыгарыр. Татлы тел, тимер капканы ачыр. Татлы тел тау ашыра. Татсызның теле мең колач. Тауга карап яу булма, илгә каршы яу булма. Ташлама илеңне, кан басар үзеңне. Таш ярам дип баш ярма. Таяк ике башлы. Тегермәндә яшәгән тычкан, күк күкрәгәндә, курыкмый. Тегермән ике таштан, ике баштан. Тел байлыгы бай итер, тел юклыгы юк итер. Тел — белемнең ачкычы, Акылның баскычы. Тел белгән- дала, Тел белмәгән- бәла.

Тел белән аңлаталмаганны таяк белән аңлаталмассың. Тел белән әйтмичә Бармак белән төртеп булмый. Телгә ихтыярсыз – илдә игътибарсыз. Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар . Теле барлар халык булган, Теле юклар балык булган. Теле барлар - халык, Теле юклар - балык. Теле барның юлы бар. Теле бар сөйләр, Акылы бар көйләр. Тел елата да, юата да. Теле татлының дусы күп. Теле чибәрнең үзе чибәр. Телең белән әйткәнне кулың белән эшләп күрсәт. Телең белән ашыкма, эшең белән ашык. Телеңә килгәнне сөйләмә, Кирәк булганнны сөйлә. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк. Тел кылычтан үткен, энәдән очлы. Тел – кылыч: Тиешсез җирдә тый, Тиешле җирдә кый. Тел - күңелнең көзгесе ул. Телләр белгән илләр белгән. Телне тешләп өзеп булмый. Сөйләми дә түзеп булмый. Телнең зинәте туры сүз. Тел сөйли, баш эшли. Тел, сөяксез булса да, Сөякне сындыра. Тел ташны эретә. Тел таш яра, Таш ярмаса баш яра. Тел төзә, тел боза.

Тел әйтә алмаганны җыр әйтер.

Терсәкне тешләп булмый. Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас. Тешең сынса да, серең сынмасын. Теше чыккан балага чәйнәп биргән аш булмас. Тиз сөйгән тиз аерылыр. Тимер — күгәрүдән, кеше көнчелектән чери. Тимерне кызуында сук, сүзне кызуында әйт. Тимерче – пычакка, хатыннар кочакка туймас. Тимер тоткан тилмермәс. Тирес түксәң җиреңә, Тук башак аска иелә, Ындырың тулыр игенгә. Тирес түксәң җиреңә, Ындырың тулыр игенгә. Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың. Тирән елга тавышсыз ага. Тисә - тиенгә, тимәсә - ботакка. Тишекле таш җирдә ятмас. (ир табылыр) Тоз ашның тәмен китерсә, Мәкаль сүз ямен китерер. Тозсызны күзсез дә сизә. Тормыш ул - яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң - дуңгыз кебек. Туган ил була ул бер генә, Ватан өчен җан фида. Туган ил була ул бер генә, туган илнең кадерен бел генә. Туган илем - туган анам. Туган илем - туган өем. Туган илең – туган анаң, Чит ил – үги ана. Туган илдән туйган юк. Туган телем – иркә гөлем, Киңдер сиңа күңел түрем. Туган телен сөймәс, туган анасын белмәс. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. Туган туфрак суытмый. Тугрылык бәладән коткарыр, хыянәт бәлагә кертер. Тугрылык күзне төртә. Туйга барсаң туеп бар. Туйда тукмак та бии. Тук башак аска иелә, Буш башак өскә үрелә. Туры күңелле кеше яшеннән курыкмас. Турылыклы булып үлү ялганчы булып яшәүдән яхшырак. Туры сүзгә җавап юк. Туры утырып кырын уйлаганчы, кырын утырып туры уйла. Турылыгы аз кешенең дусты да аз була. Турылык иткән турылык табыр. Турылык - йөз аклыгы. Турылыклы булып үлү

ялганчы булып яшәүдән яхшырак. Туры әйткән котылыр, Ялганлаган тотылыр. Тыйнаклык кешене бизи.

