Кушма сыйфатлар
Татар телендә кушма сыйфатларның саны күп түгел. Алар түбәндәге юллар белән ясала:
-
-лы/-ле кушымчалы ясалма сыйфатлар ярдәмендә: беркатлы кеше, күпкырлы хезмәт, эчкерсез мәхәббәт;
-
баш вату, кот очу, ис китү, хәл итү тибындагы тезмә фигыльләргә -гыч/-геч (-кыч/-кеч) кушымчасы ялганып: коточкыч хәл, искиткеч гүзәллек, хәлиткеч сорау. Бу сыйфатларның искитәрлек, искитмәле, коточарлык кебек синонимнары да бар;
-
исемнәргә ара сүзе өстәлеп ясала: халыкара тел, шәһәрара транспорт, милләтара бәйләнешләр.
Парлы сыйфатлар
Парлы сыйфатлар тезүле бәйләнештәге ике сүз янәшә килү юлы белән ясала һәм һәрвакыт сызыкча аша языла:
-
капма-каршы (антонимик) мәгънәдәге сыйфатлар ярдәмендә: язгы-көзге пальто, караңгылы-яктылы бүлмә, килделе-киттеле сөйләшү;
-
үзара якын (синонимик) мәгънәдәге сыйфатлар ярдәмендә: кайгысыз-хәсрәтсез кеше, исәпле-хисаплы хуҗа;
-
икенче компонент беренче сүзнең фонетик варианты булып килә: артык-портык әйберләр, иске-москы киемнәр;
-
төрле төсләрне белдергән ясалма сыйфатлар ярдәмендә: аклы-каралы күлмәк, каралы-кызыллы сумка;
-
кабатланып килгән сүзләр ярдәмендә: матур-матур кызлар, дулкын-дулкын хәрәкәт.
Тезмә сыйфатлар
Татар телендә тезмә сыйфатлар күп түгел. Алар, ике сүз янәшә килеп, түбәндәге калыплар нигезендә ясала:
-
сыйфат + сыйфат; икенче компонент төсне белдерә: куе сары күлмәк, ачык яшел төс, коңгырт кара күзләр;
-
сыйфат + сыйфат; икенче компонент -лы/-ле кушымчалы ясалма сыйфат белән бирелә: озын буйлы егет, изге ниятле кеше, хуш исле чәчәк, шат күңелле кеше, кыска чәчле кыз;
-
исем + сыйфат; икенче компонент исемле, фамилияле сүзләре белән бирелә: Алмаз исемле малай, Сәйдәш исемле әфәнде, Галия исемле ханым, Нуриев фамилияле табиб;
-
сыйфат + сыйфат; икенче компонент -дагы/-дәге кушымчалы ясалма сыйфат белән бирелә: өске каттагы фатир, сул яктагы бүлмә, Г. Камал исемендәге театр, кызыл төстәге машина;
-
сан + сыйфат; икенче компонент -лык/-лек кушымчалы сыйфат белән бирелә: дүрт сәгатьлек концерт, ике яшьлек бала, өч көнлек сәфәр.