Тырыш бала ах яхшы,

Ялкау бала фу шакшы.

Тырыш бала талпынган коштай, Күңеле тынмас күкләргә очмый. Тырышкан табыр, ташка кадак кадар. Тырышкан тамчы таш тишкән. Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык ачтан үтерер. Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык. Тырышның тире чыкканчы ялкауның җаны чыгыр. Тычканга – үлем, мәчегә - көлке. Тыңламаган - әрәм булган. Тәрбиясез бала хайван булып үсер. Тәртип – һәр эшнең үзәге. Төпчегең – картаймыш көнеңдә ярдәмчең. Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит. Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр. Уенга алданып туемнан калма. Уеннан уймак чыга. Уеңны уйдырып әйт. Узган гомер кире кайтмый сулар үргә акса да. Уйламый уку – аңгыралык, Укыганда икенчене уйлау – саңгыраулык. Уйламыйча әйткән сүз – төзәмичә аткан ук. Уйна да көл, әмма сабагыңны бел. Уйна да көл, эшли дә бел. Уйнавын уйна, Йомышны да уйла.

Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла!

Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт. Уйнаса баласы җиңә, Чынласа атасы җиңә. Уйнашчы хатын - күзеннән, инсафлы хатын-сүзеннән билгеле. Уку каты булса да җимеше татлы. Уку – күңел нуры, Укымый калган - кеше хуры. Укусыз белем юк, Белемсез көнең юк. Уку төбе – туку. Уку - энә белән, кое казу. Укыган ул атадан олы. Укыган үлмәс, укымаган көн күрмәс. Укы да бел, уйна да көл, Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт. Укымаган -ил бозар, укыган -ил төзәр. Улга утыз өйдән тыю, Кызга кырык өйдән тыю. Улның ояты – атага, Кызның ояты – анага. Ул туды илгә ту (байрак) туды. Улы барның кулы бар. Улы данга чыкса, анасы яшәрер. Улым, сиңа әйтәм - киленем, син тыңла. Урау булса да юл яхшы, шадра булса да кыз яхшы. Урлап алма, сорап ал. Урынсыз ачу — үзеңә борчу. Урынсызга ант иткәннең алтмыш тамыры корыр. Усал булсаң асарлыр, юаш булсаң басырлар. Утсыз төтен булмый. Утынны чапкан яксын, Баланы тапкан баксын. Утырып чыксаң, атың яхшы булсын, кайтып керсәң хатының яхшы булсын.

Уңар йортның баласы

Бер-берсенә “батыр” дир;

Уңмас йортның баласы

Бер-берсенә “кутыр” дир. Уңган кешегә тау түзми. Уңган хатын кар өстендә казан кайната. Уңыр йортның баласы Бер-берсенә “батыр” дыр; Уңмас йортның баласы Бер-берсенә “кутыр” дыр. Хак сөйгәнне халык сөяр. Хаклык агачы ташка утыртсаң да корымый. Хаклык иелсә дә сынмый. Хаклыкны тел сөйләми — күңел һәм йөрәк сөйли. Хаксыз ачу үз башыңа була. Хак сөйгәнне халык сөяр. Хакыйкатьнең, башы тап булса да, ахыры ак.

Халык йорты – туган ил.

Ханнан бала олы, Баладан ана олы. Хатасын танымаган тагын шул хатага төшер. Хатаңны әйтүчене атаң дип бел. Хатын бикләгән өй караҗгы калыр. Хатын булмый өй булмый. Хатын киңәше – ханга ярый. Хатын-кызга акыл кырыктан соң керә. Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска. Хатының булса да карарлы бул. Хезмәтенә күрә хөрмәте. Хезмәт иясе – хөрмәт иясе. Хезмәт кешесе -, хөрмәт кешесе. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы. Хезмәтсез яшәү -, караклык белән бер. Хезмәт тебе - хәзинә. Хикмәт бабаңның сакалында түгел, мәкалендә. Хыянәтле кеше куркучан була. Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы. Хәерсез бала хәерче булыр. Хәйлә белән ерак баралмассың. Хәйлә сазы сеңгәлек: бер аягыңны алганчы икенчесе батыр. Хәйләле эштә хәер юк. Хәйләкәрдән йомырка алсаң, эчендә сарысы булмас. Хәйләкәрнең сүзе мәкер. Хәйләкәрнең хәйләсе соңыннан үзенә кайта. Хәйләсез дөнья файдасыз. Хәлвәнең әлбәсе бар, Картлар әйткәннең мәгънәсе бар. Хәләл кәсепнең яманы юк. Хәләл тышка тартыр, хәрәм эчкә батыр. Хәләлдән туймак юк. Хәрәм эчне тишә. Хәрәмнән җыелган әрәмгә китә. Хөрмәтнең төбе – хезмәт. Хезмәт төбе –хәзинә.

Чабышкы сабан туенда чапмый торса, тамактан калыр.

Чебешне көзен саныйлар. Чиләгенә күрә капкачы. Чит илнең карчыгасы – үз илеңнең каргасы.

Чит ил – үги ана. Читкә ышанган- ирсез, колга ышанган- улсыз, дошманга ышанган- кулсыз, байга ышанган аш- сусыз калган. Читне макта, илеңдә тор. Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс. Чыкмаган җанда өмет бар. Чын кеше гаепне үзеннән эзләр, Чынны күрә алмаучы гаепне күзеннән эзләр. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга. Чын яхшының, ачуы булса да, үпкәсе булмас. Чыныңны әйтәм дип сереңне әйтмә. Шаулаган судан курыкма, шым судан курык. Шикәр – тәмле, бал – татлы, балдан да бала татлы. Шәп маллар аякланып туа. Шәһәрда – дәүләт, авылда – җәннәт. Ыру-туган талашыр, Дошман килсә, ярашыр. Элек күреш, аннан белеш. Энә урласаң, дөя түләрсең. Энҗенең эт муенында кадере юк.

Эт ыруын танымас.

Эчеңдәген эчеңдә черетмә. Эчкән ир аракы эчмәс, хатынының күз яшен эчер. Эчле кеше мыекка урап куя. Эчтә кинә тотудан үпкә сүзне әйтеп бетергән яхшы. Эше барның ашы бар. Эше кара булмаганның караңгыда эше юк. Эше эшкә охшамый, кулы эштән бушамый. Эш кешене төзәтә, Ялкаулык боза. Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми. Эшләгән ашый, эшләмәгән башын кашый. Эшләмәсәң эш көне, Ни ашарсың кыш көне. Эшләгәнең кеше өчен булса, белгәнең үзең өчен. Эшләгән - тешләгән, эшләмәгән -кешнәгән. Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың. Эшләмәгән ашамый. Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле. Эшләп ашасаң, һәр ризык балдай татлы була. Эшләп үлмәссең, чирләп үлерсең. Эшнең ояты юк. Эш сөйгәнне ил сөйгән. Эш сөймәсне ил сөймәс. Эштә булса батырлык, Шунда була матурлык. Эшчән күңелен эшендә күрер, Ялкау күңелен төшендә күрер. Эшчән күңелен эшендә күрер, Ялкау күңелен төшендә күрер. Эштә булса батырлык, Шунда була матурлык. Эшчән бәхетне, эштән эзләр. Ялкау бәхетне төшендә күрер. Эш эшләгән интекмәс, эшләмәгән көн күрмәс. Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал. Югарыга карап уйла, түбәнгә карап эшлә. Юкәнең чәчәге – бал, кабыгы – юкә череге – дару, агачы – сөян. Юл белмәгән юлдашын адаштырыр. Юлга чыкканда юлдаш белән чык. Юлга чыкканчы юлдашың турында, Өй салганчы күршең турында сораш. Юл кешесенең юлда булуы яхшы. Юлга чыксаң юлдаш ал, янына җәүһәр таш ал. Юлга чыксаң иптәшең, үзеңнән яхшы булсын. Юл юлдашсыз булмый. Юньле бала атка мендерә, Юньсез бала аттан төшерә. Ябага тайны хурлама - язга чыкса ат булыр. Ялгыз агачны җил сындыра. Явыз бала атасының авызын ябыр. Язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.

Язгы көн ел туйдыра. Язгы хезмәт – көзге хөрмәт. Язгы көн ел туйдыра. Язгы көн ел туйдыра. Язмыштан узмыш юк. Язның пычрагы да ямьле була. Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән. Ялагай ялап туеныр. Ялгыз агачны җил сындыра. Ялгыз бала – мең бәла. Ялгыз бала – яудан яман. Ялгыз башка кайда да бер - таң ата да кич була. Ялгыз калган – ялкынсыз янган. Ялгыз кеше – сансыз кеше. Ялгыз кеше - ялсыз кеше. Ялгыз ял күрмәс, Күмәк ару белмәс. Ялгыша белдең — төзәтә дә бел. Ялкау атны ял баса. Ялкауга ял итергә дә авыр. Ялкау кеше – ярты кеше, Тырыш кеше – алтын кеше. Ялкаулык - хурлык, Тырышлык - зурлык. Ялкауның көн дә башы авырта. Ялкауның сапламы озын. Ялкау - читтән эзләр. Ялкау шәкертнең китабы керләнми. Ялкау ялга туймас, эшчән эштән туймас. Ялкау ятып эшли, Утырып йоклый. Ялгыз кеше - кипкән күл балыгы. Яман бала өйгә сыймас, өйдән чыкса, илгә сыймас. Яман кыздан яу бизер. Яманнан ярты кашык аш кала. Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир. Ятим ашы ярты пешәр Ятим балага балавыз да аш. Ятим бала гарьчел була. Ятим балага йөзем җиләге дә аш. Ятим балага ярдәм ит. Ятим бала дип кимсетмә, бәхете булса ир булыр.

Ятим баланың авызы зур булыр.

Ятим баланың күңеле сынык. Ятим еласа, җир-күк елар. Ятимнәрнең бәйрәме – яңа күлмәк кигәндә. Ятим тайдан юрга чыгыр. Ятимгә якты йөз күрсәт. Ятим ярасының ямавы өстендә. Ятларга сер бирмә. Ятып калганчы, атып кал. Яудан соң батыр күбәя. Я уңасың, я туңасың. Яхшы атка дилбегә кагу җитә. Яхшы ат юлдан чаба, яхшы ир сүздә тора. Яхшы көнгә түзмәгән яман көнгә түзмәс. Яхшылыкка яхшылык – һәр кешенең эшедер, Яманлыкка яхшылык – ир кешенең эшедер. Яхшылык җирдә ятып калмый. Яхшы сүз җан азыгы. Яман сүз – баш казыгы. Яхшы хужанын хатыны ахмак булмас. Яшерен ачу саклаганчы, авызың ач та үпкәңне әйт. Яшең җитмеш - эшең бетмеш. Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).

Яшь белән гөнаһ юылмый. Яңа булды дип, искене ташлама. Яңагының алына карама - атасының малына кара. Яңа дуслар тап, искесен ташлама. Яңа себерке чиста себерә. Яңгыр яуса, җиргә май. Әдәп башы – тел. Әдәпле бала гарьле була, әдәпсез бала гарьсез була. Әйтем – сүзнең бизәге, Мәкаль – сүзнең җиләге. Әйтереп эшләгән – ялчы булыр, Әйтерми эшләгән – хуҗа булыр. Әйтеп тә эшләмәгән – күсәк; Әйткәннең киресен эшләгән – ишәк. Әйткән сүз – аткан ук. Әйтсәң - сүз, төртсәң - күз. Әләк агудан яман. Әнисе юкның әтисе күптән юк. Әткәй – шикәр, әнкәй – бал. Өеңдә балаң булмаса, өй өйгәннән ни мәгънә. Өйдә идән себерә белмәгән, Илдә түшәм себергән. Өйнең яме бала белән. Өч яшьлек малай атага булышыр, Өч яшьлек кыз анага булышыр. Үги бала үпкәчел. Үги бала өй артында елар. “Ник елыйсың?”- дисәләр, “Хәзер генә суган ашадым”, - диер.

Үги ана – яфрак,

Үз әнием яхшырак (Үги ана яфрагы – үлән исеме. Яфрагының бер ягы җылымса,

бер ягы салкынча була). Үги үз булмый, Колак күз булмый. Үз балаң үзеңнән артык түгел. Үз агасын агаламаган кеше агасын агаламас. Үзе егылган бала еламас. Үзем өчен туганмын, Илем өчен үлермен. Үзен танымаган кешене танымас. Үзеңне үзең мактама, Кеше сине мактасын. Үзең нинди – көзгең шундый. Үзең сөйли башлаганчы кеше сүзен тыңлап бетер. Үзе юкның күзе юк. Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен. Үз илем алтын бишек. Үз илең – гөлстан, кеше иле – гүрстан. Үз кызына алкыш, үги кызга талкыш. Үз утына кан койган, кеше утына май коймас Үз чүплегендә әтәч тә батыр.

Үпкәләсәң, үкен дә кайт.

Үсәсе чәчәк таптауда да үсә. Үткәнгә үкенүдән файда юк. Җай бөксәң – күндерәсең. Җан тартмаса, кан тарта. Җан тартмаса, кан тарта. Җан тартмаса, кан тарта. Җиде атасын белмәгән – ятимлекнең билгесе. Җиде кат уйла, бер кат кис. Җиде йортның телен бел, Җиде төрле белем бел. Җиденчели ни яман?

Җитәкләшеп ятимнәр

Елый калса, шул яман. Җидесендә ни булса, Җитмешендә шул булыр. Җиккән атың тай булса, торган җирең бай булсын. Җил исми яфрак селкенми. Җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә. Җир астыннан юл булмас Җиргә төшкән ятимнеке. Җир туймыйча ил туймый. Җире байның иле бай. Җире барның- җиме бар. Җирең нинди булса, икмәгең шундый булыр. Җирең яхшы булса, амбарың ашлык белән тулыр. Җирнең нуры – кояш, кешенең нуры –гыйлем. Җиңелне җил күтәрер, авыр урынында калыр. Җылы сүз җан эретә.

Җырлап эшләсәң, җырлап яшәрсең.

Җәйге бер көн, ел ашата. Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла. Җәй көне йоклама, кыш өлгерерсең. Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерләп куй. Җәйнең бер көне ел туйдыра. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың. Һавадагы торнадан, кулдагы чыпчык артыграк. Һава, су, кояш – безгә юлдаш. Һәрбер кара нәрсә шакшы булмас, һәрбер ялтыраган яхшы булмас. Һәрбер сүзнең урыны бар.

Һәр гөл үз сабагында чәчәк атыр.

Һәр иген бөртегендә - кеше хезмәте. Һәр илнең ачкычы – тел, Телен белгән ил ачар. Һәркемнең дә баласа үзенә якын. Һәр кошның үз тавышы үзенә хуш.

Һәр кош үз канаты белән оча.

Һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә. Һәр эшнең рәте бар. Һәр ялтыраган алтын түгел. Һөнәрле булып ул үссен, Холыклы булып кыз үссен. Һөнәр белгән ач булмас. Һөнәрле булып ул үссен, Холыклы булып кыз үссен. Һөнәрле кулда гәүһәр бар, һөнәрсез кулда хәтәр бар. Һөнәрле кол үлмәс, үлмәсә дә көн күрмәс. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]